ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 180, 12.12.2018/

Өе биек, өйрәсе сыек


Күренекле рәссам, шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби кичәләр, тантаналар Самара, Димитровградлар   аша, ниһаять, үткән атнада Нурлат районының Биккол авылына  кайтып төште. Ул биредәге  мәктәптә укыган, каләмен сынап караган, рухи чыныгу алган. Аның гомер мәҗлесен горурлыгыбыз дип, һәрчак зурдан кубып үткәрергә тырышалар.

4-1

Илле, алтмыш, җит­­меш... яшьлеген  иске мәк­тәп бинасында билгеләп үткәннәр иде. Монысын исә, сиксән еллыгы хөрмәтенә  диюем,  ике катлы һәйбәт мәдәният йортында, тамашачылар залында насыйп булды. Кызганыч, бу юлы  юби­лярның үзенә генә вафатыннан соң гына ачылган  мә­һабәт бина бусагасын  узарга  язмады...

 
Аның каравы ишектән керә-керүгә үк  аның  тынгысыз, җанлы  рухы  сизелә, үзе дә каядыр янәшәдә генә  кебек. Менә-менә аның берни­кадәр карлыккан ягымлы тавышы ишетелер дә... Фойены  тутырып,  аның иҗат җи­меш­ләре – рәсемнәре, китаплары, кулъязмалары  урын алган. Аның сүзләренә язылган көйләр яңгырый... Гакыйль ага  кордашы – имам-хатыйп Рафаэль Гәрәевнең хәер-фатихасы белән башланып киткән бәрәкәтле, ямьле кичә бер эзгә төшкәч, матур гына шулай акты да акты. Районның  башкарма комитет  җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Әх­мәтшинның эчкерсез сагыну, ихтирам сүзләрен җит­керүе нур өстенә нур булды. Самара,  Ульян  якларыннан әдипнең энесе Наил хатыны, улы белән кайткан. Авыл үзешчәннәренең җыр-бию куәсе генә җитмәсә,  Кошка районыннан Рос­сиянең атказанган мәдәният хез­мәт­кәрләре  Рәисә белән Гакыйль Шәкүровлар дәрт-дәрман өсти. Укучы балалар, шагыйрьнең әсәрләрен укып, хәтерне яңарттылар. Җирле язучы  Фәүзия Мө­хәммәтова  шигъри күч­тә­нәче белән уртаклашты. Гакыйль аганың китапларын һәрдаим таратып игелек кылучы   Әминә апа Шәйхет­ди­нова истәлекләрен олысы-кечесе йотылып тыңлады.


Хатирәләр дигәннән, язу­чының якын  каләмдәше буларак, алары миндә дә шактый җыелган аның. Әмма вакыт чамасын белгән хәлдә, талантлы шәхес белән  үзара озак еллар алышкан хат­ларның кайберләренең кыс­кача эчтәлеген таныштырудан бүтәненә  базмадым. Әлеге  тантана Халыкара туган тел көне белән туры килгәнгә, әлбәттә, сүз үзен­нән-үзе ана телен саклау, кадер­ләү, үстерү  мәсь­ә­лә­сенә килеп  ялгана...


Авызына капкан карандашы белән кәгазьгә энҗе бөртегедәй  килешле, тү­гә­рәк хәрефләр тезә-тезә, кү­ңелен әрнеткән уй-фи­кер­ләрен җиткерергә омтыла иде Гакыйль абый. Бигрәк тә яңа китаплар белән кызыксына, газета-журналлар алдыру  турында да онытмый. “Минем басылган әй­беремә алай-болай гонорар тисә, аны газета яздыруга тотыгыз”, – дигән үтенече дә еш була торган иде мин район редакциясендә эш­ләгән чорда.  “Ватаным Татарстан” газетасын  калдырмый укыр­га тырышканы истә.  Бай­так шигырьләре басылган  “Казан утлары” журналын да үз итә торган иде мәрхүм. Соң­гы көненәчә аларны итәген­нән  тө­шер­мәгән дип беләм... Һәм менә хикмәт, “Казан ут­ла­ры”нда аның фо­то­рә­семе, тәрҗе­мәи хәле турында язма бирелгән бы­елның февраль саны залдагы  күр­гәзмә басмалар арасында кү­рен­мәде. Ошбу би­наның икенче катында  урнашкан  иркен ки­тапханә бүлмәсендә дә ша­гыйрьнең әлеге өр-яңа санын очрата алмассыз. Рес­пуб­ликаның бүтән төп газеталары да бе­рән-сәрән генә монда.  Ачыла да ябыла ди­гәндәй, китап укучылар, язучылар белән очрашулар, фикер алышулар турында сүз дә булырга мөмкин түгел бу китапханә кәмәшендә. Му­зейлы, ки­тапханәле Бикколда татар халкының калын  жур­налы почетта түгел бү­ген. Моннан берничә ел элек  авыл Сабан туенда сала башлыгына: “Бу журнал моннан соң бәлки үрчер, ишәер”, – ди­гән  мәгъ­нә белән халык алдында үзем­нең шәхси “Казан утлары” санын  бүләк иткән идем... Кө­лемсерәп кабул итте дә – вәссәлам. Шуннан бирле бу мәһабәт йортта аның эзе дә күренгәне юк. Вакытлы матбугат алдыруны оештыру  буенча  бүтән авыл­лар белән эшем пешә, ә менә биредә, туган авылымда теш үтми...


Хурлык ич, җәмәгать, урам күркенә әверелгән бу зиннәтле бинада авыл җир­леге советы  урнашкан, ки­тап­ханә шунда гына, фель­д­шер-акушерлык пункты бар.  Җитәкчеләр, мәдәният әһелләре шактый җыела, саный китсәң, ә менә араларында хет Гакыйль абый истәлегенә дип, авылдашларына үрнәк күрсәтеп, бе­рәр журнал яздырган кеше юк. Туган телне саклыйк дип  аһ органчы, татар те­лендә чыга торган берәр газета-журнал алдырсаң, максатка ярашлы булыр иде ич! Татар телен кадер­ләү әнә шул рәвешле  ана телендәге  матбугатка  язылудан башлана түгелме соң?! Болай җырлап-биеп кенә туган телне саклап калу мөмкин түгел ләбаса.


...Боларны җан ачысы белән сәхнәдән торып искә төшерергә мәҗбүр булдым. Урыныма барып  утыргач, сәх­нә түрендәге Гакыйль абый­ның зур портретына күз төшердем.  Аның  карашы җитди, сагышлы, ул  мине хуплый сыман иде...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 32, 03.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр