ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

“Бу егеттә егерме бармактыр!”

 

Безгә талант читтә танылса, йә булмаса, чит ил белгече югары бәя бирсә генә күренә. Баянчы, Татар дәүләт филармониясенең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры солисты Айдар Вәлиев белән дә шулай булды. Танылган аккордеончы Ришар Гальяно Казанда концерт куйганда Айдар белән уйнап караганнан соң, бу егеттә егерме бармактыр, дип соклангач, Айдар Вәлиевкә игътибар артты. Гәрчә моңа кадәр дә Җир шарының яртысын урап кайткан һәм иң абруйлы сәхнәләрдә чыгыш ясаган баянчы булса да. Айдар Вәлиев әңгәмәдә музыка дөньясындагы проблемаларга үз карашын белдерде һәм танылу өчен нинди өч үзенчәлек кирәк булуын әйтте.

18-1

– Баян кулланышка күптән керсә дә, татар уен коралы тү­гел. Ләкин без аны үзебез­неке дип саныйбыз. Бу дө­ресме?

 
– Бу уен коралы вакыт белән бергә үзгәрә, камилләшә, шуңа күрә һәрбер халык аны үзенә яраклаштыра. Шул исәптән, без дә. Беренче уен кораллары исә Италиядә эшләнгән. Кастельфидардо шәһәрендә баян ясый торган фабрикалар бик күп, ләкин аларда баян дигән төшенчә юк. Анда клавишлы аккордеон һәм төймәле аккордеон ясыйлар. Без­нең баян, аңлашылганча, төймәле аккордеон була. Бу уен коралы Россиядә XVIII-XIX гасырларда ясала башлый. Тула каласында яшәүче музыкант Николай Белобородов беренче хроматик гармониканы (хромка) ясый, соңрак гармунчылар оркестрын оештыра. Сүз уңаеннан, без яраткан “тальян” атамасы да читтән кергән бит. Халык “итальян” дигән сүзне үзенә җайлаштырып әнә шулай кыскарткан. Ә Тулада, белгәнегезчә, хәзер дә гармуннар ясый торган фабрикалар бар. Әйткәнемчә, гармун бик күп мөмкинлекләр бирә, шуңа күрә аны һәрбер халык үзенә ярак­лаштырырга тырыша. Алай гына түгел, бик күп шәһәрләрнең үз гармуннары барлыкка килә. Мәсәлән, Самара гармуны бар, Саратов гармунын беләсез. Тү­бән Новгород осталары бу уен ко­ралына үзләренә хас үзен­чәлек өстәделәр. Казан гармуны да бар иде...

 
– Музыка уен кораллары фабрикасы белән без нәрсә югалттык?


– Фабриканың ябылуы зур югалту булды. Ул бит Татарстанга гына түгел, Казахстан, Әзәр­бай­җан, Дагыстанга да гармуннар ясый иде. Бүген баян алу зур проблемага әйләнде. Мин, мәсәлән, мәктәптә укыганда Кировта эш­ләнгән гармунда уйнадым. Ул вакытта итальян гармуннары юк иде. Тора-бара Кировта да фабрика ябылды. Тулада эш­ләнгән баяным да бар иде. Ләкин анда да әйбәт осталар олыгайган яисә вафат булган. Яшьләр исә әйбәт итеп ясый алмый икән. Кыскасы, бу баянда озак уйный алмадым. Мәскәүдә ике фабрика бар. Бер­сенең баяннары Төньяк Кореядә эшләнә, сыйфаты бик яхшы дип әйтмәс идем. Икенче проблема – шушы “Юпитер” баяннарының хакы. Әле күптән түгел генә дус­тыбызга бер миллион да ике йөз мең сумга баян сатып алып кайттык. Бу – музыкант өчен күтәрә алмый торган сумма.


– Элек тә бит баян бер сыер бәясе торган...

 
– Советлар заманында “Юпитер” бер “Жигули” машинасы бәя­се тора иде. Ягъни 5 мең сум. Хәзер исә Мәскәү фабрикасы директоры әйтүенчә, әйбәт тавышлы баян 50 мең доллар тора. Безнеңчә 3 миллион ярым сум дигән сүз бу. Проблема акчада гына да түгел. Әйбәт осталар китеп бара, яшь алмаш әзерләү юк. Хикмәт менә нәрсәдә. Шуңа күрә профессиональләр шушы бәягә Италиядән баян алып кайтуны кулайрак күрә. Үзегез чагыштырыгыз: бездә 1 миллион 200 мең сумга сатып алсак, Италиядә ул 1 миллион 900 мең сум тора. Аерма зур да түгел, әмма гади кеше алырлык та түгел. Балам музыка мәктәбенә китсә, мин аңа баян алып бирә алмыйм. Андый бәягә үземә дә ала алмыйм. Ул кадәр акчам  булса, фатирлы булыр идем әле.


– Алайса нишләргә?


– Хөкүмәткә ярдәм сорап хат язабыз. Ләкин бу да хәл итү юлы түгел. Ярый, минем үтенечкә колак салдылар, бик зур рәхмәт. Ләкин бит миннән башка да талантлар бар. Алар нишли? Миңа калса, музыка уен коралларын ясаучы осталарны укыта башларга кирәк. Бездә бу эш бө­тен­ләй алып барылмый. Бүген Казанда баяннарны төзәтүче өч оста бар: музыка көллиятеннән Илдар Әхмәтшин, консервато­риядән Рәшит Шәйдуллин һәм Вячеслав Неклюдов. Гармун ясау­чыларны барласак, Башкортстаннан Казанга килеп төп­ләнгән Айрат Харисов һәм Дамир Хәми­дуллин. Әлеге дә баягы алардан соң алмашка кем килер? Бу сорауга җавап юк. Наил Сәгъ­диев өч кечкенә гармун ясату өчен оста таба алмыйча изаланды. Ахыр чиктә, Мәскәү ти­рә­сен­дә тапты бугай. Бик кызганыч хәл­ләр инде болар.


– Музыкантның уен коралы сатып алырга хәленнән килмәве дә кызганыч...


– Мәсәлән, мин мәктәптә эшлим һәм 12 мең сум хезмәт хакы алам. Үзегез уйлап карагыз, бу хезмәт хакы белән мин ничек баян сатып алыйм? Гомер буе эш­ләсәм дә, ул акчаны җыя алмыйм. Шуңа хөкүмәткә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры ки­лә. Биш ел элек шул рәвешле Пре­зидент Рөстәм Миңнеханов Ита­лиядә эшләнгән баян бүләк итте. Концертлар графигым бик зур. Бу уен коралына йогынты ясамый калмый. Менә бу баян биш елга чыдады. Хәзер инде яңасы кирәк. Янә хат яздым. Ярдәм булыр дип өметләнәм.


– Баянның мөмкинлекләре зурмы?


– Хәзерге баян белән совет заманында эшләнгәнен чагыштырып булмый. Хәзергесен диапазон җәһәтеннән рояль белән тәңгәлләштереп була. Ә инде бө­тен мөмкинлекләрен дә файдалансак, орган белән чагышты­рыр­га мөмкин. Димәк, без орган өчен язылган музыканы, әйтик, Иоганн Бах, Макс Регер әсәр­ләрен уйный алабыз. Шулай ук классик әсәрләрне дә башкарып була.


– Танылган баянчы Айдар Гайнуллин, музыкантлар күп, шуңа күрә үз тамашачыңны яу­лар өчен билгеле бер манер булдырырга кирәк, дигән иде. Синең чыгышларның үзен­чәлеге нидә?


– Үз стилең техникада, фразеровкада, уйнауның сыйфатында чагыла. Аннан килеп, импровизация музыкасы бар. Анысы да төрлечә була. Айдар Гайнуллин импровизациясе күбрәк эстрадага якын. Миңа исә джаз стиле якынрак. Бу, мөгаен, музыкант­ның ни дәрәҗәдә һәм нинди юнә­лештә эзләнүеннән торадыр. Күб­рәк укыган саен сүз байлыгы арткан кебек, күбрәк эзләнгән саен музыка да баерак яңгырый.


– Дөньяда танылган аккордеончы, француз егете Ришар Гальяно синең белән чыгыш ясагач, сәхнәдән, бу егеттә егер­­ме бармактыр, дигән. Мон­дый осталыкка ирешер өчен ничек эшләргә кирәк?


– Мәктәптә начар укыдым һәм уку дәверендә бер тапкыр да ударник булмадым. Миңа анда кызык түгел иде. Дөрес, әни табиб булгач, химиядән гел “бишле” алдым. Чөнки әни бу юнә­леш­кә кызыксыну уята алды. Хи­миядән мәсьәлә чишү чикләвек вату кебек җиңел бирелде. Әтием – җиһазлар эш­ләүче оста, мин дә хезмәт дә­ресендә агачтан иң матур уклаулар, куна такталары ясадым. Чөн­ки анда ниндидер күләмдә иҗат бар. Шуннан әти-әни укуда үземә кызык булмаган фәннәргә якын да килмә­гәнемне һәм берничек тә мәҗ­бүриләп булмаганны аңлап алды да иҗат юнәлешендә үс­те­рергә булды. Музыка мәк­тәбендә ­мин­дә чыннан да кызыксыну уянды. Ә инде чыгарылыш сыйныфына җит­кәндә укытучым Гер­мания­нең Клингенталь шә­һәрендәге халыкара баянчылар бәйгесендә катнашып карарга тәкъдим ясады. Укытучым, әти-әниләр ризалык биргәч, юлга акча юнәтте, без исә Мәс­кәүдә яшәү­че дустымнан әй­бәт баян алып кайттык. Юлыбыз бушка булмады, бәйгедә  дипломант исемен алдым. Аннан музыка көллиятенә укырга кердем. Бе­ләсезме, музыка мәктәбе укы­ту­чы­сының миңа ышануы, конкурста җиңүем азарт уятты. Бер елда дистәдән артык бәйгедә кат­на­шып, 1-3 нче урыннарны ала идем. Ләкин бервакытта да үз чыгышымнан канәгать булмадым. Тора-бара музыкада камил­леккә чикләр юклыгын аңладым. Гомер буе тырышырга һәм ка­мил­лә­шергә кирәк. Музыкант булу­ның шул ягы кызык та инде. Мин һәр көнне шөгыль­ләнәм. Музыкант ул спортчы кебек, күне­гү­ләрне бер генә көнгә дә калдырырга ярамый. Бу җә­һәттән Анатолий Шутиков җи­тәкчелегендәге оркестрда уйнавым отышлы. Минем һәр көнне репетиция, оркестр белән чыгыш үзеңне тонуста тотарга яр­дәм итә.


– Репертуарны ничек тө­зисең?


– Баян өчен махсус язылган әсәрләрне алырга тырышам. Татар композиторларыннан Рамил Курамшин әсәрләрен яратып уйныйм. Аның “Татар көйләренә фан­тазия”се бөтен җирдә алкышларга күмелә. Мин аны Лон­донның Оксфорд университетында “Татарларның дөнья тарихына йогынтысы” китабын тәкъдим итү кичәсендә дә уйна­дым, Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско калаларында да яратып кабул иттеләр. Кореядә һәм Кытайда шушы фантазияне тың­лагач, безнең музыка охшаш, дип әйтәләр.


– Башка халык музыкалары арасында татар әсәрлә­ренең үзенчәлеге нәрсәдә?


– Безнең үзенчәлек – мелизматикада. Татардагы моң тө­шен­чәсе исә үз эченә мелизмнарны да, башка үзенчәлекләрне дә сыйдыра. Илһам абый Шакиров белән дә бу турыда сөйләшкән бар иде. Ул, энем,  тавышы булган һәр кеше сәхнәгә чыгып җыр­ламый, тавыш бит ул ишәктә дә бар, ди иде. Илһам абый фи­ке­ренчә,  җырчы моңлы булса гына сәхнәдә үзенә урын яулый ала. Мин, моң дигәндә, профессиональлекне, хезмәт сөючәнлекне  һәм талант, җырны җиткерә белү осталыгын күз уңында тотам. Чөнки җырның гомере баш­каручының осталыгына бәйле. Мелизматика дигәннән... Бәлки мин ялгышамдыр, әмма безнең мелизмнар аф­ро-американ мелизмына бик ох­шаган. Мисалга Стиви Уандер чы­гышларын  алыр­га була. Аңар­да да шундый бормалар бар. Бүген татар музыкасына, телгә, та­тарга кагылышлы һәр нәрсәгә дәүләт игътибары кирәк. Без бит бер милләттән дә ким түгел. Әлегә бу игътибар җитәрлек дип әйтеп булмый бит. Яшьләр татарча бик сөй­ләш­ми­ләр. Хәтта кай­берәүләр татар булуыннан ояла да. Бу милли горурлык булмаганнан килә. Мин дә – Казан егете. Өйдән атлап чыгуга урыс мо­хитенә эләксәм дә, татар телен дә, горурлыкны да югалтмаганмын. Дәү әнигә, әти-әнигә рәхмәт. Чөнки татар булуым музыкантлар арасында миңа матур бер үзенчәлек өсти.


– Ел азагында мәдәният министры Ирада Әюпова музыка белгечләре белән очрашты. Анда милли уен кораллары ор­кестры булмау проблемасы да күтәрелде. Безгә милли оркестр кирәкме?


– Милли уен кораллары оркес­тры бик кирәк. Чөнки ул берьюлы берничә юнәлешне үстереп җибәрә ала. Шул ук милли уен коралларын ясаучыларны да әзер­ләргә кирәк була, музыка бел­гечләре, тарихчылар да оркестр өчен репертуар тө­зегәндә катнашырга тиеш һәм, әлбәттә, композиторлар үсәчәк. Чынлыкта бу эш чирәм җирне күтәрүгә тиң. Шу­ңа күрә милли оркест­рның башында халык музыкасы темасында азау ярган кеше булырга тиеш. Халык уен коралларын торгызу бик зур проблема бүген. Бик күп нәрсәне югалттык бит. Әлеге дә баягы Казахстаннан ярдәм сорасак кына. Анда күп кенә кыллы уен кораллары сызымнары да, аларны ясау­чы ос­талар да бар. Оркестр ки­рәк дибез икән, алардан бел­гечләрне чакыру кирәк булачак. Казахстан музыка җәһә­теннән үсештә. Анда һәр районда үзеш­чән сәнгать оркестрлары бар. Алар дәүләттән финанслана.


– Дөньяда музыкантлар – кулларын, артистлар тавышын саклый, хәтта иминият­ләш­терә дә. Ә син кулларыңны ничек саклыйсың?

 
– Иминиятләштермәдем дә, махсус саклану чарасын да күрмим. Әти ягына да, әни ягына да авылга кайтып эшлибез. Җир дә казыйбыз, тирес тә чыгарабыз, Аллага шөкер. Җәйнең иң матур вакытларын үткәрергә әле ярый авылларыбыз бар, дибез. Сәхнәдә исә беркайчан да кем­нәндер аерылып торам дип ты­рыш­мадым, маймылланмадым. Миңа осталык күрсәтү беренче урында булды, шуңа күрә Петр Дранга шикелле сәхнәдә сикереп йөри алмыйм.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 42, 22.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр