ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Гаризаны төнлә тапшырасы? Татарстанда быел 53 мең бала укырга керәчәк

 

Февральдә 1 нче сыйныфка баручы укучыларның әти-әниләреннән гариза кабул итә башладылар. Аны өйдән чыкмыйча гына интернет аша да биреп була. Яңа уку елында республикада тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар 53 мең булыр дип фаразлыйлар. Мәктәпкә чиратсыз гына эләгеп буламы?

15-2  
Бердәм электрон система кирәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгъ­­лүматларга караганда, республикада 1,4 мең мәктәп бар. Шу­ларның 188е башкалада урнашкан. Быел мәктәпкә 53 мең бала укырга керәчәк. Былтыр өч меңгә азрак булган. Быелгы артуны соңгы елларда балалар күбрәк тууга бәйлиләр. Читтән күчеп килүчеләр дә аз түгел. “Баланы мәктәпкә интернет аша да яздыртып була. 30 июньгә кадәр гаризаларны яшәү урыны буенча теркиләр. 1 июльдән соң буш урыннарга башка микрорайонда яшәүчеләр туплана. 1 нче сыйныфка баручы балалар өчен имтиханнар оештырылмый, әмма әңгәмә үткәрелергә мөмкин. Бу сыйныфларга бүлгәндә кирәк. Аның нәтиҗәләре кабул итүгә бәй­ле түгел”, – диелә министр­лык җавабында.

Төн җиткәнен көткәннәр...

Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина 1 нче сыйныфка кабул итү буенча шикаятьләр күп булуын җиткерде. Проблеманы хәл итү өчен, гаризаларны электрон тапшыруның бердәм системасын булдыруны тәкъдим итте. “Интернеттан яздырганда, барлык әти-әниләргә дә тигез шартлар тудырылачак. Кирәк булган документларның кәгазь вариантын соңрак китерергә мөмкин”, – ди Удачина.


Гаризаларны электрон рә­вештә бирү – яхшы әйбер, әмма аны бирдем дип тынычланып буламы соң?


– Энем баласын мәктәпкә шулай яздырткан иде. Кабул итү төнге сәгать 12дә генә башланган. Йокламыйча, шушы сәгатьне көткәннәр. Сөенә-сөенә, 15 минут эчендә гариза тапшырганнар. Тик икенче көнне мәктәпкә баргач, чиратта алтмышынчы кеше булганнарын әйткәннәр. Интернетта проблема килеп чыккан икән. Чөнки барысы да бер вакытта керә бит. Беренчегә ике сыйныф кына туплаячаклар. Шулай итеп, әлегә эләкми калганнар, бик борчылалар. Июль аенда мәктәпкә тагын бер кат гариза бирмәк­челәр. Булмаса, ерактагы мәк­тәпкә барырга туры киләчәк, – ди Әлмәт шәһәрендә яшәүче пенсионер укытучы. – Сүз дә юк, интернеттан бирү уңайлы, тик электрон системаны камилләш­терергә кирәк. Әйтик, иртәдән кичкә кадәр язылу мөмкинлеге булсын. Булмаса, чират көтүең күпкә яхшырак.


Социаль челтәрләрдә дә гаризаны өйдән чыкмыйча гына тапшыру турында фикер алышалар. Янәсе, бөтен кешенең дә компьютеры, интернеты булмас­ка мөмкин. “Мәктәпкә безне яшәү урынына карап түгел, прописка буенча алалар. Кызымны 1 февральдә үк яздырткан идем. Документларны май аенда ки­терергә куштылар. Иң кызыгы: уку елы башында сыйныфта 40 бала булып, шуларның яртысы башка районнардан килүчеләр булачак”, – дип яза Елена исемле ханым.

Авылда бала да юк, проблема да

Соңгы вакытта республикада яңа мәктәпләр шактый төзелде, бу эш дәвам итә. Тик шулай да мәктәп җитмәү проблемасы бар әле. Башкалабызның “Кояшлы шәһәр” микрорайонында яшәү­челәр тәүлек буе урамда чират көткән хәтта. Мәктәпләрдәге хәл­ләрне дә белешергә булдык. Баш­каланың 181нче гимназия­сендә яңа уку елында 4 сыйныф ачарга җыеналар. Сыйныфта 25 бала булачак, диделәр.


– Былтыр биш сыйныф туп­ларбыз дигән идек, алтыны ачарга туры килде. Быел 4 сыйныф дип торабыз. Тагын ничек булыр? Башта янәшәдә яшәүче балаларны кабул итәбез. Чит­тәгеләргә урын калмаска охшаган. Хәзерге вакытта 80ләп гариза керде инде. Татарча укытырга теләүчеләр булса, татар сыйныфы да ачабыз. Теләк бел­дерү­челәр бар, – ди Казанның 180 нче мәктәп директоры Искәндәр Саяхов.


Авылда рәхәт, ичмаса. Әти-әниләрнең мәктәп эзләп ин­те­гәсе юк, документ бирергә җәй буе вакыты бар. Тик... балалары гына юк шул.


– Бездә әти-әниләр ашыкмый. Июньдә генә киләләр. Узган ел ун бала кабул иткән идек, ә быел берәү дә юк. Бәлкем, күченеп кайтучылар булыр әле. Мәктәптә 71 бала укый, – ди Яңа Чишмә районының Зирекле лицее директоры Айрат Хәммәтвәлиев. – Башта әти-әниләр җыелышы уздырып, кабул итү тәртибен, нинди әсбаплар кирәклеген аң­латабыз. Аннан гариза язалар. Узган ел аны электрон рәвештә бирүчеләр дә булды, әмма бө­тенесе дә ияләшеп бетә алмый. Бер атна эчендә кәгазь вариантын китерәләр.

Татар мәктәбенә барачак!

Әти-әниләр, мәктәп сайлаганда, күбрәк нәрсәгә өстенлек би­рә?
– Безнең өчен мәктәпнең затлы булуы түгел, белем мөһим. Олы улым укыган мәктәптә укытучылар, репетитор сайлагыз, дип ачыктан-ачык әйтә иде. Физкультура дәресләрендә берничә сыйныфны укыткан чаклары да булды. Аптыргач, аны былтыр ачылган яңа гимназиягә кү­чер­дек. Анда тормыш кайный. Ба­ланың укыйсы килеп тора. Быел кече улыбыз Самирны да шунда бирергә җыенабыз, – ди Ра­милә.


Хезмәттәшебез Эльвира Вә­лиеваның улы да быел 1 нче сыйныфка барачак. “Өйдә татарча сөйләшәбез, улыбыз татар төр­кеменә йөри, тик ул туган телен начар белә. Бакчада татарча сөйләшергә оялам, ди. Чөнки балалар бер-берсе белән урысча аралаша, – ди Эльвира. – Шуңа күрә улыбызны татар-инглиз мәк­тәбенә бирергә булдык. Гимназиядә укыту татарча булачак, дип алдан әйтеп куйдылар. Әлегә әзерлек төркеменә йөри­без. Башка микрорайонда яшә­гәч, анда эләгү икеле әле. Тик татарча укыту өчен улыбызны еракка йөртергә дә әзербез”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр