ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Бүген – менеджер, иртәгә – пешекче

 
Ак якалы хезмәткәрләр арасында эретеп ябыштыручы, сатучы кебек  һөнәрләрне үзләштерергә теләүчеләр арткан. Интернетта эш табарга ярдәм итүче сайтларның берсе үткәргән тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Барыннан да бигрәк, пешекче һөнәренә кызыгалар икән.

1-1
Бүген илдә акыл хезмәте белән шөгыльләнүче һәр ун кешенең берсе көнозын компьютер экранына төбә­леп утырудан туйган. Алар, ак якалы күлмәкләрен салып атып, тиргә батып эшләргә риза. Сораштыруда катнашкан “акыллыбаш”ларның нибары 14 проценты гына үз эшенә тугры калачагын белдергән. Офис хезмәткәрләре арасында пешекче һәм кондитер булырга теләүчеләр күбрәк. Ә йөк ташучы һәм сантехник һөнәрләренә карата кызыксыну барыннан да азрак. Ак якалы хез­мәткәрләрнең капчык ташырга хәлен­нән килмиме әллә, дип аптырамагыз. Эш анда түгел. Баксаң, һөнәрне алмаштыру теләге барыннан да бигрәк керемне арттыру ниятенә бәйле икән. Кесәне калынайту өчен акыллырак та, җиңел­рәк тә ысулны сайлаганнар, күрәсең. Беренчедән, аш бүлмәсендә мәш кил­гәндә, капчык күтәрәсе юк. Икен­чедән, хәзер аш-су осталарына мөм­кинлекләр бихисап. Мәсәслән, бүген кибеттән түгел, ә өйдә пеше­релгән торт сатып алу гадәти күре­неш­кә әйләнде. Эшче һөнәрен үзләш­терергә теләүчеләр табиблар һәм фармацевтлар арасында азрак. Шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәү­челәр дә механик, тимерче булырга ашкынып тормый. Кесә ягы ул дә­рәҗәдә үк борчымый, ахры.


Һөнәрне алмаштыруга иң элек акча кытлыгы этәрә, дигән фикер белән Росстат белгечләре дә килешкән. Алар әйтүенчә, арада яраткан шөгылен керем чыганагына әйләндерергә теләү­челәр дә аз түгел. Анысы да монысы, нефтьче буласы килеп китте әле. Росстат мәгълүматларына караганда, былтыр илдә “кара алтын” чыгару­чыларның уртача айлык хезмәт хакы 103 мең сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, узган ел төзүчеләрнең айлык акчасы – 35 мең, укытучыларныкы – 30 мең, авыл хуҗалыгы тармагында эш­ләүчеләрнеке 25 мең сум булган.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Төньяк Корея АКШ белән дуслашмакчы

 
Ракета сынаулары бе­лән күршедәге илләрне, бигрәк тә Көньяк Кореянең дусты – АКШның ачуын чыгарып торучы Төньяк Корея акылга утырып килә, ахры, дип уйларга җирлек бар. Һәр­хәлдә, аның лидеры Ким Чен Ын Кушма Штатлар белән тынычлык килешүе төзергә бик зур теләге барлыгын әйткән.

 
Бу хакта ул Пхеньянда Көньяк Корея делегациясе белән очрашуда белдергән. Баксаң, Төньяк Корея җитәкчесе ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр кору, хәтта ки Пхеньянда АКШ илчелеген ачу нияте белән янып йөри икән. Моңа кадәр Ким Чен Ын Америка Президенты Дональд Трампка очрашып күрешергә тәкъдим иткән. Тегесе дә ялындырып тормаган. Әмма кайчан һәм кайда очрашачаклары гына әлегә билгесез.


Хәтерләсәгез, Төньяк Корея әле узган елның җәендә генә  сынау максатында ике баллистик ракета җибәреп, янәсе, хәзер бө­тен территориягезне юк итә алабыз, дип, атом-төш низагына этәрүче АКШны (КХДР сәясәтчеләре  шулай уйлый) куркытырга уйлаган иде. Трамп, үз чиратында, “моңарчы күрел­мәгән ут, нәфрәт һәм көч-куәт белән җавап бирәчәкбез”, дип бөтен дөнья­ның өнен алды. Әле ярый, эш “утка” барып җитмәде – Төньяк Кореягә карата санкцияләрне кө­чәйтү белән генә чикләнде.


Хәер, Америка белән элек-электән этләшеп яшәгән Төньяк Корея инде беренче президенты Ким Чен Ынның бабасы Ким Ир Сен идарә иткән чорда да   татуланышу турында ым кагып караган. Әмма Вашингтон моңарчы мондый тәкъдимнәрне ишетергә дә телә­мәгән. Чөнки аның союздашы – Көньяк Корея законнары буенча КХДР хәтта дәүләт тә түгел, ә тыелган “дәүләткә каршы оешма”. Ни генә булмасын, Төньяк Корея­нең Америка белән татуланышу теләге  безнең күңелләрдә дә ничектер әй­бәткә өметләнү хисләре уята. Пхеньян белән татуланышканнан соң чират, бәл­ки, безгә дә килеп җи­тәр? Көннәрдән бер көн­не Кушма Штатлар безнең белән дә дуслашырга риза булыр, диюем. Без тәкъдим итсәк, әлбәттә.

Валентина Семенова

 

Фермерларның өлеше арта

 

Татарстан авыл хуҗалыгында җи­тештерелә торган продукциянең яртысына якыны – фермер хуҗалыклары өлеше. Ашлык, сөт һәм башка кайбер продукцияләрне сатып алу бәяләре шактый төшсә дә, фермерлар җаен табарга тырыша.


Бүгенге фермер җитештерү күләмен арттыру гына түгел, ел саен яңа техника һәм технологияләр сатып алырга, эштә төрле уңайлыклар булдырырга омтыла. Шун­дыйларның берсе – Спас районы “ Д.Т.Хә­мидуллин” исемендәге фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрен тулы әзерлек белән каршылый. “Тагылма җайланмаларны көздән үк әзерләп куйдык. Югары җитештерүчән чәчүлек орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары, башка кирәк-яраклар да күптән әзер, – ди Дамир Таһир улы.


Ашлыкка бәя булмау тез астына сукса да, тәҗрибәле фермер моның да җаен тапкан. Иске Рәҗәп авылында күпләп терлек-туар асраучыларга гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләргә дә күпме ашлык кирәк – шулкадәрле тарата. Шәхси ху­җалыклар исә кайсы ит, кайсы сөт акчасыннан әкренләп түли.


Нурлат районы фермерлары да, бәясе арзан дип, ашлык җитештерүне киметергә җыенмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, соңгы 5 ел эчендә фермерлар карамагындагы сөрү җирләре өч тапкырга арткан. Фермерлар шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы, ашлык һәм башка кайбер кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә төп ярдәмче булып санала. Узган елда фермерлар шәхси хуҗалыкларга 3000 тонна печән, 1620 тонна силос һәм башка төр терлек азыгы белән ярдәм иткән.


Аксубай фермерлары да башкалардан калышмый. Фермерлар карамагындагы савым сыерларның баш саны район буенча 1700 дән артып китә. Узган ел фермер хуҗалыклары 3298 тонна сөт җитештереп сатса, быел бу күрсәткечне 4 мең тоннадан арттырмакчылар. Тик сөткә тиешле бәя генә булсын, диләр.       


Камил Сәгъдәтшин

Ачкыч алу күңелле


“Салават күпере”ндә тагын бер йортны кулланылышка тапшырдылар. 400дән артык гаилә, ниһаять, күптән көткән бәхет ачкычын кулына алды. Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белдергәнчә, әлеге йорттан социаль ипотека программасында катнашучылар, грант алучы табиблар, моңа кадәр авария хәлендә булган торакларда яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яшь гаиләләр фатирлы булган.


– Без төзегән әлеге кварталда бик зур эш башкарылды, – ди подрядчы оешма җитәкчесе Владимир Никишов. – Бу эшләр инфраструктура үсешенә дә йогынты ясап, җирле халыкка уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеге бирер дип өметләнәбез.


Әлеге сүзләрне әйтүе юкка түгел аның.  Яңа төзелеп килүче  микрорайон буларак, “Салават күпере”ендә шактый мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле. Дөрес, социаль объектлар акрынлап булса да сафка басып тора. Ике балалар бакчасы, полиция бинасы инде эшли. Быел урта мәктәп ишеген ачар дип көтелә. Тик менә транспорт мәсьәләсен хәл итәсе бар әле. Чөнки биредә яшәүчеләр иртә-кичен “бөке”ләрдән зарлана. Шәһәр җитәкчелеге якын киләчәктә әлеге проблеманы да хәл итәчәкләренә ышандыра.


Берничә ел элек кенә биредә казык та кагылмаган иде. Инде 19 йорт кулланылышка тапшырылды. Бөтенесе дә җай гына барса, тагын өч йортны,  март ахырында хуҗаларына бирергә уйлыйлар. Шулай итеп яңа микрорайондагы 22 йортта барлыгы 6 мең 426 гаилә яши булачак. Торак фонды белдергәнчә, эш туктап тормый. Бүген икенче чиратта тапшырылырга тиеш булган җиденче һәм сигезенче микрорайоннарда эш бара. Ел ахырына тагын 2924 гаилә яңа фатирлы итмәнгеләр. Торак алырга дип чиратка баскан гаиләләр бүген түзем­сезләнеп объектларның сафка басуын көтә. Иң мөһиме – төзелеш вакытында гына барсын, кайбер йортлар кебек “сакал­лы”га әверелмәсен.


Лилия Нурмөхәммәтова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 34, 13.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр