ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 84, 15.06.2019/

Олы Елгага икенче мәчет кирәкме?

 

Республикабызда XVIII-XIX гасыр агач архитектурасы үрнәкләренә караучы 121 ядкәр бар. Шуларның берсе – 140 ел элек төзелгән мәчет Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында урнашкан. Менә шуны гыйнвар аенда сүтәчәкләр...

5-1 tatar-inform.ru

 
Аһ орырга ашыкмагыз. Вологда өлкәсеннән килгән, урыс архитектурасы ядкәрләрен тергезү буенча танылган ширкәт башлыгы Александр Попов җитәкче­леген­дәге осталар әүвәл аны чутлаячак­лар, аннан сүтеп алып, ярымаеннан кала барча җиһазын ипләп кенә машиналарга төяп, Олы Елгадан бер мең ике йөз чакрым ерак­лыктагы Вологда өлкәсенең Ки­рил­лов шә­һәрендә (әлеге шир­кәтнең ос­таханәсе шунда) черегән ниргә­ләрен, тәрәзә кысаларын алыштырып, ярыйсы гына сакланган бүрә­нәләрне тиешле матдәләр белән эшкәртеп, Олы Елгага алып кайтып, торган нигезендә кабат бастырып куячаклар (“Нир­гә­ләр­не нарат бүрәнәләргә, бәб­кәләрне чыршы киртәләргә алмаштырачакбыз”, – дип аңлатты миңа соң­рак бу уңай­дан Александр). Осталар эшкә тотынды да инде.


ТР Мәдәни мирас ядкәрләрен саклау дәүләт комитеты, ТР Диния нәзарәте вәкилләрен, журналистларны, архитекторларны чакырып, Олы Елга авылында 5 гыйнвар көнне әлеге тарихи мәчет бинасында шушы уңайдан җыелыш уздырды. Анда авыл халкыннан да шактый күп кеше катнашты. Яшермим: авылга сәфәр чыккач, журналистларга таратылган пресс-ре­лизда бу эшкә моңарчы бер мә­четне дә тергезеп карамаган урыс остасының алынуын күргәч, тагын тендер аша уздырганнар инде; югыйсә республикабызда да агач осталары бар, бер дә ким эшләмәс иделәр, акчасы да читкә китә бит әле, дип уфтанган идем. Алай түгел икән. Берен­чедән, А. Попов инде республикабызда эш күрсәткән, илебездә ге­нә түгел, Көнбатыш дәүләт­ләрендә дә агач архитектурасы яд­кәрләрен тер­гезү тәҗ­рибәсе булган, дистә­ләрчә гыйба­дәт­ханәне аякка бастыруга өлеш керткән белгеч икән. Икен­чедән, Олы Елга мә­четен дәүләт акчасына түгел, бер химая­че­безнең сә­дакасы хисабына тер­гезәчәкләр икән. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миң­неханов фатихасын бир­гән, Яд­кәрләрне саклау комитеты хуплаган гамәл бу. Шунысы да сөендерә: савабы күбрәк булсын дип, әлеге дә баягы иганә­чебез үз исемен сер итеп калдыруларын сораган. Тагын алгарак китеп булса да әйтим: инде ул бу эш өчен би­релергә тиешле сум­маның утыз процентын осталарга түләп тә куйган. Хәер, белгечләр шунсыз эшкә тотынмый икән.


Менә җыелыш башланды. Яд­кәрләрне саклау комитеты рәисе урынбасары Альберт Сәлахов, Татарстан мөфтиенең мөхтәси­бәт­ләр буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Балык Бистәсе районы башкарма комитеты рәи­се Роман Исланов, район мөхтә­сибе Рамазан хәзрәт, Ис­мәгыйль хаҗи Мөхәммәтов, авыл мулласы Таһир хәзрәт, аерым алганда,  архитектор Александр Попов озаклап, тәмләп нинди изге эшкә алынуларын бәян итте. Әйтик, Вологда остасы: “Йөз­дән артык бина (болар исәбендә чир­кәү, монастырь, борынгы йорт, җил тегермәне бар – Р.М.) тергезеп, шул уңайдан уздырылган җые­лышта болай күп кеше катнашканын күргәнем юк иде әле”, – дип белдерде.


Олы Елга – зур, хәлле авыл. Соңгы елларда җирле эшкуар Миңзөфәр Исмәгыйлов менә ди­гән сөт ризыклары җитеш­те­рүче ширкәт оештырып, җирдән аерылмыйча, иген игеп, терлек асрап та, әйбәт кенә яшәп булганын раслап, авыл данын тагын да югарырак күтәрде. Кызганыч, ул үзе дә әлеге җыелышта катнашкан булган икән. Бер вакытта да битараф кеше  булмаса да, бу юлы сүз алып сөйләмәгәч, мин игътибар итеп бетермәгәнмен. Минем шундый җыелышлар вакытында, кеше котырта торган (билгеле, яхшы нияттә) берничә сорау бирә торган гадәтем бар. “Сезнең инде болай да менә дигән таш мәчетегез бар. Олы Елгага икенче мәчет кирәкме? Монысын музей итеп тотмакчы буласызмы?” – дип мө­рәҗәгать иттем. Халык, кызып китеп, берсен берсе уздырып, агач мәчетне тергезү-төзек­лән­дерүнең бик яхшы эш икәнлеген, баба­ларының шушы изге йортта намаз укуын, яңа таш мәчет өл­гергәнче әтиләренең бирегә гый­бадәт кылырга йөрүен сөйли башлады. Сакаллы агайларны да уздырып, Сәвия ханым Сәлахова чәчрәп чыкты (лаеклы ялга чыкканчы, ул Саескан Тавы саласында авыл советы сәркатибе булып хезмәт куйган икән). “Барча авылдашларыбыз өчен бик кадерле мәчет бу! Киләчәктә дә балкып, халыкны җәлеп итеп торсын!” – дип ярып салды ул.


Әлбәттә, шулай, Сәвия ханым. Тик мин дә тиктомалдан гына әйтмим бит. Ун-унбиш минут кына элек авыл агайларыгыз Мансур хәзрәткә, район башкарма комитеты рәисе Роман Ислановка: “Хәз­рәтебезгә бераз хезмәт хакы түләп булмасмы? Бераз акча алып торсын өчен, аны берәр җиргә каравылчы итеп булса да “урнаштырыргадыр” бәлкем?” – дип мө­рәҗәгать итте ич. Таһир хәзрәт тә әнә: “Сәдака акчасы утка, газга түләргә җитә, тик башкасына акча юк”, – дип әйтеп тора. Иске мәчет тә ел әйләнәсе эшли башласа, аны­­сының чыгымнарына түләр өчен кайдан акча табарсыз? Агач мәчетне мәдрәсә итеп файдалансагыз да, аның чыгымнарын кап­лау өчен дә акча кирәк булачак. Җомга намазына утыз-кырык агай гына йөри икән, аларның сәдака акчасына гына ике мәчетне тотып булмаячак.


Әлбәттә, бабайларыбыздан калган кадерле ядкәр буларак, Олы Елганың агач мәчетен тө­зекләндерергә, яңартырга кирәк. Әмма аны ничек файдаланырсыз икән, олыелгалар? Бу сорауны юкка гына бирүем түгел. Дистә еллап элек әллә кайда түгел, шушы Балык Бистәсе районында, шуның бик матур Биектау авылында сәер генә вакыйга булган иде. Авыл халкы мөрәҗәгать иткәч, без дә авылда булып кайттык. Шуннан соң “ВТ”да “Биектауда ике мәчет, шулардан берсенең манарасын кисмәкчеләр” дигән язма дөнья күрде. Ул вакытта бер бай кеше әлеге авылда таш мәчет төзеткән, бабайларга үзләре салдырган агач мәчеттән чыгып, әлеге яңа мәчеткә керергә кушкан; байның нияте агач мәчетне авыл советы бинасы итеп калдыру булган икән. Бер караганда, авыл советының манаралы бинада утыруы сәер инде. Икенче караганда, үзләре төзеткәч, агач мәчет бабайларга кадерлерәк, билгеле. Өченчедән, әйдә, авыл советы мәчет бинасында эшләп торсын, моңа манара комачауламый бит. Сездә дә шундыйрак хәл килеп чыкмасын дим, олыелгалар!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 2, 11.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко