ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 38, 16.03.2019/

Абзый һәм энекәш. Җырчы фатиры кемгә кирәк?

 

Илһам абыйның бакыйлыкка күчүен күңел һич кенә дә кабул итми, ул шулай булыр да инде. Мәрхүм соңгы юлга бик зурлап озатылды, җидесен, кырыгын хөкүмәт дәрәҗәсендә уздырдылар, исемен мәңгеләштерү, мирасын саклау, иҗатына һәрчак хәерхаһлы булып, киләчәктә халыкара югарылыкка күтәрергә кирәклеге хакында да сүз булды.

18-1
Көнкүреш һәм матди хәлен яхшыртуда, сәламәтлеген ныгытуда кайгыртучанлыклары өчен республика җитәкчелегенә төр­ле матбугат битләрендә, экраннар аша да рәхмәт сүзләре әйтел­де. Бөек шәхесебезне соңгы 20-25 елда карап-тәрбияләп торган Илһам Хаҗиевка, аның гаиләсенә дә рәхмәтне өеп-өеп җиткер­де­ләр. “Аның шәхси тормышында ярый әле алар булды”, – дигән сүзләр еш әйтелде. Илһам Ха­җиев үзе исә: “Ходай шулай кушкандыр инде, – дигән фикердә. – Без танышканда абзыйның тормыштан бизеп бара торган, сәх­нәдән дә җаны кайткан чоры иде”.


Монда инде, әлбәттә, иң беренче чиратта ялгызлык, гаилә җы­лы­сының җитмәве, кайбер ту­ганнарының да әллә ни исләре китмәве нык сиздерә. Илһам Ха­җиевның да проблемалырак, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәк­легенә бик нык төшенгән вакыты була. Менә шул чорда очраша алар.


Хаҗиев Илһам: “Исәнме, абзый”, – дип кул суза, Шакиров Илһам: “Исән әле, энекәш”, – ди. “Егерме елда аның үзен генә калдырган көннәребез җыелса, җәм­гысы егерме көнгә җыела­дыр­, – дип искә ала хәзер Хаҗиев әфәнде. – Ул безнең гаилә әгъ­засы иде инде. Кызларыма менә дигән бабай булды. Җитәкләшеп урамга да чыгып китәләр иде, елмаешып кайтып керәләр, аннан абзый нәкъ менә алар өчен “Чулпан”ны җырлый. Минем бер кызым Чулпан исемле. Бик матур яшәдек. Безнең аны бәхетле итә­себез килде һәм ул бәхетле булды. Әлбәттә, тормышка үз карашы, үз фикере булган кешегә ярап та бетеп булмыйдыр: шуңа да карау-тәрбияләү дә җи­ңел­ләрдән булмады. Илһам абзыебыз: “Менә бу стена кара дия икән, без дә әйе, әйе, кара, дип әйтергә тиеш идек. Көй­сезләнгән чакларында: “Абзый, һич борчылма, барысы да әйбәт булачак”, – дип юаттык”.


Адашы Илһам һәм аның гаиләсенең җырчыга мөнәсәбәте ничек булса, җырчының да аларга мөнәсәбәте шундый ук яхшы иде. Илһам абыйның соңгы сулышына кадәр даими элемтәдә торган зыялыларыбыз да шундый фикердә.
Әмма бу көннәрдә Илһам Ха­җиевның кәефе кырылган мәле. Илһам абзыйның кырыгын үт­кәрер алдыннан судка чакыру алган ул. Җырчының берничә туганы, төгәлрәге– бертуган апасы һәм аның балалары Илһам Шакиров яшәгән фатирга дәгъва кыла.


“Туганыбызның авыру булуыннан файдаланды”. Чирек гасыр дәвамында җырчыга булышып яшәгән Илһам Хаҗиевка әнә шундый гаеп ташлана. Фатир исә Хаҗиевка җырчының вафатына нибары ярты ел кала, Альцгеймер чире бик нык көчәйгәч кенә төзелгән рента килешүе буенча күчкән. “Килешүне җырчы исе­меннән опекун – дәүләт төзеде, ә ул чагында туганнары артист бе­лән бөтенләй кызыксынмады”, – ди Илһам Хаҗиев.


11 нче мартка билгеләнгән якынча тыңлаулар ун-унбиш минуттан артмады, кемнең нинди фикердә булуы ачыкланмыйча да калынды, тагын бер атнадан суд эшен дәвам итәчәк.


И-и дөнья... Илһам абыйга туган тиешлеләр моңарчы кайда булды икән? Әлбәттә, монда сүз барлык туганнары хакында да бармый. Туганнар да төрле була: Илһам эне­кәшне яклаучылары, рәхмәт әйтүчеләре дә җитәрлек. Социаль челтәрләрдәге хисләр дә шартлар дәрәҗәгә җитеп килә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 38, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!