ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

Табиблар да ялгыша. Хатаны ничек төзәтергә?

 

Дәвалау барышында кеше сәламәтлегенә файда урынына зыян китерелгән очраклар булгалап тора. Мәсәлән, Томск өлкәсендә операция вакытында 55 яшьлек ир-атның ашказанында марлядан ясалган салфетка калдырганнар. Шул ялгышлык өчен хастаханә пациентка 450 мең сум акча түләргә мәҗбүр булган. Табиблар хатасы аркасында Россиядә ел саен якынча 40-50 мең кеше үлә икән.

s1

Медицинадагы хаталарның һәм шулар китергән зыянның төгәл рәсми статистикасы юк, чөнки законнарда андый тө­шенчә үзе дә юк. Дөрес дәва­ламаган өчен ачылган җинаять эшләренең саны күп түгел, булганнарының да 70 процентка якыны ахырына җиткерелми туктатыла. Шуңа да карамастан, судка мөрәҗәгать итү пациент­лар­ның мәнфәгатьләрен яклауның бердәнбер юлы булып тора.

 
Әгәр сезгә сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтсәләр, нәрсә эшләргә? “Защита Трещева” журналын гамәлгә куючы юрист Александр Трещев үз хокукларыгыз өчен көрәшүнең җиңел булмаячагын искәртә. Бу эшкә кагылышлы барлык документларны тупларга киңәш итә ул. Сез медицина картагызның, анализлар һәм үткән тикшеренүләрегез нәтиҗәләренең күчермәләрен алырга хокуклы (“РФ гражданнары сәламәтлеген саклау нигез­ләре турында” РФ законының 22 ст.). Табиб хатасы өчен күпме компенсация алырга теләвегезне исәпләп чыгарыгыз. Китерелгән зыян матди (мөлкәти) һәм әх­лакыйга (физик һәм рухи газап­ларга) бүленә. Дәвалау аркасында шундый хәл килеп чыкмаган булса, сез ала торган (яки алу ихтималы булган) һәм алынмыйча калган керем, моңа өстәп, сәла­мәтлегегез начарлану сәбәпле барлыкка килгән өстәмә чыгымнар капланырга тиеш.

 
Шуны белеп торыгыз: эшенә җавапсыз караган табибка җәза бирү җиңел түгел. Сәламәтлекнең табибка барганнан соң какшавын дәлилләр белән ныгытырга, кылынган гамәлләр (гамәл кылмау) һәм аянычлы нәтиҗәләр арасындагы бәйләнешне исбатлап күр­сәтергә кирәк. Чөнки күп кенә чирләрне сезнең организмның үзенчәлекләренә сылтап калдырырга мөмкиннәр.

 
Сезгә ярдәм күрсәткән клини­каның баш табибына дәгъва гаризасы языгыз. Анда күпме акчаны кире кайтарып алырга телә­вегез күрсәтелгән булырга тиеш (мәсәлән, дәвалаган өчен түлән­гән сумманы һәм 60 мең сум компенсация). Әгәр мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы буенча хезмәт күрсәтелсә, иминият оешмасына мөрәҗәгать итегез. Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына экспертиза уздыруны ул оештыра. Экспертиза нәтиҗәләрен үз кулыгызга бирүләрен сорагыз.


Судка гариза тапшырыгыз. Әгәр хастаханә табибы эшчән­легеннән зыян күргән булсагыз, дәгъва шул учреждениегә бел­дерелә. Ә инде хосусый практика белән шөгыльләнүче белгеч гаеп­ле дип санасагыз, шәхсән аның белән судлашырга туры килер. Гаризага кушып, эшкә кагылышлы барлык документлар, чеклар, экспертиза нәтиҗәләре күчермә­ләрен бирегез. Медицина хезмәт­ләреннән файда­лану­чыларның хокукларын яклауга мөнәсәбәтле эшләрдә пошлина түлисе юк.


Башкарылган эшнең (күрсә­телгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланган очракта, сез түбәндә­геләрне таләп итәргә хокуклы:


– эштәге кимчелекләрне тү­ләүсез бетерүне;
– күрсәтелгән хезмәт бәясен тиешенчә киметүне;
– шундый ук сыйфатлы материалдан бүтән әйбер ясап бирүне яки эшне яңадан башкаруны;
– башкарылган эшнең җи­тешсезлекләрен үзегез яки башка затлар бетергәндә тотылган чыгымнарны каплауны (“Кул­ланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законының 29 ст.).


Үз сәламәтлегегез, медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре, чир­нең булу-булмавы, диагнозыгыз, чирнең организмга таралу ихтималы, ярдәм күрсәтү ысуллары, хәтәрлек булу, медицина яр­дәменең төрләре, ахыргы нәти­җәләре турында аңлаешлы һәм тулы мәгълүмат алырга да хокукыгыз бар. Сәламәтлегенең торышы турындагы мәгълүматны пациентка дәвалаучы табибы яисә тикшерүдә һәм дәвалауда катнашучы башка хезмәткәр бирә.

 

Әхлакый зыянны каплауның күләмен билгеләүче төгәл критерийлар законнарда күрсәтел­мәгән. Сумманы суд билгели. Аның уртача күләме 300 – 400 мең сум тәшкил итә. Пациент үлгән очракта, 1 млн сумга җитә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 37, 15.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!