ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 4, 15.01.2019/

Әйдә киттек Кытайга…

 

Озынга сузылган Яңа ел каникулы төгәлләнеп килгән сәгатьтә ватсапка хәбәр килеп төште. 1 гыйнвардан башлап Россиянең барлык өлкәләрен­дә дә көнкүреш чүбен җыю һәм түгү буенча яңа кагыйдә­ләр кертелә икән. Чүпне төбәк операторлары җыя һәм чыгара. Алар күрсәткән хезмәтнең бәясе фатирда яисә йортта яшәүче бер кеше башына якынча 160 сумнан 320 сумга кадәр тирбәләчәк, ди.

6-1  
6 кешелек гаиләгә айга якынча 2 мең сумга кадәр акча чыгарып салырга туры киләчәк, ди­мәк. Ватсап кисәтә: бәяләр башта гына шулай булачак, аннан соң аларның үсеш сызыгы гел югарыга гына омтылачак, ди. Хә­бәрне язучы бу төр яңа савуга каршы торырга, түләмәскә чакыра. Бер тапкыр түләдеңме, син инде килешү төзегән булып саналасың һәм яңа камытны муеннан салып булмаячак, ди. Хәбәрне социаль челтәрләрдә тарату да сорала. Газета хәбәрчесе моңарчы үз йортында җыелган чүпне, машина яллап, яз көне бер тапкыр үзе түгәргә гадәтләнгән, шуңа күрә моңа бик артык исе китмәде.


Безнең гаиләгә иң югары ставкадан исәпләсәк, айга 1280 сум түләргә туры киләчәк икән. Нишлисең, электр өчен генә дә соңгы вакытларда айга мең ярымнан артык акча чыгарып салабыз. Ә кайчан гына әле яктылык бәясе 200-300 сумнан артмый иде. Дөрес, тү­ләү артуның безнең соңгы өч елда электр энергиясен мул файдаланырга гадәтләнүебезгә дә бәйле. Сал­кын  су белән юынырга күнек­сәң, кайбер башка электр приборларын челтәрдән өзсәң, чыгым алай ук зур буласы түгел. Тик ниш­лисең, комфортка артык нык ия­ләндек, рәхәтлек зонасыннан чыгасы килми бер дә.


Чүп түккән өчен акча җыя башласалар да (бездә әлегә ка­дәр андый хәл булмады), иялә­нергә һәм түләргә туры килер, мөгаен. Аннан соң Мәскәүдә үк кабул ителгән карарга каршы торып җиңеп булуы да икеле-микелерәк тоела. Пенсия реформасына пассив каршылык күр­сәтеп карадык бит инде, нәрсә белән төгәлләнде? Россияле­ләр­нең социаль активлыгы хаки­мият­ләр басымына каршы торырлык дәрәҗәгә җитмәгән әле. Ә чүп проб­лемасын безнең авылдашлар төрлесе төрлечә хәл итә икән. Минем кебек, машина яллап, чүплеккә юл тотучылар да бар. Арчага барганда, атналык чүпне багажникка салып, шәһәр урамындагы чүп контейнерына бушатып китүчеләр дә күренгәли икән. Һәркем үзенең фикерләү дәрәҗәсеннән чыгып эш итә инде, чөнки, әйткәнемчә, бездә чүп җыймыйлар. Ә чүп һәм чүплек­ләр проблемасы Россиядә инкыйлаб вәзгыяте тудыруга якынлашып килә. Һәм бу көнкүреш проблемасын хәл итәргә тырышу чып-чын гыйсъянчылык хә­рә­кәте тудырмас дип тә әйтеп булмый. Чүп реформасының пенсия реформасына караганда кискен­рәк кайтаваз бирүе дә ихтимал.


Хәбәр килеп, бер сәгать тә вакыт үтмәстән, газета хәбәрчесе аны җибәргән танышы белән очрашып та сөйләште. Таныш­ның йөзендә җиңелчә генә ка­нәгатьсезлек һәм төшенкелек билгеләре сизелә иде. Аңлашыла инде: бәяләр күтәрелә, яңадан-яңа салым камытларын муенга киертәләр, шуның өстенә чүп өстенә чүмәлә булып коммуналь түләүләр арта. Хәл бер дә сөе­нерлек түгел. Авылда ай буе эш­ләп, 4 мең сум хезмәт хакы алучы ирләр дә бар. Менә мондый гаиләләргә һәм күп балалы әти-әниләргә яңа реформа бер дә рәхәтлек өстәмәя­чәк, билгеле. Тик шулай да тормыштан һәр­вакыт позитив эзләргә кирәк икәнен исенә төшерәм таныш­ның. Соңгы утыз елда ничә тапкыр бәяләр күтәрелүен, опти­мальләштерү шаукымнары аша үтүебезне, әмма һаман да ризыксыз калмавыбызны искәртәм. Вакыт узгач, бу кыенлыкларның да пүчтәк кенә булып тоелачагын әйтәм.


Бәяләрнең күтәрелүе кеше­ләрнең Аллаһ каршында дә­рәҗәсе түбәнәюгә бәйле икән­леген тагын бер тапкыр искә алам. “Кытай­ларның Аллаһ каршында дәрәҗәсе югарымыни? Аларда бит бензин бәясен төшерәләр әнә”, – дигән җавап ишетәм. Чынлап та, Күк асты илендә соңгы көннәрдә нефтькә бәя түбәнәю сәбәпле, бензин бәяләрен очсызландыру турында игълан иттеләр. Мәгълүмат агентлыклары бу хәбәрне таратканда, чиннар өчен бензин бәясе күпме булуын гына игълан итәргә онытты. Казанда бензин бәясе 40 сум тирәсе булса, Кытай ягулыгы безнең акча белән 75 сум тирәсе тора. Көнчыгыш күршебез булган ул илдә исә хезмәт хаклары соңгы елларда гына бездәгедән бераз артып китте. Дөрес, арту уртача хезмәт хакында гына сизелә. Ә гади хезмәт кешесенең кулына керә торган акча Кытайда да бик әллә ни кызыга торган түгел. Бәя дигәне күпчелек очракта без­дәгедән шактый югары.


Бензинга гына түгел, башка то­варларга да. Әйтик, көндәлек кулланыла торган сөт бәясенең бер лит­ры Кытай шәһәрләре кибетлә­рен­дә 2,2 доллардан алып (якынча 150 сум тирәсе) 4 долларга кадәр (270 сум) тора. Хезмәт хакларына да җи­ңелчә генә күзәтү ясыйк. Тәү­леккә 10 сәгать, атнага 7 көн Кытай фермасында ялсыз эшләгән авыл хез­мәтчәненең оклады 100 доллардан артмый, диләр әнә белгән кешеләр. Авылда иң югары хезмәт хакы 400 доллар (27 мең сум ти­рәсе). Моның өчен күпме тир тү­гәргә кирәклеген кытайлар үз­ләре генә белә. Менә шуннан чыгып, Кытайдагы тормышны үзе­безнеке белән чагыштырыйк инде. Ә бензин бәясе аларда “кара алтын”га бәя күтәрелү белән югарыга сикерә һәм якын киләчәктә безнең акча белән йөз сумнан да артып китүе бик мөмкин.


Һәркайдагы кебек, Кытайда да бик югары хезмәт хакы алучылар бар, билгеле. Кытай Гонконгында 4 мең доллар акча алып эшләүче татар егетенең сөйләгәнен тыңлап торырга туры килгәне бар. Сирәк белгеч буларак, аңа мул түлиләр икән. Әмма Гонконгта фатирга кереп тору шулкадәр кыйммәт: ашарга акча бик аз кала, дип зарлана ул. Эш сә­гатьләренең иртәдән кичкә кадәр булуы сәбәпле, ял итәргә вакыт та бик калмый икән.


Чүп проблемасын Кытайда бездәгедән үзгәрәк хәл итәләр, имеш. “Российская газета”га ышансак, анда чүпне җыючылар халыктан сатып ала һәм сортларга аерып, кабул итү пунктларына илтеп тапшыра икән. Бер Пекин шәһәрендә генә 160 меңләп чүп җыючы бар, ди. Менә бу соңгысы, чүпне синең кулыңнан сатып алып китүләре, мөгаен, Кытай тормышының безне кызыктыра торган бердәнбер ягыдыр. Бәс, шулай булгач, шөкер итеп, татар авылында яшәүме, кытайлы тормышында җик күрүме яхшырак икәнен үзегез билгеләгез.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр