ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 42, 23.03.2019/

Җиңне алдан сызгану кирәк. Аз ашлама белән мул уңышка өмет итеп буламы?


Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, озын кыш игеннәргә әллә ни зур зыян салмаган. Язның гадәттәгедән иртәрәк килү мөмкинлеген исәпкә алганда, кыр эшләре башланырга да вакыт бик аз калып бара.

33
Шулай булуга карамас­тан, байтак хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек узган елларга караганда да сүлпәнрәк бара. Техниканы төзекләндерү, запас частьлар белән тәэмин итү, югары сыйфатлы орлык һәм башка кирәк-яраклар буенча ки­чек­мәстән хәл итәсе проб­лемаларның очы-кырые юк.


Хуҗалыкларда ашлама туплау аеруча сүлпән бара. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов хуҗалык­лар алдына гектарга 70 килограммнан ким булмаган күләмдә ашлама туплауны максат итеп куйса да, әйтик, Әгерҗе районында бу күрсәткеч гектарга нибары 5,8 килограмм гына тупланган. Бу исә хәтта ки узган елдагыдан да 4 килограммга кимрәк.


Чирмешән районы ху­җалыкларында ашлама гектарга – 6,2, Апас районында – 11,4, Кама Тамагы хуҗа­лыкларында нибары 12,1 килограмм гына тупланган. Гомумән алганда, республикада булган 43 район­ның нибары берсе – Зәй районы хуҗалыкларында гына гектарына 70,3 килограмм ашлама туплый алганнар. Утыздан артык районда аның күләме Президент максат итеп куйган күрсәткечнең яртысын гына тәшкил итә. Хикмәт нәр­сәдә? Теләк юкмы, әллә мөмкинлекләрме?


Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, теләге булган ху­җалыкларда мөмкинлекләр табыла. Узган еллардан аермалы буларак, быел алма пеш, авызга төш дип, дәүләт ярдәменә генә өмет итеп, үзләре бу юнәлештә кыл да кыймылдатырга теләмәгән хуҗалыкларның быел кәкре каен терәтеп калулары да бик мөмкин. Ни өчен ди­гән­дә, дәүләт андыйларга бары тик берничә таләпне үтә­гәннән соң гына ярдәм кулы сузачак. Шуларның берсе – хуҗалыклар гектарына 30 килограммнан да ким булмаган күләмдә ашлама туп­лаганнан соң гына дәүләт ярдәме алачак.


Билгеле, игенчелек яки терлекчелек тармагында эленке-салынкы эшләүче хуҗалыкларга бу шартны үтәү дә җиңел түгел. Гәрчә, 30 килограмм ашлама, әй­тик, авыл хуҗалыгында нәтиҗәле эшләп килүчеләр өчен күтәрә алмаслык йөк түгел. Гектарына чама бе­лән 1300 сум акчаны табарга була.


Әмма хикмәт тә шунда шул. Кайбер хуҗалыклар дәүләт ярдәмен элеккечә бернинди шартларсыз гына алуга өметләнә. Әмма, алда әйтелгәнчә, республика яисә федераль бюджетта каралган субсидия алуның үз шартлары, үз таләпләре бар. Аларны үтәмәгән өчен тиешле органнар тарафыннан шактый күләмдә штраф салу да карала.


Язгы кыр эшләре вакытындагы барлык чыгымнарны банклардан кредит алмыйча гына уңышлы башкарып чыгучы хуҗалыклар моңарчы да сирәк булгандыр. Хәзер исә аеруча кыен. Җитеште­рү­челәре, арадаш­чылары да бәя күтә­рергә җай гына эз­ләп тора бит әле. Шул ук ашлама бәясе 2019 елның ике-өч ае эчен­дә якынча 14 процентка артырга өлгер­гән. Ягулык-май­лау материаллары, запас частьлар, сый­фатлы орлык, югары җи­тештерүчән техника – кыс­касы, язгы кыр эшләре өчен хуҗалык­ларга нәрсә кирәк, шуның бәясе әкренләп булса да өскә үр­мәли. Хуҗа­лыклар­ның төп керем чыганагы булган сөт­нең генә бәясе озак еллар дәвамында бер чама саклана.


Мондый шартларда бары бер юл – банклардан ташламалы кредит алу гына кала. Тик анысын алу да җи­ңел түгел. Аеруча, кресть­ян-фермер хуҗалык­ла­ры­на. “Банклар куйган барлык та­ләпләрне үтәүдән элек, аның нечкәлекләренә тө­шенү өчен генә дә ким ди­гәндә фән кандидаты булу кирәк”, – ди Әгерҗе районы Кичкетаң авылыннан ике югары белеме булган фермер Тәлгат Муллануров.


Шаяртып әйтсә дә, гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган фермерның сүз­ләрендә хаклык та бар. Ашлама алу өчен бюджеттан бирелгән 1 миллиард 500 миллион сумның әлегәчә нибары 41 проценты гына хуҗалыкларга барып җи­түенең дә сәбәпләрен әллә каян эзлисе түгел.


Язгы кыр эшләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу быел аеруча зур әһәмияткә ия. Ни өчен дигәндә, 2019 ел – Татарстан җөмһүриятенең 100 еллык юбилей елы да бит әле. Ил-көн алдында мо­ңарчы йөз кызартканы булмаган игенчеләребезнең әлеге зур бәйрәмне дә хез­мәт уңышлары белән каршылавы өчен, җиңне алдан сызгану кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 19.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!