ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Берләшүдән башка юл юк


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия күләмендә чаң сукканнан соң, сөт бәяләре буенча илдә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уянган иде. 22 февральдә “Россельхознадзор” Белоруссиянең берничә эшкәртү пре­д­прия­тие­сеннән сөт һәм сөт продукцияләре кертүне тый­гач, җитеште­рүчеләре­без җиңел сулап куйды. Әм­ма мондый хәл озакка бармады. Берничә тәүлектән соң, төрле сәбәпләр белән чикләү вакыты 26 февраль­гә, тора-бара 6 мартка күче­релде. Аннары “Россельхознадзор” карарының 15 мартта гамәлгә ашырыла башлаячагы мәгълүм булды. Бу юлы сәбәпләрен аң­латып торуны кирәк дип тә тапмадылар.

2-2
Мондый хәлне беренче чиратта Белоруссия җитәк­челеге, аерым алганда әлеге республика авыл ху­җа­лыгы министрының беренче урынбасары Леонид Миринич җитәкче­леген­дәге делегациянең, Мәскәү­гә килеп, төрле дәрәҗәдә сөйләшүләр алып баруы­ның нәтиҗәсе дип аңларга кирәктер. Һәр ил беренче чиратта үз җитеште­рүчелә­ре мәнфәгатен кайгыртырга бурычлы.


Озакка сузылган үзара килешүләрне кискен генә өзеп тә булмыйдыр шул. Әмма төрле юллар белән чик аша үтеп, безнең пред­приятиеләрне арзанлы чимал белән кирәгеннән артык тәэмин итүнең нәтиҗә­ләрен чит илләр дә аңларга тиештер ләбаса. Рәсми саннардан күренгәнчә, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә складларда атлан­май­ның запасы – 83 процентка, сыр һәм сыр продукцияләренең запасы 35 процентка арткан. Мондый шартларда илгә чик­лән­мәгән күләмдә сөт һәм сөт продуктлары, аеруча ко­ры сөт порошогы кертү­не дәвам итү – үзебезнең җитештерүчене тәмам аяктан егу дигән сүз бит ул.       


Шөкер, Татарстан тер­лек­челәре әлегә төшенке­леккә бирелергә җыенмый. Хәтта узган елның шул чоры белән чагыштырганда да хуҗалыклар сөтне 68 тон­нага артыграк җитеште­рә. Ике айлык нәтиҗәләр­дән күренгәнчә, үсеш өч процент тәшкил итә.


Кукмара районы хуҗа­лык­лары бүген көн саен 246 тоннадан артык сөт җите­ш­терә. Балтачта бу күрсәткеч – 209, Әтнәдә – 201, Арчада – 162, Сабада – 156, Мамадышта – 155, Актанышта – 152 тонна тәшкил итә.  Бернинди кыенлыкларга карамыйча, 43 районның 31ендә сөт җитештерү күрсәт­кеченең узган ел белән чагыштырганда көн саен арта баруы да күп нәрсә турында сөйли.


Әмма сөткә тиешле бәя булмаса, тирә-яктагы җиде төбәк хуҗалыклары кадәр сөт җитештерүче республикага, алга куелган максаттагыча 5 процент үсешкә тү­гел, ә узган елгы нәтиҗә­ләргә ирешү дә җиңел булмастыр, шәт. Сәбәбе гади: 735 мең баш мөгезле эре терлеге булган Татарстан, сөткә бәя төшү нәтиҗәсендә генә дә, ай саен 350 миллион сум керемен югалта. Өч айда бер миллиард сум ке­ремнән колак каккан ху­җалыкларның матди хәле торган саен катлаулана.


Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның тү­зем­леге дә ахыр чиккә якын­лашып килә. Җитеш­те­релгән сөтне сату бәяләре продукциянең үзкыймәтен­нән дә түбән булганда, авыл­да күпләп мал-туар ас­рауның мәгънәсе кими. Элегрәк сөт җитештерүдән күпмедер керем алганнар да бүген зыянга эшли башлады.  


Дөрес, Татарстан җитәк­челеге күп төрле дәүләт программалары нигезендә хуҗалыкларга ярдәм күлә­мен арттырырга тырыша. Сыерларның баш санына һәм сөт күләменә карап, суб­сидияләр бирелә башлады. Федераль үзәктән дә ярдәм булыр дип ышандыралар. 


Узган елда эре сәнәгать предприятиеләре җитеш­тер­гән продукциягә бәя 7,6 процентка арткан вакытта, авыл хуҗалыгы продукция­ләрен сату бәяләренең 2,7 процентка кимүе тез астына болай да нык суккан иде. Сөт бәяләре кимү авылда яшәүчеләрне тәмам аптырашта калдырды.


Хәер, авыл халкының мондый кыенлыкларны беренче күрүе түгел. Хәзер һәр хуҗалык, фермер һәм шәхси хуҗалык бу хәлдән чыгу юлларын табарга тырыша. Байтак фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, кооперативларга берләшеп, үзләре җитештергәнне үз­ләре эшкәртү һәм сату чараларын күрә. Авылларда шундый 240 оешма инде аякка басып килә. Шуның 60ы – эшкәртү кооперативлары. Берләшүнең файдасы тия дә башлаган инде. Эшкәртеп сатканда җитеш­терелгән продукциядән керем берничә тапкыр арта. Андый продукциянең халык сәламәтлегенә файдасы да зуррак.          

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 35, 14.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр