ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 100, 18.07.2018/

“Тавыш бирү бик җиңел”

 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әнә шулай ди.  Без аның белән 18 мартта узасы зур чарага әзерлек, быелгы тавыш бирүнең үзенчәлекләре, күзәтүчеләргә мөнәсәбәте турында сөйләштек. Россия Президентын сайлауга төгәл ун көн калды.

6-3

tatar-inform.ru

 

–  Мидхәт Рәфкатович, сай­лау­га әзерлек ничек?

 
– Замана алга бара, үзгәреш­ләрсез булмый. Законнар да ка­мил­­ләшә. Төп үзгәреш шул: кеше кайда гына булса да, алдан гариза тапшырып, үзе теләгән урында тавыш бирә ала. Сайлаучыга җайлы, ләкин бу очракта сайлауны оештыручыларга эш арта. Гаризаларны территория яки участок комиссия­ләренә, күпфункцияле үзәкләргә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыру мөмкинлеге бар. Хәтта өйдән дә чыгып торасы юк. Элеккеге кебек яшәү урыны буенча теркәлгән урынга барасы, махсус таныклык аласы да юк. Бигрәк тә яшьләр өчен уңайлы бу. Сайлауда катнашу бик җиңел хәзер.

 
– Бу мөмкинлектән файдаланучылар күпме?


– Февраль ахырына Россия буенча бу мөмкинлектән бер миллионнан артык кеше файдаланды. Татарстанда исә – 20 мең чамасы кеше. Башка шәһәр яки төбәктә яшәүчеләр турында гына сүз бармый. Әйтик, Казан кебек зур калада яшисез. Теркәлгән урыныгыз шә­һәрнең – бер, яшәгән урыныгыз исә икенче башында, ди. Алдан чарасын күрсәгез, сайлау көнне ерак барып йө­рисегез булмый дигән сүз. Бу эшне сайлауга кадәр 45 көн алдан башладык. Ул cайлауга биш көн кала туктатыла. Чөнки барлык гаризаларны эшкәртеп бетерәсе бар. Әмма үзегез теләгән урында тавыш бирү мөмкинлеге барыбер кала. Моның өчен 13-17 мартка кадәр  теркәлгән адрес буенча участок комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, махсус гариза ясатырга була. Шуның белән үзегез теләгән урында тавыш бирә аласыз.


Тагын бер үзгәреш иҗтима­гый күзәтү эшчәнлегенә кагыла. Моңа кадәр күзәтүчеләрне кандидатлар, аларны тәкъдим иткән партияләр билгели ала иде. Хәзер мондый хокук Иҗтимагый палатага да бирелде. Бу эш актив алып барыла.

 
– Сайлауда заманча җиһаз­лар да кулланылачак дип бе­ләбез...


– Чыннан да, республикада тәүге тапкыр бу сайлауда тавышларны техник исәпләү җиһаз­лары кулланылачак. Сайлау бюл­летень­нәрен эшкәртү комплексы (КОИБ) дип атала ул. Әнә шундый 42 җи­һазны зур шәһәрләргә, кеше күп булган участокларга урнаштырабыз. Алар эшне тиз­ләтә, камилләш­те­рә дә. Әйтик, бу система башка участоктан кил­гән бюллетеньне кабул итми. Дө­рес тутырылмаганнарын да кү­реп ала. Сер түгел, бөтен нәрсә­дән шикләнүче күзәтүчеләр дә очрый. Шик була икән, кул белән санап чыгачаклар. Быел Татарстанда 149 электрон тавыш бирү комплексы (КЭГ) да файдаланылачак. Алары да эшне тизләтәчәк. Сайлау тәмамланып, нәтиҗә ясаганнан соң комиссия вәкилләре беркетмә-протоколларны кул белән тутырып, территория сайлау комиссиясенә юллый иде. Ә хәзер бу эш компьютерда башкарыла һәм барлык мәгъ­лүмат машина укырлык код, ягъни Куар-код (QR) кулланып әзерләнә­чәк. Андый беркетмәгә дә беркем кагыла алмый.


– Болай барса, интернет аша тавыш бирер көнгә дә күп калмый инде...


– Кайчан буласын төгәл генә әйтеп булмый. Үзегез күреп торасыз бит, сайлау барышына тыкшыну турында сүзләр күп ишетелә. Кайчан да булса барыбер интернет аша тавыш бирүгә дә килеп җи­тәрбез дип уйлыйм. Алгарыш бар. Күп нәрсә җәм­гыятьнең мондый яңалыкны ничек кабул итүенә, мондый шартларга өлгерүенә бәйле.


– Ә менә күзәтүчеләр һәр­вакыт булачак. Алар белән эш ничек җайга салынган?


– Сайлауда төп кеше – тавыш бирүче. Аларга үз бурычын үтәү өчен шартлар булырга тиеш. Кү­зәтүчеләргә дә шартлар тудырабыз. Аларның кисәтүләре дөрес һәм урынлы икән, шунда ук төзә­тергә тырышабыз. Әмма алдан ук нинд­идер максат белән йөри­ләр икән, ул вакытта инде башка төрле чаралар күреләчәк. Без алар­ның тавыш бирергә килгән халык­ның сай­лауның гаделлегенә ышанычын арттыручы кешеләр булуын телибез. Гадәттән тыш хәлләр булмас дип өметләнәбез. Моның өчен чаралар алдан ук күрелә. Әзерлек эшләре тәмамланып килә. Камералар белән дә шул ук хәл. Барлык территория комис­сияләре камера белән тәэмин ителгән.


– Cайлауга ничә кеше кө­тәсез?


– Без халыкка мәгълүмат җит­керү, тавыш бирүчеләргә шартлар булдыру белән шөгыль­ләнә­без. Сай­лауга 30 көн кала участок ко­мис­сияләре эшли башлый. 10 көн дә­вамында һәркемгә барып ире­шергә тырышабыз. Сайлауга күпме кеше киләсе әнә шул эшкә бәйле. Үзегез күреп торасыз, зур эш алып барыла. Матбугатта да, кеше күп йөри торган урыннарда да. Без фаразлау белән шө­гыль­ләнмибез.


Татарстанда 2817 участок (49ы – вакытлы) ачылды. Калалар үсә. Яңа сигез участок барлыкка килде. Иннополис шәһә­рендә яшәүчеләр­нең дә үз участогы бар хәзер. Инвалидларга аерым мөнәсәбәт күр­сәтәбез. Алар өчен махсус 200 кабина булачак. Үзләре килә алмаган ке­шеләр исә бу хакта гариза тапшырып яки шалтыратып әйтә ала. Аларның да тавыш бирү мөм­кинлеге булачак.


– Быелгы сайлау күпмегә төшәчәк?


– Россия Президентын сайлауга федераль бюджеттан 17 миллиард сум тирәсе акча тотыла. Татарстанга 310 миллион сумга якын акча бирелә.


– Алты ел элек узган сайлауда биш кандидат иде. Быел исә аларның саны сигезгә җитте. Ничек уйлыйсыз, азмы бу, әллә күпме?


– Теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк иде. Финиш сызыгына барысы да барып җитә алмады. Азмы яки күпме булуын әйтү кыен. Җәмгыятьтә сәяси активлык арта. Көндәшлек тә бар. Сайлауда исә халык күбрәк тавыш биргән кандидат җиңәчәк.


– Сезнең өчен яхшы узган сайлау нәрсә ул?


– Сайлау кагыйдә бозуларсыз, закон кысасында узарга тиеш. Безнең өчен әнә шунысы мөһим. Татарстанда быелгы сайлауны уздыру эшендә катнашкан 21 мең кеше әнә шуның өчен тырыша.


– 18еннән 19ына каршы төнне кем белән һәм кайда үткәрәчәксез?


– Моның бер сере дә юк. Әлбәттә, хезмәттәшләребез бе­лән эштә булачакбыз.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 08.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән ир-атны 17 елга утыртканнар

 

Куркыныч вакыйга быелның 12 апрелендә була.

Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник:
https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан
Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник: https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр