ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 73, 24.05.2019/

Тотса Мәскәүләр якаң…

 

Газета хәбәрчесенең язмышы шундый: көтмәгәндә сиңа шалтыраталар да проблемалар белән уртаклашалар. Бу ял көне булырга мөмкин, бәйрәм вакыты, син кунакта булган чак та туры килә ала. Кайвакыт бик ерак районнардагы укучылар да ниндидер ысул белән мобиль телефоныңның номерын кулга төшерәләр дә тормыш турында сөйләшү башлана. Бер дә булмаса, социаль челтәрләрдән эзләп табалар.

03  
Газета укучыларның андый активлыгы мине, мәсәлән, сөен­дерә. Соңгы шалтыратуларның берсе: “Ни өчен Татарстанда минималь хезмәт хакының кү­ләме Россиядәгедән кечерәк?” –дигән сорауны кабыргасы бе­лән куйды. Чынлап та, Татарстанда минималь хезмәт хакы  8 мең ти­рәсе генә, ә Россиядә 11 меңнән артып китә дигән мәгълүмат үземнең дә күзгә чалынган иде шул. Тик бу безнең саннарны дөрес укый бел­мә­вебездән туган иллюзия генә. Андый хәл илдәге буталчык законнарны белеп бетермәүдән килеп чыга.

 
Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасыннан соң күп кешенең колагы үрә торды бит инде: минималь пенсияләр минималь хезмәт хакына тигез­ләштерелә һәм шуннан соң ин­дексацияләнә дип аңладык барыбыз да. Минималь хезмәт хакы исә ярыйсы ук: Россиянең күп­челек төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, ул быелның 1 гыйнварыннан 11 мең 200 сум тәш­кил итә. Бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына 18 мең сум тирәсендә тирбәлә. Күз алдыгызга китерегез 7 мең сум пенсия алган өлкән кешене. Владимир Вла­дими­ро­вичның чыгышын ул пенсиясе менә шул 11 мең 200 сумга кадәр күтәрелә һәм индексацияләнә башлый дип аңлады бит инде.


Мин, мәсәлән, шулай аңла­дым. Пенсияң яшәү минимумыннан ким булса, моңарчы икеләтә бәла иде: башкаларның картлык акчасы индекса­ция­ләнеп үс­кәндә дә, синеке шул килеш тора. Игътибар итегез: Владимир Владимирович менә шундый бәхет­сезләрнең пенсиясен (ассызык­лыйм) пенсионерның яшәү минимумына тигезләргә һәм индексацияли башларга дигән әмер бирде һәм яшәп кил­гән ачы гаделсезлекне юкка чыгарды. Пенсионерның яшәү минимумы исә эш­ләүче кешенең, хәтта балалар­ның да яшәү минимумына караганда күп­кә калыша. Нишләтәсең, без­дәге бел­гечләр пенсионерга яшәү өчен күп кирәкми дип саныйлар. 2019 елда ул Россиядә 8 мең 846 сум гына. Татарстанда бераз тү­бәнрәк: 8 мең 200 тирәсе.

 

Татарстанныкы ни өчен Рос­сиянең уртача күр­сәткеченнән түбәнрәк икәне аңлашыла: бай шәһәр Мәскәү бар, анда пен­сио­нерның яшәү минимумы 12 мең 115 сумга тигез быел. Кайбер башка тө­бәкләрдә дә бераз югарырак андый минимум. Бу инде Татарстан пенсионерларының иң кеч­кенә пенсиясе менә шундый тө­бәкләрдәгедән калышачак ди­гәнне аңлата. Кызганыч, ләкин бит тормыш дәрәҗәсе кулга кергән акча белән генә түгел, ә базардагы бәяләр белән дә билгеләнә. Яшәү минимумын исәпләгәндә дә белгечләр нәкъ менә шул бәяләрне өлге итеп алалар дип беләм. Шуңа күрә республика җитәкчелеген гаеп­ләргә ашыкмыйк, вәзгыятькә объек­тив караш ташларга тырышыйк әйдә.


Вәзгыять исә менә болайрак. Россиякүләм белгечләр төбәк­ләр­дәге тормыш сыйфатын бәя­ләделәр дә нәтиҗә ясадылар: иң югары тормыш дәрәҗәсе Мәс­кәүдә, аннан соң Санкт-Пе­тер­бургта һәм Мәскәү өлкәсендә. Татарстан шулардан соң дүртенче урында килә. Бу мәгълүматны дөрес итеп укысак, без – Россия төбәкләре арасында иң тырышып эшләгәне һәм иң югары тормыш дәрәҗәсе тәэмин иткәне, дигән фикергә килә алабыз. Безне уздырган өч төбәк үзләре эш­ләгән акчага гына яшәмиләр, кыз­ганыч. Россиянең салым системасын һәм салым түләүче оешмаларның субъектларда теркәлү тәртибен файдаланалар да алар табигый байлыкларга мул булган төбәкләрне шундый итеп имәләр: төбәкләрдәге мес­кеннәргә экологик зыяннан башка берни дә калмый. Бу туп-туры мәгънәсендә шулай: кайбер төбәкләргә үзләрендә чыккан нефтьтән, газдан, хәтта таш­күмердән бер тиен дә акча калмый. Төбәкләрдә калырга тиеш дип саналган табыш салымы да, хәтта табыш та Мәскәү бюджетына китә. Федераль бюджетка түгел, төбәкләрнең берсе генә булып саналган Мәскәү бюджетына ага акча.


Моны аңлавы кыен, бу башка сыймый, әмма чынбарлык факты шундый. Кулга очраклы рәвештә дип әйтерлек Мосстатның икътисад күрсәткечләре турындагы таблицасы килеп кермәсә, кычкырып торган андый гаделсезлек барын мин үзем дә белеп үк бетерми идем. Менә карагыз: 2019 елның гыйнвар аенда Мәскәү ничек эшләгән? Мәскәүдә шул чорда 1 миллиард 315 миллион сумлык ташкүмер чыгарганнар, 131 миллиард сумлык газ һәм кара алтын агызып алганнар, хәтта 1 миллиард сумлык металл рудасы да чыккан. Бераз гына башка табигый байлыклар да бар. Мәскәү астыннан ташкүмер дә, зәңгәр ягулык та чыкмавын Мәнди анасы да белә, ерак Себер байлыкларын шулай үзенеке итеп күрсәтә белә Мосстат. Башка икътисади күрсәткечләрне китереп тормыйк, чөнки аларын Мәскәүдәге эш нәтиҗәләреме, төбәкләрнекеме икәнен белү кыен. Менә шул табигый байлыкларның хуҗасы да, алардан кергән акчаны файдаланучы да – Мәскәү.


Ике башкаладагы югары тормыш дәрәҗәсе менә шулай тәэмин ителә. Без инде үзебезнең республика җитәкчеләрен кухняда гына булса да тәнкыйтьләп алырга да яратабыз кайчак. Тик гадел булыйк: республиканың табигый байлыкларын төбәк кулында саклап калу өчен алар соңгы утыз елда титаник хезмәт куйдылар. Бу безгә чимал чыгарудан килгән акчаның кечерәк бер өлешен булса да үз кулыбызда саклап калырга мөмкинлек бирде. Салымнар рәвешендә безнең табигый байлыкларны да талыйлар, билгеле, әмма үзебезгә дә берникадәр кала. Мәскәү бөтен илдән җыйган акчадан үз пенсионерларына төбәк өстәмәсе дә түли ала, ул кадәресе безнең хәлдән килеп үк бетми, чөнки үз байлыгыбызның кечкенә бер өлешен генә файдаланабыз.


Ерактан караганда яхшырак күренә бит. «Российская газета»ның Прагадагы хәбәрчесе, танылган журналист Владимир Снегирев дигән кеше бар. Газетада ул кызыклы гына аналитик язмалар бастыра, тик, табигый ки, хөкүмәтнең рәсми позициясеннән чыгып китә алмый. «Фейсбук»та исә ул бик ихлас яза, күңелендәгесен әйтә, хәтта югары җитәкчелеккә оппозицион фикерләр дә ычкындыргалый. Татарстан Президенты Рөстәм әфәнде Миннеханов һәм безнең төбәк турында ул социаль челтәрдә менә нәрсәләр яза: «Минем игътибарымны күптән Рөстәм Миннеханов – Татарстан республикасы башлыгы җәлеп итә. Кызыклы кеше. Төбәк шулай ук игътибарга лаек. Үзен чолгап алган салмак агышлы бардак чолганышындагы тотрыклы үсеш утравы». Журналистның Россиянең башка төбәкләре белән без яшәгән туфракны чагыштыруын гына карагыз! Бу ил буйлап йөргән, дөнья буйлап йөргән кеше фикере. Иң мөһиме: кемдер сораган өчен язып биргән риялы сүзләр түгел, «Фейсбук»та ихлас уйлары белән уртаклаша кешеләр. Якаңнан Мәскәү тоткан килеш, салымнарыңның күп өлешен федераль үзәккә озатып торган хәлдә менә шундый бәягә лаек булырлык итеп республиканы тотрыклы үсеш рельсларыннан алып барып кара син. Ә бит үзебезнеке үзебездә калса барысы да башкача булыр иде: пенсияләр дә, хезмәт хаклары да, пенсионерның яшәү минимумы да.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!