ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 42, 23.03.2019/

Укытучы миллионга кызыгырмы?

 

Россиядә авыл мәктәпләренә 12 мең педагог җитми. Мәсьәләне 2020 елда гамәлгә керәчәк  “Авыл укытучысы” дип аталган программа ярдәмендә хәл итмәкчеләр. Авылга күченергә риза булучыларга бер миллион сум бирергә җыеналар. Акча белән генә саланы яраттырып булырмы? Мәктәпләр ябылып беткәч, кайтучысы табылырмы?

15-1

Россия Президенты Вла­ди­мир Путин, Федераль Җыенга Юл­лама белән мөрәҗәгать ит­кәндә, укытучылар мәсьәләсенә аерым тукталды. “Махсус про­грамма буенча авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп ки­лүче мөгаллимнәргә бер тапкыр 1 миллион сум акча бире­ләчәк. Бу тәҗрибәле педагогларны да авылга  җәлеп итәргә булыша­чак”, – дип белдерде ил башлыгы.

 
Президент, авыл һәм шәһәр мәктәпләре арасында аерма булмаска тиеш, дип әйтте. Әлегә заманча шартлар тудырылган мәк­тәпләр – 85 процент чамасы. 2012 елда бу күрсәткеч 12 про­цент булган. Хәзерге вакытта 200 мең укучы тиешле шартлар бул­маган уку йортларында белем ала. Бу проблеманы ике ел эчен­дә хәл итәргә кирәк, ди Илбашы.

 
“Президент Юлламасында авыл укытучылары күптән көт­кән проблеманы күтәрде. Илдә барлыгы 26 мең авыл мәктәбе исәпләнә. Укытучылар арасында икешәр ставкага эшләүчеләр бар, кайберләренә берничә фән­не укытырга туры килә. Яңа программа әлеге мәсьәләне дә хәл итәр. Акча булгач, авылга күче­нүчеләр артачак”, – ди Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева. 


Математиклар, физиклар, сез кайда?

 
Бүген республиканың авыл мәк­тәпләрендә 19 меңгә якын укытучы хезмәт куя. Күптән түгел узган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов респуб­ликада укытучы­лар­ның җитәрлек санда әзер­ләнүен әйтте. “Тик кайбер авыл җир­лекләрендә төгәл фән укытучылары җитми. Үз эшенең остасы булган укытучылар һәрва­кыт кирәк булачак”, – диде ул.


Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы уку елы башында укытучылар белән тәэмин итү 99 процентны тәшкил иткән. Авыл җирендә бу сан – 98,4 процент. Математика, физика, башлангыч сыйныф, урыс теле һәм әдәбияты, чит тел укытучылары кирәк икән. Мәгариф тармагын кадрлар белән тәэмин итү өчен, максатчан программа эшли. Быелгы уку елында мөгаллимнәр сафына 600 яшь укытучы килеп кушылган.


Укыталар, әзерлиләр, әмма уку йортын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы үз һөнәре буенча эшләми. “Бигрәк тә авыл һәм кеч­кенә шәһәрләрдә хәлләр катлаулы. Проблеманы хәл итү өчен, министрлык мәгариф оешмалары белән 9-11 сыйныфларда һөнәри ориентация эшен үткәрү, максатчан әзер­ләү, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып бара. 2011 елдан “Безнең яңа укытучы” гранты тормышка ашырыла. Анда 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала. Җиңүчеләрнең хез­мәт хакына өч ел дәвамында ай саен 8 мең 620 сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Биология, география, математика, технология, физика, химия укытучыларына бу акча – 10 мең сум. Шулай ук 500 сәгать стажировка үтү каралган”, – диелә министрлык хәбәрендә.


Казан Кремленең рәсми вә­киле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта республикада авыл мәктәпләрендә эшләргә риза булган яшь укытучыларга 100гә якын грант бүлеп биреләчәген әйтте.


Башта шарты булсын...


Идел буе төбәкара мәгариф хез­мәткәрләре квалификациясен кү­тәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры Рәис Шәйхе­лисламовның да фикерен белештек.


– Мәктәп бетсә, авыл бетә, дигән караш яши. Әлеге укытучылар нәкъ менә авылдагы кечкенә мәктәп­ләрдә эшләргә  тиеш дип күзал­лыйм. Мәктәп­ләрне саклау өчен, күбрәк бала алып кайтырга кирәк. Хәзер утырып еласаң да, укучылар юк бит. Андый шартларда мәктәпне ничек саклап була? – ди ул. – Авылга җибәрелүче укытучы бар фәннәрне дә яхшы белгән, бик белемле булырга тиеш. Әйтик, интернетны яхшы белеп, дөнь­якүләм тәҗрибәне дә өйрәтә, башка укытучыларга ос­таз була алырдай. Авылга җәлеп итү өчен, социаль пакеты да, торагы да кирәк. Кайбер төбәк­ләрдә хәтта машина да бирәләр.


Миллион бирәләр дип кенә укытучылар авылга юл тотармы?


– Авылларга яхшы белгечләр­не җәлеп итү – яхшы башлангыч дип уйлыйм. Әлбәттә, авылга кайтучы укытучыга тиешле шартлар тудыру турында да уйларга кирәк. Дәрес­лекләр, әсбаплар, технологик мөм­кин­лекләр, башка эшләргә бүлдер­мичә, укыту белән шөгыльләнергә мөмкин­лек бирүне күздә тотам. Финанс ягыннан отышлы тәкъдим ясап, тиешле шартлар тудырылса, бу юнәлешкә күпмедер игътибар җәлеп итеп булыр дип саныйм, – ди Казанның 2 нче лицей-ин­тернат укытучысы Рашат Якупов. – Үземә килгәндә, мин – тулысынча шәһәр кешесе. Казанны бик яратам, шуңа күрә башка урынга күченергә те­ләмәс идем.


Башкаладагы яшь укытучы Илдус Вәлиевне дә туган ягы Чүпрәлегә математика укытырга чакырган булганнар, тик ул кайтмаган. Аспирантурага укырга кереп, белемен арттыруны кулай күргән. “Авыл жирендә бүген балалар саны елдан-ел кими. Дөрес, эш балалар саныннан гына тормый инде. Шулай  да бу программаны бик ки­рәк­ле дип саныйм”, – ди Илдус.


Мин – шәһәргә, син – авылга!


Кайда тормыш яхшырак икә­нен төгәл генә әйтеп тә булмый. Авыл мәктәбендә эшләү рәхәт дип, шә­һәрдән авылга барып эшләү­челәр дә бар. Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смаганы укучыларыбыз хә­тер­ли булыр. Без аның гадәти булмаган тәҗрибәсе турында бер язган идек инде. “Мәктәптә бер генә тәртипсез укучы да юк. Бернинди кисәтү дә ясарга туры килми. Дәрескә телефон тотып кергән­нә­рен дә күргән юк. Шә­һәрдә балалар иркә, мавыгуларга бик тиз бирешә. Әти-әниләр дә бөтенләй башка”, – ди яшь педагог. Авылга җые­нучыларны тәр­бияле укучылар кызыктырып куяр, бәлкем.


Шул ук вакытта авыл укытучылары арасында шәһәргә барып эшләүчеләр дә очрый. Балтач районындагы Смәел мәктәбе укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Элек ул информатика, физкультура да укытса, хәзер технологиядән белем бирә. “Укытучыга авылга эшкә кайткан өчен бер миллион сум акча түләү – яхшы тәкъдим. Ләкин бу программа гына укытучыларны авылга кайтару өчен җитеп бетмәс кебек. Хәзерге вакытта бер миллионга гына өй салып булмый. Проблеманы укыту­чыларның хезмәт хакын да кү­тәрмичә чишеп булмас”, – ди ул.


Авылда трамвайлар гына йөрми...

 
Авыл укытучылары исә миллион белән кызыктыруны аңлап бетерми. Урыс теле укытучысы Сания Батыршина: “Сәер хәлләр булып ята. Авыл мәктәпләрен әкренләп ябып бетерә баралар. Унбер еллыкны тугызга калдырдылар, башлангычларны ыгы-зыгы китереп, кушып бетер­де­ләр. Авылга нәрсәгә укытучы җибә­рергә? Бу – бөтенләй кирәк булмаган программа. Укы­тучы­ның акчасын  арттырырга ки­рәк, эшләмәслек түгел, чиста эш. Салада укытучыга тилмерәләр дигән сүз юк. Шәһәрдә укытучылар күб­рәк җитми, – ди тәҗ­рибәле педагог. – Авылда яшь укытучы 18 мең тирәсе хезмәт хакы ала, шәһәрдә дә  шул ук акча түләнә. Аерма юк. Хәзер авылда тормыш бик яхшы. Ике катлы йортларда яшиләр, суы, газы кертелгән. Юлларда – асфальт. Шәһәрдән аермалы буларак, бездә трамвайлар гына йөрми”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 31, 01.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!