ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Тукайски” марафон


Арча башкарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗанов телефоннан: “Тукайны апрельдә генә искә төшерү дөрес түгел. 9 мартта егерме чакрымга “Тукайски“ марафон уздырырга исәп, кайта аласыңмы?” – дигәч, башта көлеп куйдым. “Нинди “Тукайский“ марафон тагын? Шулай дип аталамыни?” – дим.

4-1
– Чаңгыда узыш ул. “Ски” дигән инглиз сүзе, безнеңчә чаңгы була инде. Мондый ярыш беренче мәртәбә узачак, вакыт тапсаң, кайт, яме!


Һәрвакыттагыча: “Рамил чакыргач кайтмый калу ярыймы инде, җә”, – дип шаяртып куйдым. Ә асылда минем өчен чаңгы ярышы­ның Тукай исеме белән бәйле булуы әһәмиятле иде. Якташларым күңелләр­дә Тукай рухын яңартуның яңадан-яңа алымнарын уйлап табалар, төрле чаралар уздыралар икән, моңа ничек шатланмыйсың ди.


Апрельдә шигырь бәй­рәмнәре, “Тукай укулары” уздыруга күнегеп беттек. Ә менә йөзгә якын чаңгычы­ның (төгәле  – 96 кеше) Арча башыннан яңа Кырлайга кузгалуы үзе бер тамаша, үзе бер бәйрәм иде. Аларга хәер-фатиха бирергә район башлыгы Илшат Нуриев та килгән. Аның сүзләрендә ниндидер рәсмилек сизел­мәде. Әйткәннәре ихлас иде. Бу – гади чаңгы ярышы гына түгел, бу – Тукайга бару, диде ул. Узышка Кукмара, Балтач, Саба, Казан чаңгычылары да килгән иде һәм үзләренә кайткач алар ярыш турында гына сөйлә­мәсләр, ә Кырлайда алган тәэсирләре белән дә уртак­лашырлар. Җиңүчеләргә бүләкләр Тукай музее каршында, “ял итәргә туктаган” шагыйрь сыны янында тапшырылды. Музей эчендә ярышта катнашучыларның сөйләшкәннәрен тыңлап йөр­дем. Берсе: “Монда үзең­не Парижга килгән кебек хис итәсең икән”, – дип куйды.


– Парижда булганың бармы әллә?
– Юк үзе. Кырлайны, Тукай музеен балачактан бирле күргәнем юк иде. Шуңа шаккатып йөрим.


Ир уртасы булган бу кешенең Кырлайны үз гомерендә дә күрмәгән Париж белән чагыштыруы, бер уйлаганда, гаҗәп түгел. Монда килгән һәркем үзенең рухи халәте үзгәрүе турында әйтми калмый. Бу халәтнең нидән гыйбарәт икәнен сүз белән аңлатып та бирә алмыйлар, аптырагач: “Кырлайның һавасы да икенче”, – дип кенә куялар.


Монда килүчеләр саны елдан-ел арта бара, димәк, милли рух яши дигән сүз. Яшәвен яши дә, әмма, кул кушырып кына утырсаң, ул да сынарга-сүнәргә мөм­кин.


Чаңгыда Тукайга таба ат­лау – шушы рухны сүн­дер­мәүнең бер галәмәте. “ВТ”да “Тукай юлы” дигән милли туристлык маршруты булдыру хакында язмалар чыккан иде инде. Бу гаять үзенчәлекле, киң колачлы, чын мәгънәсендә “Халык проекты” булырга тиеш. Парламентыбыз рәисе урын­басары Римма Ратникова үзенең фикердәшләре белән “Тукай юлы”ның беренче сукмакларын алганнар иде инде.


Шуны уйлап торам, Тукайга юл елның бер фасылында да өзелмәскә тиеш. Димәк, чаңгылы сәфәр дә милли маршрутка керте­лер­гә мөмкин. Арча җитәк­челеге исә кыш көннәрендә сәфәр чыгарга теләүчеләр­гә бөтен шартларны тудырырга риза.


9 мартта узган бәйрәм, бәлки, беренче коймак кебек төерлерәк тә булгандыр. Рамил Гарифҗанов әйт­мешли, мәсәлән, “Тукай-SKI” марафонында катнашырга теләүче өлкән яшь­тәгеләргә аерым бүлкәләр әзерләү кирәктер. Әлегә әллә ни зарланучы булмады. Тукайга баручыларны “Буран”нар, “ашыгыч яр­дәм“ машиналары озатып барды. Һәр биш чакрым саен кайнар чәй, банан тәкъдим ителде. Ә бит бу араны, мәсәлән, Тукай булган авыл­лар аша халык белән оч­рашып-сөйләшеп дигән­дәй, ашыкмыйча гына да узарга мөмкин. Кыскасы, уйланырлыклар бар.


Әйткәнемчә, быелгы узышта 96 чаңгычы катнашкан иде. Алга таба сәфәр чыгарга теләүчеләрнең ишәя­­чәгенә шик юк. “Тукай юлы” төрле сукмакларга аерылып, яңадан-яңа мәгънә, эчтәлек белән тулыланыр дип тә ышанабыз. Ә инде бу “Халык проекты” икән, ди­мәк, укучыларыбыздан да киңәш-тәкъдимнәр көтә­без.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 13.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр