ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 42, 23.03.2019/

“Бөкре” кайчан тураер?


Россия сәясәтчеләрендә суверенитет сүзенә, аның гамәли чагылышына ике яклы караш яши. Беренчесе – чикләнгән халәттә дә суверенлык илдәге милли республикаларга аз гына да кагылырга тиеш түгел. Икенче караш – Россиянең үз суверенитеты исә мөлдерәмә тулы, берьяктан да, беркем тарафыннан да чикләнмәгән булсын.

2-4
Ул гынамы, биредәге суверенлыкның үз төсмере, башка ил-җирләрдә гел кү­зәтелмәгән үзенчәлекләре дә ярылып ятсын. Бөтен алдынгы дөньяда классик демократия яшәгәндә, бездә – үзебезгә генә хас суверен демократия. Әлеге сәер тө­шенчәнең асылын аңлый алсаң – аңла, аңламасаң – юк. Бәлки авторитарлык безнең сәясәтчеләр телендә шулай дип аталадыр? Ә яңа гына Думада проекты беренче укылышта каралган суверен интернет ни-нәрсә? Цензура астына куып кертелгән, чикләнгән, башка илләрдән аерым яшәгән пәрәвезме? Андый чакта ул инде интернет түгел, ә рунет ише нәмәрсә булачак. Санкция-чикләүләр аркасында барлыкка килгән аерымлану гына җит­мәгән, без үзебез үк чикләребезгә яңа тимер чаршау корырга алынмыйбызмы?  Ә хокук нормалары? Алары да суверен булырга тиеш икән бит әле.


Зәңгәр экранда дистә еллар буе чәчрәп чыгып, гавамны “дөрес” уйларга, хәерче хәлдә дә патриот булып калырга өйрәткән Киселев, Соловьев, Шейниннар кавеменнән булган элекке телевизион алып баручы, бүген Дәүләт Думасы рәисенең урынбасары (карьера дисәң дә карьера!) Петр Толстой шушы атнада Россия Конституциясенең халыкара хокук нормаларының өстенлеген саклаучы 15 нче маддәсен яңадан карап чыгарга кирәк, дип белдерде. Янәсе, без ул нормаларга мөкиббән булырга, аларга буйсынырга тиеш түгел. Имеш, халыкара оешмалар Россияне һаман саен каралта, гаепли, яла яга, басым астында тота. Мисал итеп Толстой Европарламентта һәм Европа Советының Парламент ассамблеясында (ПАСЕ) Россиянең Брекситка үз өлешен кертүе, Европадагы демократик процессларга аяк чалуы, чиктәш дәүләтләрнең мәнфәгатьләре белән исәпләшмәве, агрессиясе турында әледән-әле сүз кузгатуларын, чаралар күрергә өндәвен китерде. Элекке тележурналистның тел төбендә халыкара хокук нормалары, иманга өндәүче халыкара оешмалар, алар белән хезмәттәшлек Россия өчен түгел, дигән фикер ята. Янәсе, эт өрсә дә, бүре йөрсен, үз монастыребызда – үз уставыбыз, ягъни абсолют суверенлык.


Кемнеңдер абсолют иреге башкаларны ирексез иткәнен беләбез. Кече милләтләр ирегенең дә кайберәүләрнең артыкка киткән хокуклары хакына корбан ителүен чамалыйбыз. Абсолют суверенлык ул – беркем белән дә, бернәрсә белән дә исәпләшмәү, нәрсә телим – шуны эшлим, дию. Телим икән, Грузиядән тартып алып, Абхазия белән Көньяк Осетиядән “бәйсез” дәүләт ясыйм, телим икән, Кырымны кушам, Донбасска кереп, анда кораллы низаг оештырам, теләсәм, ерак Сүриягә барып сугышып йөрим. Миңа калса, хәтта океан артындагы мәгълүм ил дә ул кадәр кыланмый. Россиядә, аның бүгенге җитәкчеләре кулында АКШтагы икътисади һәм хәрби куәт-гайрәт булса, дөньяда нәрсәләр булып бетәр иде икән? Күз алдына китерү дә авыр. Ике йөзгә якын дәүләтнең яртысы Россия субъектына әйләнмәс идеме? Ходайга мең шөкер, Россиядә янкилардагы икътисади һәм хәрби көч юк.


Яши-яши шуны аңлыйсың: Россия - һәрнәрсәне үзенә, биредәге үтә дә сәер һәм мин-минлекле мантыйкка яраштырып бозучы, башкалар белән исәп­ләш­мәүче ниндидер суверен “Кәкре көзгеләр иле”. Ә бит монда норма саналган андый “бөкрелек”– аз дигәндә ипле, тыныч һәм җитеш тормыштан баш тартып яшәү, күп дигәндә –  масштаблы бәлаләргә юл. Дөньяны үзеңә каршы куеп яшәгәндә башкача була да алмыйдыр. Сез “­Ян­­декс”тагы яңалыклар тасмасына гына күз салыгыз: Помпео (АКШның дәүләт секретаре) “Роснефть”не, санк­цияләр белән исәпләшмичә, Венесуэладан нефть сатып алуда гаепли. Россиядән Болгария аша Төркиягә юнәлгән газ транзиты 2020 елда туктатылачак. Рязаньда өлкә ха­кимиятендә тентү һәм кулга алулар бара. Швеция Россияне, алны-артны карамый коралланса да, хәрби техно­логияләрдә һаман да совет заманыннан калганны кулланып килгән, шул сәбәпле баштан ук оттырган ил, дип атады. Европарламент “Төньяк агымы-2”  төзелешен туктатырга өнди. Мин бу юлларны язганда куелган яңалыклар шундый булып, аларның берсе дә безнең файдага, ил өчен уңай, өметле түгел.


Россиягә, аның җитәкчеләренә күптән инде санкцияләрдән котылу юлларын эзлисе һәм табасы, алга киткән илләр белән дуслашасы, аларның технологияләре, капитал кертемнәре, очсызлы кредитлары аша икътисадны күтәрәсе, ахыр килеп, алар ирешкәннәргә ирешәсе, халыкның тормыш сыйфатын алардагыча итәсе. Бөкре булып күпме яшәп була?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 16.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!