ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Зәкәт кибетендә акча сорамыйлар


Аякларым туңды, җылы оекбаш бирегезче?! Казандагы Лобачевский урамыны 6/27 йортында урнашкан Зәкәт хәйрия фонды кибетенә  салкын кыш көннәрендә шундый үтенечләр белән килүчеләр байтак булган. Зәкәт кибетендә оекбашлар да, аяк киемнәре дә өләшәләр. Беркемнән дә акча сорамыйлар, кешенең паспортын да карамыйлар, нинди милләттән икәнлеге белән дә кызыксынмыйлар.

2-1

Кибеттә булган әйберне алып, киеп китә аласың. Кибет дигәч тә инде, зур бина түгел, кечкенә генә бер бүлмә. Дөрес, сукбайларны эчкә үткәрмиләр, сораган әйберләрен, үлчәмен чамалап, алып чыгып бирәләр. Айлар, еллар буе юынмаган, чистарынмаган кеше­ләр­не киемнәргә якын җи­бәрмәүләре аңлашыла. Алардан соң йогышсызландыру мөмкинлеге юк ич. Ә йорт-җирсезләр  оекбаш ки­­рәксә дә, алмашка күл­мәк, чалбар сорап та еш ки­лә икән.

 
2016 елдан башлап, Казандагы Борһан Шәһиди урамы чатында (Колхоз базары тирәсе) атнаның дүрт көнендә – дүшәмбе, сишәм­бе, пәнҗешәмбе, җомга көн­нәрендә мохтаҗларны ашаталар. Зәкәт хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, анда да, сезонга карап, төрле өс-баш та алып баралар. Киемнәрнең берсе дә кире кайтмый, таралып бе­тә икән. Кышкы чорда җылы свитерларга, чалбарларга, баш киемнәренә их­тыяҗ зур.  Монда бер генә таләп бар: кеше аек булырга тиеш, сәдаканы исерек кеше­гә бирмиләр. 


Кибеткә кием-салым каян килә соң? Теләсә кемнең өенә кереп, шкафын ачып карасаң да, чүпрәк-чапрак шулкадәр күп бит хәзер. Кайберсенә еллар буе кул да тими, күз дә төшми. Ярый ла, бирерлек туганнарың, танышларың булса һәм син кайчандыр акча түләп алган тауарыңны рәхмәт әй­теп алып калсалар. Ә Зәкәт кибетенә халык үзеннән арткан әйберне, чүп җыеп, көя ашап ятмасын, кешегә файдасы тисен, савабы булыр, дип китерә икән. Ирек хәзрәт бу уңайдан  бер мисал китерергә ярата: Мө­хәм­мәт пәйгамбәребез вакытыннан килгән хәдисләр­дә язылганча, мохтаҗга киемеңне бирсәң, игелек кылган кешегә аның соңгы җеп бертеге өзелеп төш­кәнче савабы бара. 


Кибеткә тапшыра торган әйбер чиста-пөхтә, әй­бәт хәлдә булырга тиеш. Тауарларны көн саен алып китәләр һәм китереп торалар. Киштәләргә уенчык­лар, китаплар, савыт-саба­лар да куелган. Кибеттә эшләүче Гөлнур Газизовага китерүчеләр дә, алып ки­түчеләр дә: “Ярый әле, сез бар”, – дип әйтә икән. “Бер күлмәк өчен дә елый-елый рәхмәт укыйлар, куанычлары йөзләренә чыга, – ди Гөлнур ханым. – Боларга карап күңелем тула. Безнең тормыш “әлһамдүлилләһ” бит дим”. Нигериядән кил­гән студент егет тә Зәкәт кибетен үз иткән. “Артык-портык әйберләрегез булса, ташламагыз, туган илемә каникулга кайтканда үзем җыеп алып китәрмен. Анда бөтен нәрсәгә шатланалар”, – дип әйтә икән. Ә бездә, ни кызганыч, әйбернең кадере юк һәм өсте-өстенә алынган күлмәк-чалбар, пәлтә, тун да ул кадәр сөенеч ки­термәскә мөмкин.


Әлеге кибеттә дини ке­шеләр өчен озын күлмәк­ләр, яулыклар да бар. Ярты ел элек япь-яшь кыз бала яулык сорап кергән. Үзенә ошаганы табылгач, оялып кына озын күлмәк турында сүз кузгаткан. “Аның үлчә­мендәге матур күлмәк бар иде, ләкин бер урыннан аз гына сыпылып киткән иде”, – ди кибетче ханым. Кыз, миңа алай да ярый дип, күлмәкне иңнәренә салгач, көзгедәге  чагылышын кү­реп, шулкадәр куанган, хәт­та, кулларын чәбәкләп, биеп тә алган. Гөлнур ханым аны, тагын кил, дип озата.


Кайбер мөселманнар, зәкәт өлеше булыр дип, кибеткә төргәк-төргәк өр-яңа күлмәкләр, аяк кием­нәре тапшыра икән. Корбан итләрен дә ел әйләнәсе алып киләләр – гакыйка (бала туу хөрмәтенә) корбаны, нәзер корбаны, шөкер корбаны... Әйберне китергәндә үк күп балалы гаиләләргә, йорт-җире янган кешеләр­гә, авыру бала тәрбия­ләү­челәргә, мөселман шәкерт­ләргә, читтән кайтучыларга  дип атап бирүчеләр дә була. Аларның гозерен үти­ләр. Барлык әйберләргә дә рәхмәт әйтеп, дога кылалар. Ә кибет беркайчан бушап тормый, шимбә, якшәмбе­дән кала башка көннәрдә иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшли. Гөлнур ханым белән сөйләшеп торганда, Кыргызстаннан кил­гән күп балалы гаилә, 11 кешегә дип, бер кочак кием сайлады. Алар Казанда елдан артык яши икән, кеше фатирында торалар. Гаилә башлыгы базарда сату итә, хатыны – җыештыручы. Зә­кәт кибете хакында мәчеттә ишеткәннәр. 


Йорт-җире янган кеше­ләр дә беренче кирәк-ярак­ны Зәкәт кибетеннән алып китә. Бер ялгыз ир-ат та, ут хәвефенә тарып, бернәрсә­сез калган.  Аңа башта – кием-салым, аннары савыт-саба, ризык белән булышканнар. Сәдака акчаларыннан да да өлеш чыгарганнар. Өй җиткергәннән соң, бер килүендә ул, сезнең ярдәм белән бөтен нәрсәм булды, хатын да табып бир­мәссез микән, дигән. Гөлнур ханым шуннан соң таныштыру хезмәтенә дә кереш­кән. Ә беркөнне тагын бер игелекле кеше шалтыратып: “Фатирымны сатам, андагы җиһазларымны бүләк итеп бирер идем. Кирәк кеше булса, алып китсеннәр әле”, – дигән. Күп балалы мөселман гаиләсе әлеге тәкъдимне сөенеп кабул иткән. Зәкәт кибете бик саваплы гамәл башкара: киен­дерә, таныштыра, шатландыра...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр