ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 73, 24.05.2019/

Рүзәл Юсупов: “Үзәккә үткән 10 мизгел”

 

Картлар сүзен – капчыкка, яшьләр сүзен – янчыкка, диләр. Күптән түгел генә сиксәнен тутырып, тугызынчы дистәсен ваклый башлаган аксакалыбыз Рүзәл ага Юсуповның нәкъ менә капчыклап акыл таратыр мәле. Галим белән очрашып, аның тормыш юлын барладык. Яшьләребез өчен аның гомер юлы – үзе бер нәсыйхәт.

6-1  
1. Үзеңне курыкмаска өйрәтү, рух булдыру мөһим. Кечкенә чакта мин бик күп китап укыдым. Бишенче сыйныфта укыганда абыем “Робинзон Крузо маҗаралары” дигән китап алып кайтты. Аны бер кичтә укып чыктым. Курыкмаска өйрә­ним дигән һәр малай өчен бәһасез китап бу. Бөтенләй курыкмый торган кеше юк. Куркуыңны җиңә белергә кирәк. Бик читен хәл­дә калганда да җаен табарга, котылып калырга була. Авылда хорафатлар күп. “Монда җен-пәри­ләр бар, тегенең, моның каршысына чыккан икән”, – дип сөйлиләр. Авылда болынлыклар юк, көтү кө­тәргә урын аз. Сарыклар, тамагы туймагач, зират печә­нен ашарга керә. Мин, куркуны җиңеп, караң­гы төшә башласа да, зираттан са­рык­ларны эзләп алып, куып кайтам.

 
2. Тәвәккәл булырга кирәк. Ул вакытта, җиденчене тәмам­лагач, безнең Кышкар авылы балалары гадәттә һөнәр училищесына укырга керә иде. Анда кабул итү имтиханнары юк. Килгән һәркемне алалар. Өч мәртәбә бушлай ашаталар. Тулай торагы бар. Мин техникумга барырга булдым. Анда тулай торак та юк, ашатмыйлар да. Тик дә­рә­җәсе югарырак. Сәркатип ха­ным­ның ваемсызлыгы аркасында, миңа җиде класс белем алу турында таныклыкны, Мактау грамотасын соңарып бирделәр. Казанга барып җиткәндә, сәүдә техникумында гына кабул итү бара иде. Мактау грамотасы булмаса, имтихан бирәсе. Урысча имтихан би­рергә шүрләдем. Татарстанда милли мәктәп тәмамлап, татарча имтихан бирә алма инде?! Ундүрт яшь тә тулмаган. Берүзем Казанга чыгып киттем. Арчага тимер юлга агач ташучы йөк машинасы өстендә барырга туры килде. Шунда бүрәнә арасында кала яздым. Алла саклады! Вокзалга җитәрәк сикереп тө­шеп калдым. Бер караганда – шук­лык. Икенче караганда, кесәдәге аз гына акчаны ничек тә янга калдырырга тырышасың. И, юклык заманы бит!


3. Техникумда товаровед белгечлеге алып, Курган өл­кә­сендә эшләгәндә дә, армия сафларында хезмәт иткәндә дә туган телгә мә­хәббәт сүнмәде, сүрел­мә­де. Бер караганда, төгәл фәннәргә – математикага, физикага хирыслыгы булган кеше финанс-икъ­ти­сад институтына яки КАИга керер иде. Минем күңелгә шагыйрьләр, язучылар укып чыккан КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеге якын­рак. Чөнки хәрби хезмәткә алынганчы район газетасында ши­гырь­ләр бастырган, армиядә вакытта хикәя­ләр язган идем. Безнең төр­кем данлыклы иде: Равил Фәй­зуллин, Фарсель Зыятдинов, Ән­вәр Шәри­пов, Ленар Җама­лет­ди­нов, Шәриф­җан Асылгәрәев кебек күренекле шәхесләр белән бергә укыдык. Бик актив булдык. Сентябрь аенда колхозга ярдәм итәргә җибәргәндә концертлар куя идек. Арабызда менә дигән җыр­лаучы­лар, бию­челәр бар. Мин гармун уйныйм. Яхшы укыдым, Ленин стипендиаты, факультетның комсомол секретаре булдым.


4. Өйләнүем болайрак булды. Олы абый армиядә булып кайт­кач, бергәләшеп, Казанның Северный бистәсендә өй салып чыктык. Наил абый да, армиядән кайткач, монда калды. Тора-бара биш малай да Казанда җыелдык. Монда өй булгач, әти-әни дә, сыерны сатып, башкалага күчте. Моторлар төзү заводында эшләүче эне­кәшем Әнәс белән (ул байтак еллар анда генераль директор урынбасары булып эшләде) Олы Мәңгәргә апаларга кунакка, классташларның оч­­рашу кичәсенә кайткан идек. Анда ту­ганнан-туган апаларым яши. Шунда булачак хатыным Ди­ларә белән таныштык. Ул вакытта КАИның беренче курсында гына укый иде. Бераз вакыт узгач, һич уйламаганда, аны Ленин районында очраттым. Очрашырга сүз куештык. Башта ук, шәһәр кызлары ялкаурак була, дип авыл кызына өй­ләнергә ниятләп куйган идем. Хәер, шәһәр кызла­рының да төр­лесе бар. Шулай итеп, озак йөр­ми­чә, бишенче курсны тәмам­лаганда, өйләнеп тә куйдым.  


5. Университетны бетереп, тәр­җемәче-филолог белгечлеге алып чыктым. Башта радиода тәр­җемәче булып эшләдем. Тәрҗемә эшенең нечкәлекләренә төшенү өчен шактый нык тырышырга туры килде. Кичке тугызга, унга хәтле утырам. Кайчагында, бик нык тырышканга, борыннан кан китә. Бер ай дигәндә машинистка янына утырып, телетайптан килгән хә­бәрләрне туры­дан-туры әйтеп торып, тәрҗемә итә башладым. Радиода биш ай гына эшләп калдым. Тырышып эш­ләгәнемне, сәләтем­не күреп, теле­видениегә редактор итеп чакырдылар. Анда өч ел эшләгәч, ул вакытта пединститут ректоры булган Мирфатыйх абый Зәкиев, син фән белән шө­гыль­ләнергә тиеш, дип мине аспирантурага чакырып алды (укып бе­терүгә үк чакырган иде, эшләп килсәң, стажың булса, аспирант стипендиясе күбрәк, дип ул чакта ризалашмадым). Тәрҗемә мәсь­әләләре буенча дипломны аның җитәкчелегендә якладым. 1964 елда, студент чагында ук, “Социалис­тик Татарстан” газетасында тәр­җемә өлкәсендәге хилафлыклар турындагы “Төгәлсезлекләр кү­ңелне борчый” дигән беренче мәкаләмне бастырган идем. Тәр­җемәнең лексик мәсьәләләре ди­гән темага кандидатлык диссертациясе яклаганда, аспирантурада әле тагын бер ел укыйсым бар иде. Докторлык темасы да шуңа якын: урыс һәм татар телләренең лек­сика-фразеологиясендәге гомуми һәм үзенчәлекле яклар. Төзе­леш­ләре төрле булса да, гомуми, уртак яклары бар. Шуннан сөйләм культурасына күчтем. Ни өчен сөй­ләмдә, язмада хилафлыклар күп? Чөнки үзенчәлекләр белән исәп­ләшмиләр, сыпыртып кына китә­ләр.


6. Менә 1981 ел, докторлыкны яклау вакыты җиттте. Чагыштырма грамматика буенча бит. Кай­да якларга? Хәтта Мәскәүдә дә мондый докторлык советы юк. Тбилисида бар, тик анда яклау өчен җиңел машина алып барырга кирәк, диләр. Кандидатлыкны як­лаганда бер оппонентым СССР Фәнннәр академиясендәге Тел белеме институтының сектор мө­дире Әдһәм Рәхимович Тенишев иде. Докторлыкны яклаганда да ул оппонентым булды (искиткеч әй­бәт, изге кеше иде мәрхүм). Аптыраган инде, ярдәм итә алмассызмы, дип кабат аның янына бардым. СССР Фәннәр академиясенең Урыс теле институтында академик Филин дигән танышы бар икән. Бер тапкыр җыела торган докторлык советы оештырып була бит, дип җаен күрсәтте ул. Урыс теле советына 4-5 тюрколог кертеп, аны СССР Министрлар Советында расладылар. Бу бер еллап вакытны алды. Ниһаять, 1982 елның язында якладым.


7. Факультетның партбюро секретаре, декан урынбасары, декан булып эшләп алганга, ректорлык вазифасына тиз кереп киттем. Депутат булсаң, үзең эшләгән коллектив өчен дә мәртәбә, вуз проблемаларын хәл итү өчен дә уңайлыклары бар. Туксанынчы елларда республикабызның статусын, халкыбызның дәрәҗәсен кү­тәрү омтылышы күпләрнең күңе­лен биләп алган иде. 1990 елны мин Татарстан Югары Советына җиде кандидат арасыннан сайландым. Милләтләр эшләре һәм мәдә­ният комиссиясе рәисе булдым. Мине еш кына килештерү комис­сиясенә сайлыйлар иде.


8. Декларация кабул иттек, рес­публиканы сакларга кирәк. Мәс­кәү ягыннан да, парламентыбыздагы законлылык һәм тигез хокуклык фракциясе тарафыннан да басым бара. Яулап алган казанышларны яклау, халкыбызга ярдәм итү өчен партия оештырырга ки­рәк дигән уй керде. Аны Республика партиясе дип атадык, үзебезнең Юстиция министрлыгында тер­кәттек. Гаял Мортазин, Марат Мө­леков белән бергәләп Актерлар йортында партияне оештыру җыелышы уздыруыбыз әле дә истә. Анда мине партия рәисе итеп сайлап куйдылар. “Татарстан Рес­публикасы” дигән газета чыгардык. Барча сәяси вакыйгаларга үз мөнәсәбәтебезне белдереп бара идек без. Мәш килдек. Хәтта парламентта партиябезнең үз төркеме бар иде. Ул Татарстанның беренче үз партиясе булды. Мин­нән соң партия рәисе булып бераз Хәлим Гайнуллин торды. Аннан соң Мө­хәммәт Сабировны сайлап куйдык. Ни кызганыч, ул партия­безнең соң­гы рәисе булды.


