ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Сугыш балалары яклау көтә

 

Үз гомеремдә Азия, Европа, Африка, Америка кыйтгаларында урнашкан илләрдә, СССРның ун союздаш республикасында, Россиянең 34 төбәгендә булырга туры килде. Күп илләрдә Татарстанны белмиләр, ә татарлар турында хәбәрдарлыклары Россиянең тарих китабында язылган ялгыш мәгълүматлардан узмый, хәтта Мәккә шәһәрендә бер Индонезия кешесенең “Ә, татар... Чингизхан, трата-та”, – дип әйтүе ялган уйдырмаларның күплегенә ишарә иде.

3-1
Узган гасырның җит­ме­шенче елларында Литва дәүләтендә командировкада булырга туры килде. Юлга чыкканчы, барасы ил-төбәк турында мәгълүмат тупладым. Литва җиренә килеп керү белән яшәү шарт­ла­рының безнекенә караганда яхшырак икәнлеге күренә. Һәммәсенең дә тормышларыннан канәгать булулары йөз­ләрендә чагыла, үз-үз­ләрен тотышларында бернинди кысанлык юк. Тыныч халәттә яшәгәнлекләрен, шат көлүләре, хөр тавыш белән сөйләшүләреннән тоемлап була. Литвалар безне – татарларны якты чырай белән каршы алды. Ләкин аларның Татарстан турында белмәүләре безне шаккатырды. Үпкәләп тә булмый, чөнки ул елларда СССРдагы матбугат чараларында татарлар һәм аларның үзенә күрә җөмһүрияте барлыгы, алар­ның яшәеше турында бернинди мәгълүмат би­релмәде. Шул ук вакытта татарлар, чит җирләргә күченеп китеп, Ерак Көн­чыгыш, Себер җир­ләрен үз­ләштерүдә зур шә­һәрләр, Урал заводлары, метрополитен төзелешләрендә, күмер шахталарында, радиоактив руда, кургаш чыгару кебек зарарлы рудникларда эшләп тә, һәрдаим үзләренең физик һәм рухи яктан ныклыгы, булдыклыгы, тырышлыгы, тотынган эшләренә генә түгел, тормышка да җаваплы карашлы, югары зәвыклы, тәртипле булулары белән аерылып тордылар.


1958 елда 17 яшьлек татар малае, Украинага, Донбасс шахталарына эшкә барып чыгып, шундагы эшч­еләр, җирле халык – украинлылар белән аралаша башлагач, татарларга карата чын­нан да зурлау, хөрмәтләү кебек югары карашның барлыгына үзем ышандым.


Шөкер, соңгы 30-35 ел эчендә Татарстан дөньякүләм танылуга иреште. Бүген  рес­публикабызның дөньядагы 150дән артык дәүләт белән сәүдә-икътисадый өлкәдә генә түгел, сәясәт, гуманитар хезмәттәшлекләр өлкәсендә дә турыдан-туры килешүләр нигезендә бәйләнештә торуы шуның дәлиле бит. Безне беләләр, таныйлар, безгә ышаналар, чөнки без, татарлар – вәгъдәле халык.
Сүз дә юк, бу дәрәҗәгә ирешүебезнең нигезендә беренче Президентыбыз М. Шәймиевның эчке һәм тышкы сәясәт, икътисад өлкә­сен­дә дөрес юнәлеш алып, эзлекле рәвештә шул юнәлешне саклап кала алуы ята. Президентыбыз дөньяга Татарстанны таныту өстенә үзе дә зирәк зиһенле Илбашы булып танылды. Бүгенге Президентыбыз Р. Миңнехановның да киң колачлы, нәтиҗәле эш­чәнлеге, кылган гамәлләре турында матбугат чараларыннан укып торабыз. Кайда барып, кемнәр белән очрашса да, аның булдыклылыгына шатланабыз.


Президент әйтүенчә, Татарстанда ел саен халык ихтыяҗларын исәпкә алучы утыздан артык дәүләт программасы тормышка ашырыла. Боларның хак сүзләр икән­легенә инану өстенә, программаларның күп чыгым таләп итүләрен дә бе­ләбез. Бервакыт табибка ке­рергә чират торганда, гадәт­тәгечә, зарланышып  алдык. Үземнең, табибка ке­рергә чират көтеп аргач, акча түләп керүемне дә, анализ ясарга юллама биргәч, тагын түләп анализлар ясатуым турында сөйләдем. Ике-өч ай эчендә авыруың һаман көчәя бит, чират җиткәнче үлеп китү куркынычы да бар. Яшисе дә килә, пенсия да җитми, нишлисең инде, “тәнеңә сырхау тисә, янчыгыңа кырау тияр”. Шунда берәү, сүз иярә сүз чыгып, сугыш чоры бала­ларының елдан-ел кимүләре турында әйтеп куйды. Без, бәлки, башта күп булып кү­ренгәнбездер, шуңа да безнең санны яшереп, “сугыш чоры балалары” дигән статусны бирү һәм акча түләү мәсьәләсе һаман кичектерелеп киленде. Сугыштан соңгы елларда әтиләре фронтта үлеп кайта алмаган, ятим­лекләр, ачлык-фәкыйрьлек­ләр күреп үскәннәр күп булды. Без дә шулар рәтендә. Безнең чордаш кыз, ачлыктан качып, Себер якларына китеп урнашкан иде. Шул түтәй ел саен туган якларга кайта хәзер. “Сез үзегезнең бай Татарстаныгызда мескен пенсиягезгә генә яшисез, менә безнең яшәгән өлкәбез бай булмаса да, губернатор үзенең указы белән сугыш чоры балаларына өстәмә түләү кертте – мин пенсиямә 5000 сум өстәмә алам”, – дип шатланып та, мактанып та сөй­ләде.


Берничә ел элек Дәүләт Советы утырышында “сугыш чоры балалары” турында сүз чыккач, М.Шәймиевнең: “Бу мәсьәлә Мәскәүдә бөтен Россия өчен бер чишелеш табарга тиеш”, – дигән тәкъдимен ишеткәч, барлык депутатлар­ның өстеннән йөк төшкән кебек, шатлыклары йөзләренә чыккан иде. Мәскәүнең дә бу мәсьәләдә карар кабул итүне төбәкләр­нең үзләренә хәл итәргә калдыруына хәйран вакыт узды. Мәскәүдән кил­гән “паек” хисабына яшәүче күп субъектларда бу күптән хәл ителгән.


Әлеге мәсьәләне хәл итү­не акча җитмәүгә сылтау ул – гомумән, фикер сайлыгы, ак­ча­ның беркайчан җиткәне юк. 1955 елда Л.Каганович, сугыш афәтләрен кичеп, авыр хезмәтләрдә сәламәт­лек­ләрен югалткан бер ярдәмсез калган шәһәрләрдә яшәүче карт-корыларга бөтен СССР күләмендә пенсия түләү турында карар кабул иткәндә, яки Н.Хрущев 1963 елда авыл кешеләрен дә пенсияле иткән елларда илдә, байлык ишелеп, акча өелеп ята идеме? Юк! Бу ике дәүләт эшлек­лесе халыкның хәленә керә белүче изге теләкле кешеләр булып, күп миллионлаган ха­лыкның хөрмәтенә иреште­ләр, тарихка булдыра алучы кешеләр булып кереп калды. Аңа карап, дәүләтнең акча капчыгы бушап, җилгә очмады, дәүләт фәкать ныгыды гына.


Сугыш чоры балалары сугыштан соңгы елларда илне торгызу өчен тырышып эш­ләде. Авырлыкларны җиге­леп тартты. Ә бит без – бер тапкыр да ата назын тоймаган, аның тезендә, җил­кәсен­дә утырмаган, әти кешенең йодрыгын татымаган, үгет-нәсыйхәт, васыять ала алмаган балалар. Арабызда бер тапкыр да әтисенең йөзен күрмәгән, әтиләре сугышка киткәч туган чордашларыбыз да бар.

Әнәс Бәширов.
Лаеш районы, Сокуры авылы

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 34, 13.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр