ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Барысы да әзер!”


2 миллион 933 мең 800. Татарстанда әнә шулкадәр кеше сайлау хокукына ия. Шул исәптән 49 мең кешене бу якшәмбедә узачак Россия Президентын сайлауда тәүге тапкыр тавыш бирергә көтәләр. Аларга истәлекле бүләк тә әзер­ләгәннәр. 18 мартта узачак сәяси чарага әзерлек турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Әле башланмаган сайлауга бәйле хокук бозу очрак­лары бар инде.

1-1  
Татарстанда Россия Пре­зидентын сайлауга барысы да әзер! Республи­ка­ның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәх­мәтов брифингта әнә шулай дип белдерде. Билгеле булганча, сәяси чара барышын­да быел Татарстанда тәү­ге тапкыр сайлау бюл­летень­нәрен электрон эшкәртү комплексы, ягъни “электрон тартма”лар кулланылачак. Ил күләмендә алар­ның саны барлыгы дүрт мең чамасы исәпләнә. Республика сайлау участокларына исә шундый 42 җайланма куйганнар. Электрон тарт­ма бюллетеньнәр санын гына исәпләп калмыйча, кем өчен тавыш биргәнне дә теркәп бара. Ул сайлау участогы ачылган вакытта эшли башлый һәм ишекләр ябылуга, исәп-хисапка ке­решә. Әйтүләренә караганда, мондый җайланмага чит­тән бюллетеньнәр салып булмый. Электрон тарт­маны уйлап табучылар барысын да исәпкә алган. Ул дөрес итеп тутырылмаган бюллетеньнәрне дә шун­да ук күреп ала. Мә­сә­лән, сайлау участогы мөһе­ре сугылмаган яки махсус бозып язылган бюллетень­нәр исәпкә алынмаячак. “Техник мөмкинлекләрдән файдалану халык арасында сай­лауга ышанычны арттыру өчен эшләнә”, – дип аң­латкан иде очрашуларның берсендә Мидхәт Шаһиәх­мәтов. Тагын 149 сайлау участогында электрон рә­вештә тавыш бирү комплексы гамәлдә. Мондый җи­һаздан файдаланучыларга бюллетень дә кирәкми.


Сайлау участокларын ви­деокамералар белән җи­һазлау эше дә төгәлләнгән. Татарстан мәгълүматлаш­тыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әй­түен­чә, республикадагы 2 мең 882 сайлау участо­гы­ның 1005ендә күзәтү системасы гамәлдә булачак. Инде хәбәр иткәнебезчә, видеокамералар тавыш бирүче­ләр саны 1 меңнән артып киткән участокларда куелды. “Видеокүзәтү системасы ике камерадан гыйбарәт. Аларның берсе – сайлау ко­м­иссиясенә, икенчесе – тавыш бирү тартмасына юнәл­дерелгән”, – дип аң­лат­ты Роман Шәйхетдинов. Сайлау барышын онлайн-режимда  карау өчен Nashvybor2018.ru сайтына керергә кирәк. Система 18 март көнне ир­тәнге сәгать җидедә эшли башлаячак. Сайт аша илнең теләсә кайсы сайлау участогын карарга мөмкин булачак, дип тә ачыклык кертте­ләр брифингта.


“Тавыш бирү бик җи­ңел”, – дигән иде Мидхәт Ша­һиәхмәтов “ВТ”га биргән әңгәмәсендә. Кичә бу сүз­ләрне янә кабатлады. Кеше кайда гына булса да, алдан гариза тапшырып, үзе теләгән урында тавыш бирә ала. Гаризаларны территория яки участок комис­сия­ләренә, күпфункцияле үзәк­ләргә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга ярый иде. Мондый мөмкин­лектән Татарстанда 86 мең 862 кеше  файдаланган. Шимбә көнгә кадәр исә гаризаларны теркәлгән урын буенча сайлау участогына тапшырып була. Ә Татарстанда яшәүче 13 меңгә якын сайлаучы янына комиссия вәкилләре үзләре киләчәк. “Сәламәтлеге какшау аркасында, өйдән чыкмыйча гына тавыш бирергә теләүчеләрдән гаризалар 18 март көнне көндезге сәгать икегә кадәр кабул ителәчәк”, – диде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Ул сәламәтлеге чикле булган кешеләрнең тавыш бирү мөмкинлекләре турында да сөйләде. Начар күрүчеләргә, әйтик, махсус трафарет бастырганнар. “Сайлау участокларында во­­лонтерлар да эшләячәк, – диде министр. – Алар таякка таянган әби-бабайларга ярдәм итәчәк”. Сайлауда тәүге тапкыр катнашучыларга исә сайлау кампаниясе тамгасы төшерелгән паспорт тышлыгы әзерләп куйганнар.

 

Башкалада сайлауда кат­нашучылар махсус белә­зек ярдәмендә “Казан-Арена”­да узачак бәйрәмгә керә алачак. Биредә Элвин Грей, Егор Крид, Салават һәм Валерий Меладзе чыгыш ясаячак, дип көтелә. Ярминкәләр дә оештырмакчылар. Ә Буада тавыш би­рүчеләрне яңа мунчага чакырганнар әнә. Мидхәт Шаһиәхмәтовтан сайлаудан бәйрәм ясарга тырышуларына мөнәсәбәтен сорадылар. “Законга каршы килми икән, нигә соң әле моны эшләмәскә?” – дип җавап бирде ул.


Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, сайлауны оештыруга бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Сәяси чара көнне сайлау участокларында 8 меңнән артык полиция вәкиле кизү торачак. Форсаттан файдаланып, генералдан сайлауга бәйле хокук бозу очраклары турында да сорадылар. “Бик үк аңлашылмый торган хәл күзәтелә. Бөтен ил сайлауга әзерләнгәндә, кайберәүләр сәяси чарада катнашмаска өндәүче листовкалар тарата. Татарстанда да шундый очраклар бар. Андый кәгазь таратучыларны админис­тра­тив җаваплылыкка тартачакбыз”, – диде Рафаил Гыйльманов. Сайлауда элемтә челтәрләренә бәйле гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагында тиешле чаралар күрү үзәге дә төзелгән. Ул 16 марттан 20сенә кадәр тәүлек әйләнәсе эшләячәк, диде Роман Шәйхетдинов. Баксаң, фәлән авылдагы сайлау участогында телефон чыбыгы өзелсә, аны ярты сәгать дигәндә үк тө­зәтергә тиешләр икән. Уен-муен эш түгел!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр