ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 17.04.2019/

Сыерлының сые нигә сыек? Көндәлек кереме аз булган хуҗалыкларда хәл кыенлаша


Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел түгел. Әмма язгы чорда хәл тагын да катлаулана. Кырга чыгарга санаулы көннәр генә калып барганда, кичекмәстән хәл итәсе проблемалар арта. Никадәр табигать шартларына сылтарга тырышсак та, ахыр килеп, уңыш язмышын игенченең җиргә булган игътибары һәм ихтирамы хәл итә.

2-1

Мисаллар эзләп, ерак барасы түгел. Мәсәлән, Зәй районы игенчеләренең хезмәтен барлау да җитә. Җире дә шул ук, кешеләре дә үзгәрмәде. Игенче-механизаторларның узган көздә башланып, бүген­гә кадәр дәвам итүче фидакарь хезмәте, тиешле технология таләпләрен вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгулары быел да нәтиҗәсез калмас дигән өмет бар. Әнә бит ашламаны да рес­публикада иң күп кү­ләмдә туплый алганнар. Сыйфатлы орлыклары да, башка кирәк-яраклары да бар. Техникага килгәндә, бүген кырга чыгарга әзерләр.

 
Тик запас частьлар, ягу­лык-майлау материаллары, сыйфатлы орлык, ашлама һәм башка бик күп кирәк-яракларны тиз арада һәм җитәрлек күләмдә булдыру өчен акча булу да шарт. Тер­лекчелектән, аерым алганда сөт сатудан керемең зур булмаганда,  дәүләт яр­дәме бе­лән генә барлык эш-мәшә­кать­ләрне башкарып чыгу шактый авыр.


Сөт дигәннән, хуҗалык­ларда тәүлек саен 3615 тоннадан артык сөт җитеш­тере­лә. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда 146 тон­нага күбрәк  дигән сүз. Кукмара уңганнарының күр­сәт­ке­че, сокланып, тел шартлатырлык: район хуҗа­лык­лары көн саен 271 тонна сөт җи­тештерә! Язгы катлаулы чорда аның күләме 25 тоннага арткан. Балтач (237), Әтнә (218), Актаныш (171), Саба (170) һәм тәүлек саен 166 тонна сөт сатучы Арча районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләрен югары әзерлек бе­лән каршылаулары сөт ке­ременә дә бәйле.


Ә инде тәүлегенә нибары 16,5 тонна сөт савучы Менделеевск районы хуҗалык­ла­ры­на ни өчен язын икеләтә кыенгарак туры киләчәгенә гаҗәпләнәсе дә юк. Сөте  аз булган хуҗалыкларның кереме дә ташка үлчим инде аның. Әйтик, шул ук Менделеевск районы Рәфис Гый­лаҗет­ди­нов җитәкләгән ху­җалыкта бер сыерга тәү­легенә 3,1 литр сөт савалар икән, кеременнән чыгымнары күбрәк булуына шик юк. Районның  “Победа” (җи­тәк­чесе – Геннадий Козлов), “Золотая Нива” (Азат Кәли­мул­лин), “Кама” колхозы (Рәфис Садриев) һәм Рамил Исянов җитәкчелеген­дәге “Абалач” хуҗалыкла­рын­да да, сөт булмагач, хәл­ләр уңай якка үз­гәрер дигән өмет аз. 


Югыйсә Менделеевск районыннан әллә ни ерак урнашмаган Әлки районы ху­җалыкларында сөт җитеш­терү ун тапкыр күбрәк бит. Димәк, бу район ху­җалыкла­ры­ның  матди  мөмкин­лекләре дә зуррак.


Сөт җитештерү буенча Россиядә иң алдынгы респуб­ликаны артка сөйрәүче ху­җалыклар турында сүз алып барганда, тагын шунысы күз­гә ташлана. Бер үк шартлар, шундый ук маллар, ә нәтиҗә берничә тапкыр аерыла. Югыйсә терлек азыгы да ел ярымга запас белән әзерлән­гән, ашату рационы да төрле. Хикмәт күпмедер күләмдә эш шартларына, терлекчеләр арасында матди кызыксындыру чараларын бөтенләй дияр­лек кулланмауга, гади генә итеп әйткәндә, эшне тие­шенчә оештырырга телә­мәү­гә кайтып кала. Ху­җалык­ларда булганда, шунысы да ачыклана: кайбер терлекчелек комплексларында  җитәк­ченең соңгы вакытта кайчан булуын да хәтер­лә­миләр. Ә инде хезмәт ха­кының бер­ничә айга тоткарлануы, әйтик, Әгерҗе районы “Ак Барс” агрофирмасына керүче хуҗа­лык­ларда инде тради­циягә әве­релеп бара бугай. Хезмәт хакын вакытында түләмәү турында зарлар соң­гы вакытта кайбер башка инвестор ху­җалыкларыннан да килеп ирешә. Билгеле, андый хуҗа­лыкларда югары нәти­җәләр турында сүз алып бару да кыен.   

   
Якшәмбенең ял көне икәнлеген үзебез дә яхшы беләбез. Син безгә мондый хәлдән ничек чыгу юллары турында яз, диючеләр дә булыр. Бу кадәресен инде һәр хуҗалык үзенчә хәл итә, юлларын таба. Һәрхәлдә, теләк булганда, мөмкинлекләр табылмый калмый. Мондый мисалларны да шактый күп китерергә була.


Бер сыердан тәүлегенә 27,6 литр сөт савучы Мамадыш районындагы “Продпрограмма”, Кукмара районындагы Вахитов (26,9), “Урал” (25,5) яки “Токарликово” (25,3) хуҗалыкларының кереме дә күбрәк, язгы кыр эшләре вакытында борчу-мәшәкатьләрдән дә зарланмыйлар. 


Сер түгел, хуҗалыклар­ның нинди хәлдә булуы җи­тәкче һәм аның командасындагы белгечләргә бәйле. Эшне тиешенчә оештырганда, иртәме-соңмы, нә­тиҗәсе булмый калмый. Ә инде озак еллар дәвамында бер адым алга атлап, ике адым артка чи­генүчеләргә бары тик киңәш кенә бирергә була.           

   
Хуҗалык җитәкчесе буларак, үзеңне һәм авыл халкын гына түгел, бер гөнаһсыз малларны да азаплаганчы, уры­ныңны булдыклырак белгеч­кә бушату дөресрәк булмас иде микән?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 20.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!