9. Унҗиде елга якын пединститутны җитәкләдем. Үз фике­ремдә нык торуым, мөстәкыйль­легем өс­тәгеләргә ошамады. Тик­шерү артыннан тикшерү җибәрә­ләр. Вак-төяк кимчелекләр табалар, тыр­нак астыннан кер эзлиләр. Эштән алыр­га дигән максат куелган. Ревизия ниндидер хилафлык тапмый калмый инде. Тик җинаять эше ачтыра алмадылар. Дөрес, ревизия нәтиҗәләре дип, шелтә бирделәр. Җәй көне табылган хи­лафлыкларның күбесен төзәт­тек. Көз җитте. Мәскәүгә министрлыкка чакырып алып, үз теләгем белән китәм дип, гариза язарга тәкъдим иттеләр. Югыйсә уку йортыбыз илдәге пединститутларның беренче унлыгы исемлегендә бара: күрсәткечләребез яхшы. “Әгәр риза булмасагыз, сезне статья буенча эштән чыгарабыз”, – диләр. Ничек башым җиткәндер: ризалашмадым. Чөнки үзең теләп китсәң, барыбер исемеңә тап төшә, кыек эшләре бар, урлаган, ди­ячәкләр. Мин вузда кафедра мө­дире булып калдым ансы. Балтам суга төшкәндәй йөргәндә, юрист Рәшит Сәлахов очрады. Аңа бөте­несен сөйләп бирдем. “Монда синең гаебең юк бит”, – дип, ул ми­ңа яхшы адвокат табып бирде. Мәскәүгә барып, министрлыкны судка бирдек. Оттык. Суд: “Ки­чек­мәстән вазифасына кайтарырга кирәк”, – дигән карар чыгарды. Шун­дук министрлыкка кереп, суд карарын күрсәтеп, вазифасында тергезергә, дигән яңа боерык чыгарттырдык. Биш елдан биш елга сайланасың бит. Яңа сайлауга бер ел вакытым калган иде. Шул вакытымны эшләп бетереп, гаделлекне тергезеп, яңа сайлауда катнашмыйча, үзем теләп ректорлык вазифасыннан киттем.

 

10. Миңа калса, чын галим фән белән генә шөгыль­лән­ми­чә, мәгъ­рифәтче дә, публицист та булырга тиеш. Шуңа күрә алдагы тормышымны милләте­без­нең килә­чә­генә багышларга, калә­мем белән халкыбыз мәнфә­гать­ләрен яклап көрәшергә булдым. Хә­зер мин бик күп публицистик мәка­лә­ләр язам, ел саен бер-ике китап чыгарам. Радио-теле­виде­ниедә еш чыгыш ясыйм. Журна­лист­ларда сөйләм куль­турасы тәр­бияләүгә күп кө­чемне сарыф итәм. Хәзер сөй­ләмебездә, язуыбызда калькалар бик күп. Мин шуларны төзәтү, булдырмау юлларын күр­сәтәм. Телнең сафлыгы, дөрес кулланышы өчен көрәшәм. Янә бер бик мөһим нәрсә. Соңгы вакытта татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясе булдыру турында бик еш сүз куертыла. Бу җә­һәттә миндә бик зур шик бар. Билгеле, нияте яхшы. Әмма аны тормышка ашыру юллары томанлы. Беренчедән, аны эшләүне җәмә­гать оешмасына – Татар конгрессына тапшыру дөрес түгел. Татар милләтен дәүләт кенә күтәрә, үс­терә ала. Дөрес, җәмәгатьчелек тә йоклап ятмаска тиеш. Әмма бу эш­тә   дәүләтнең роле күренми. Татар  конгрессының нәрсә эшләгәне, эш­ләмәгәне  һәм эшли дә алмаганы безгә яхшы мәгълүм. Бу документны эшләүне һәм тормышка ашыруны дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Икенчедән, стратегияне га­мәлгә ашыру механизмнары кү­ренми. Аның ни­гезендә татар мә­гарифен үстерү булырга тиеш. Анда 2050 елга кадәр эшлисе эшләр дигән томанлы максат куелган. Аңа кадәр кем исән дә кем юк. Шуңа күрә дә җаваплы кешеләр, оешма-ми­нистр­лыклар тәгаенләнмәгән. Бу хакта мин татар, урыс телле газеталарда да язып чыктым. Болай уй­лау­чы галимнәр бер мин генә тү­гел, шактый күп.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 37, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!