ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 73, 24.05.2019/

Вәгыйз абзый нәрсә дияр иде?

 

Җомга көн кич белән кесә телефоным телгә килде. Чаллыда яшәүче туган тиешле Ирек ага Батыршин шалтырата икән. Хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, үзенең йомышын да әйтте. Баксаң, иртәгәсен Митрәй авылында әтисе Вәгыйзгә авылдашлары истәлек тактасы куя икән, шунда катнашсам, күрешеп сөйләшергә дә, хәтерләрне яңартырга да җай чыгасы икән. Юкса Сабантуйдан Сабантуйга гына күрешәбез, әле анысы да ел саен түгел, янәсе...

5-1  
Шулай шул, заманы күрше күршенең, туган туганның хәлен белергә вакыт тапмый торганга әйләнде. Әле менә өч ай элек кенә Россиянең танылган Казан вертолет заводында ясалган яңа очкычларны сынаучы абыйсы Виллюрикның бакыйлыкка күч­кәнен дә ишетми калганмын... Ә бит мин аның вертолеты белән Митрәйгә генә түгел, безнең Әсәй авылы башына  төшкәнен дә хәтерлим. Аның кебекләр ил буйлап санасаң, бер кул бармак­лары да җитә икән ләбаса... Авыру килеш тә юмор көчен югалт­маган Виллюрик ага энеләренә: “Мин сез­нең ничек әтине искә алганыгызны югарыдан карап торырмын, карагыз аны, яхшылап оештырыгыз”, – дип әйткән, үзенең ул көнне күрә алмыйча бакыйлыкка күчәсен белеп...

 
Безнең өй – авыл башыннан Мит­рәйгә чыгып киткәндә икенче. Вә­гыйз абый – Митрәй авы­лының Чапаев исемендәге колхоз рәисе. Җае чыккан саен безгә сугыла. Әти дә, ул да – фронтовик­лар. Өстәл янын­да чәйләп утырганда, без, малайлар, сөйләш­кән­нәренә колак сала башласак, шым булалар. Аннан әти безгә ым кага, янәсе, зурлар сүзен тыңлап тору яхшы түгел. Әти аның сугышта озак булуы, күп орден-медальләр алуы турында сөйли иде. Шуннан арысы юк. Аннан ул елларда сугыш турында ни­гәдер үзләре дә сөй­ләмәде, без дә кызыксынмаганбыз. Үз­ләре бе­лән күпме хати­рәләр алып кит­теләр. Хәзер үзем дә, әти исән чакта нишләп күбрәк сораштырмадым икән, дип уфтанып куям. Әти дә сөй­ләргә яратмады. Аның нәр­сәсен сөй­лисең инде, ди иде... Вәгыйз абый белән әни – авылдашлар. Әтисе – тимерче. Ул комсомол ту­ган айда туган. Дөресрәге, ике генә көн алдан туган. Шуңа да кызы Римма әтисе турында сөй­ләгәндә: “Кызыл” җитәкче иде минем әти”, – димә­гәндер халык алдында.


Кечкенә Вәгыйз дусты Әнәс Карый (балалар язучысы) белән уйнап үсә. Еракларга исеме таныш булган Уразайның тальян гармун остасы Шаһит абый аңа гармун ясап бирә. Гармунга гашыйк малай, уйнарга да өйрәт инде, дип, ос­та­ның җанына тия. Бу әрсез дә, шул вакытта сөй­кем­ле дә баладан котылып булмас, ахры, дигәндер инде, юк вакытын бар итеп, Шаhит абый аңа бию көе өйрәтә. Озак та үтми, кечкенә Вәгыйзгә гармунчы исеме тагыла һәм ул “Зәйни-зәйни чулакай” көенә биетә дә башлый.


1936 ел. Җиденче сыйныфны тәмамлау авылда югары уку йортын тәмамлау белән бер. Шул мәк­тәпне тәмамлаган елны ул колхоз кырында әтисенә ярдәм итә башлый. Тырыш гаилә, әти­сенең кулыннан килмәгән эше юк. Әмма авылда көнчелләр дә җи­тәрлек, алар да тик ятмый. Бер­көнне алар кырда эштә чагында каралты-ку­расына ут төр­тәләр. Сәгать эчендә йорт, абзар-кура янып көлгә әй­ләнә. Әтисе, барыбер тынычлыкта калдырмаслар дип, гаиләсен урманга терәлеп торган Ишкәй авылына алып китә. Шул авылдан Вә­гыйз әтисе янында ти­мерчелектә эшләгән җиреннән армиягә алына. Тымытык хәрби комиссариатыннан 1939 елның 7 июлендә чыгып китә ул. Ә кайту аңа япон самурайларын тар-мар ит­кәннән соң,1946 елда гына насыйп була.


Польшаны азат иткәндә, снарядлардан ергаланган күкрәп үскән иген кырларында, үле ат, солдат гәүдәләрен, пыскып яткан күп санлы танк һәм сугыш машиналарын күреп, күңеленнән: “Бу кырлар – яу кыры булып түгел, иген үстерер өчен яралган басулар лабаса, – дип кичерешен һәм хыялын күңел төпкеленә салып куя. – Кайткач, кырда иген үстерәчәкмен”, – дип үз-үзенә вәгъдә биргән була ул. Кызы Римма әтисенең шул чордагы хыялын:
“Тыныч кырда   иген үстерергә,
 Хыялландык утлы кырларда...”

 

– дип шигырь юлларына салган һәм алар истәлек тактасына күч­кән, аның астына әтисенең имзасы сырланган...


Озак ял итеп юанырга туры килми Вәгыйзгә әтисе йортында. Сугыштан соң эшче куллар гына түгел, җитәкче кадрлар да җи­теш­ми. Аны үзләренә, “Ишкәй” колхозына рәис итеп куялар. Озак та үт­ми, уңыш­лары өчен “Кызыл Байрак ордены” белән бү­ләк­ләнә. Ә инде 1959 елдан дип­ломлы белгечне (Казанның өчьеллык Авыл хуҗалыгы институтын тә­мам­лый) районның иң авыр хуҗалыгы булган Митрәйгә колхоз рәисе итеп билгелиләр. Берничә айдан хатыны Зө­бәйрәне hәм өч улын, ике кызын да үзе артыннан яңа урынга күчерә. Иң беренче бурычы итеп ул авылның җыел­ган бурычын каплау һәм ут кер­түне куя. Шул елны ук авыл хез­мәтчәннәре районда бе­ренче­ләрдән булып дәү­ләткә икмәк тапшыру планын үти. Авыл халкы хезмәт көненә икмәк һәм акча ала башлый. Авыл хуҗа­лыгы машиналары паркы яңарты­ла. Районда берен­че­ләрдән “СК-3” комбайны алу шатлыгы кичерүне авылдашлары үзләренең шәхси шатлыклары итеп кабул итә.


Сугыштан Митрәйгә 145 әз­мәвердәй ир-егет әйләнеп кайтмаган. Кайтканының да күбесе авыр эшкә яраклы түгел. Авыл­ның салам түбәле 15 йорты хәрабә хәлендә. “Унбиш ел үтүгә кара­мас­тан, сугышка киткәндә ничек булган, шулай җан көеге булып тора бирәләр бит”, – дип уйлана Вәгыйз. Икенче елны ук авылга ут керә, яңа клуб салына. Анысы да кирәк, авылда яшьләр күп, эшче кулларны көнозын эшлә­гәннән соң күңелле ял иттерү яхшы. Ул хезмәт күр­сәт­кечләрендә дә чагылмый калмый. Аны рәис яхшы аңлый. Аннан медпункт, механика мастерское бинасы, таштан терлекчелек фермасы төзелә. Аны колхоз җитәкчесе булуы, төпле фикер йөртүе, авылдашларына саллы ки­ңәш­ләре белән ярдәм иткәне өчен генә түгел, тыйнак һәм гади кеше булып калуы өчен ихтирам итәләр. Бөек Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм иткәндә, авылда 18 гаилә өй туе үткәрә. Шулай итеп, алга куйган хыялы тулысы белән тормышка аша рәиснең. Шул ук елда колхоз рәисләре арасында районда беренче һәм соңгысы булып, аңа “Кыр Батыры” исеме бирелә. Үзе­нең илле яшен тутырганда оештырылган мәҗлестә Вәгыйз абый җыелган авылдашларына, кунакларга тагын шушы урында илле елдан соң да җые­лышырга язсын, дип тост әйтә. Аның теләге тормышка ашты. Нәкъ тууына йөз ел ди­гән­дә авылда әлеге тантаналы чара оештырылды. Район кунаклары да, авылдашлары да җыелган иде. Авыл халкы зур табын әзерләде. Нинди генә ризык пешереп алып килмәгәннәр алар. Озын өстәлләргә төрле-төрле тәмле чәй ашлары менеп утырды. Сәхнәдә концерт, күмәк биюләр, истәлекләр белән уртак­лашулар озак барды...


Бар да яхшы. Тик... кичәдән соң күңелдә аңлаешсыз бушлык калды. Күпме тырышкан, күпме көч түккән, иртә таңнан кояш баеганчы кырда, фермада эшләгән колхозчылар хезмәте, илгә яңа власть килгәч, иртәнге томандай юкка чыгарылды. Шундый юк­лык, шундый авырлыклар белән торгызылган колхоз таратылып, җитмеш ел дә­ва­мында бөртекләп җыелган байлык көпә-көндез таланды. Әле булса талау дәвам итә. Бүген Митрәйдән берничә генә чакрымдагы күрше Чәкән авылы фермаларын кил­ме­шәк­ләр металлга турап ята... Вәгыйз абый боларны үз күзе белән күр­гән булса, нәрсә әйтер иде икән?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!