ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 100, 18.07.2018/

Җырның – ертыгы, бәйрәмнең гөнаһы юк

 

Бүгенге тынгысыз дөньяви гавамда дин тотучы мөслимәләр ничек көн күрә, алар җәмгыятьтә үз урыннарын таба аламы, кыен хәлдә калганда кемгә таяналар? Четерек­ле мәсьәләләр еш кына көтмәгәндә баш калкыта бит. Әйтик, бик күпләр яулык бәйләү, озын күлмәк кию аркасында каршылыкларга очрый.

i1

Пятигорск шәһәрендәге бер уку йортында белем алучы унтугыз яшьлек кыз да шуңа юлыга. Уку йорты җитәкчесе, синең аркада безгә куркыныч янарга мөмкин дип, яулык­лы кызны сайлау алдында калдырган: йә укуыңны ташлыйсың, йә яулыгыңны саласың. Студент кыз Татарстан Мөслимәләр бер­легеннән яклау эзли. “Ул безгә бер ай элек шалтыратты, – ди әлеге берлек һәм Татарстан мөселман­нары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһан­шина. – Милләте буенча чечен кызы иде. Чечнядагы вәкиллек белән элемтәгә кердек. Алар хакимияткә хәбәр итте һәм бердәм рәвештә кузгалдылар. Уку йорты җитәкче­сенә Россия Конституциясе буенча кызның сайлау хокукы булуы хакында исенә төшерделәр. Мәсь­әләгә тиз арада нокта куелды, кызга бәйләнүдән туктадылар”.

 
Татарстанда да яулыкның милли кием булуын һәрчак раслап торырга туры килә, хәтта үзебезнең татар мил­ләтеннән булган җитәк­челәргә дә. Наилә Җиһаншина мөс­лимәләрнең төрле өлкәләрдә уңышлы эшләп килүен билгеләп үтте. Бүген аларны бизнес өлкә­сендә дә, җитәкче урыннарда да күрәсең. “Без үзебез­чә киенгән кебек, руслар – үз милли киемен, чуашлар үзләренекен киеп, урамга чыкса, ничек матур булыр иде”, – ди Мөслимәләр берлеге рәи­се. Быел ифтар мәҗлесләрен хатын-кызлар өчен аерым үткәрер­гә җыеналар. Анда да борчыган мәсьәләләр хакында да сөйләшә­чәкләр икән.


 Тик дин буенча әле аң-белем, аңлату җитми. Бу эш белән мәчет-мәдрәсә мөгаллимнәре шөгыль­ләнә. Алар арасында да фикер каршылыгы күзәтелә. Наилә ханым моны болайрак аңлатты: “Мәчет­ләрдә төрле дин сабагы алган абыстайлар белем бирә. Алар үз теләге белән, үз акчасына укытып йөри. Күбесен­чә якын-тирәдә яшәүчеләр шул эшчәнлекне алып бара. Остазларны кире бору дөрес булмас иде, кире­сенчә, укытучы бар, дип сөенәбез. Диния нәзарәтендә ки­ләчәктә абыс­тайларны курсларда укытып, бер төрле юнәлеш бирү турында уйланыла”.


Каршылык дигәннән, Халыкара хатын-кызлар көнен мөслимәләргә билгеләп үтү гөнаһ саналмыймы? Әлеге сорау да юктан гына барлыкка килмәде, кайбер мөселманнар арасында дини бәйрәмнәр генә безнеке, калганнарын билгеләп үтү хәрам диючеләр дә бар. Наилә Җиһаншинаның ул хакта үзенә дә килеп әйтүчеләр була икән. “Хатын-кызлар көне безнең бәйрәм түгел, мөселман ир-ат хатын-кызны көн саен бүләкләргә, хөрмәтләргә тиеш, дип аңлаталар, – ди ул. – Тик бу – матур сүзләр генә. Мин әле әнисенә, хатынына, кызына көн дә чәчәк бәйләме бүләк иткән бер генә ир-атны да күргәнем юк. Дини бәйрәмнәрдән тыш, әниләр, әтиләр, балаларны яклау, гаилә көннәре һәм башка истәлекле даталар бар. Алар барысы да – дөньяви, халык бәйрәме. Бу җәһәттән, Пәйгамбә­ребез дә, халыкка шатлык китерүче вакыйга икән, аны тыймагыз, алар бер-берсен тәбрикләсен, бүләк­лә­сен, дигән. Мәсьәләнең икенче ягын да истән чыгармыйк: Коръән аятьләрендә язылганнарга күз салсаң, аракы эчүчеләр табынында, зина кылучылар янында утырырга ярамый. Үзең бер тамчы хәмер йотмасаң да, начар гамәлләр кылмасаң да, гөнаһы сиңа да төшә.


Татарстан Мөслимәләр бер­легенең Мәгариф бүлеге җитәк­чесе Фәния Җәләлиева фикеренчә, бүген ни кызганыч, исламга килеп, яулык япкан хатын-кызлар да шәригать кануннарын белеп бетерми. Тегесе ярамый, бусы ярамый, дип куркалар, үзләрен генә түгел, балаларын да чиклиләр. Бала үз эченә йомылып үсә, андыйларга соңрак җәмгыятькә чыгу авырлаша. Фәния ханым бәйрәм­нәрдә җырлашып, күңел ачу мәсьәләсенә тукталды. Бәйрәм табынында авыз күтәреп җырлап утыру мөсел­маннарга хас нәрсә түгел, дип кис­кен гаеп ташлаучылар очрый. “Җырлау нишләп тыелсын, олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани, яхшы музыка ул – хәләл, дигән. Аны Пәйгамбәребез дә тыймаган. Тыюлар гыйлем җитмәүдән килә. Белем алырга мәчетләргә килергә кирәк. Башка җирдә шәригать законын өйрәтмиләр. Анда балаларны җибәрсәгез, әдәп-әхлак турында белеп үсәрләр”, – ди мөгаллимә.


Бүген әдәп-әхлак турындагы вәгазьләргә ихтыяҗ аеруча зур. Гореф-гадәтләрне шәригать кануннарын бозмыйча ничек саклап булу турындагы китаплар да тиз арада сатылып бетә икән. Ә шәригать законы “бисмилла” яки “Аллаһы әкбәр”дән генә тормый. Фәния ханым озак еллар табибә булып эшләгән. “Яшьрәк чакта шуңа аптырый идем: бер үк чир белән әллә никадәр кеше авырый иде, бер төрле дарулар белән дәвалыйбыз бит инде, – ди ул. – Тик чирне бик сирәге генә җиңә, кайсы хроникка әйләнә, кемдер шуннан үлеп китә. Галим Хәсән әл-Басрига кеше нинди генә зар-интизар белән килсә дә: “Тәүбә итегез”, – дип җибәргән. Ә без тәүбә итә дә, шөкрана кыла да белмибез. Бу яктан христианнардан үрнәк алырлыгыбыз бар. Алар чиркәүгә кергәндә үк тәүбә итә башлый”.


Аннан бәхетле булу серләрен дә белештек. “Һәр кеше бәхетне үзенең өлгерү дәрәҗәсеннән чыгып күрә, – ди Фәния абыстай. – Кемгәдер матур коттедж салу – бәхет, кемгәдер кияүгә чыгып, балалар үстерү беренче урында, карьера ягын өстен күрүчеләр дә күп. Миңа Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү – олы бәхет. Өйдә капланып ятуны хупламыйм, эшләргә, укырга, белемеңне башкаларга таратырга, җәмгыятькә файдалы кеше булырга кирәк”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 08.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Зәйдә 12 яшьлек кызны көчләгән ир-атны 17 елга утыртканнар

 

Куркыныч вакыйга быелның 12 апрелендә була.

Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник:
https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан
Заинская городская прокуратура поддержала государственное обвинение в отношении 31-летнего мужчины. Суд признал его виновным в совершении преступлений, предусмотренных п. «б» ч. 4 ст. 131 УК РФ (изнасилование), п. «б» ч. 4 ст. 132 УК РФ (насильственные действия сексуального характера), ч. 1, п. «г» ч. 2 ст. 161 УК РФ (грабеж). В суде установлено, что вечером 12 апреля 2018 года мужчина, будучи в состоянии алкогольного опьянения, обманным путем заманил в свою квартиру ранее незнакомую девочку, 2006 года рождения, которую удерживал там до следующего утра. При этом мужчина избил и надругался над ребенком. Кроме того, злоумышленник отобрал у потерпевшей планшетный компьютер и золотые серьги, причинив ущерб на общую сумму 9 тыс. рублей. В судебном заседании подсудимый полностью признал свою вину. Суд, согласившись с мнением государственного обвинителя, назначил виновному наказание в виде 17 лет лишения свободы с отбыванием в исправительной колонии строгого режима, с последующим ограничением свободы сроком на 1,5 года. Приговор в законную силу не вступил.

Источник: https://prokrt.ru/info/novosti-prokuratur/12924/
© Прокуратура Республики Татарстан

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр