ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 17.04.2019/

Карт арысланның китүе. Татарстан белән Казахстанны ни бәйли?

 

19 март дөнья тарихына сәясәтнең карт арысланы Нурсолтан Назарбаевның үз өстеннән вәкаләтләрен төшерү вакыйгасы белән язылды. Казахстанның утыз елга якын алыштыргысыз идарә иткән беренче Президенты үзенең китүе, урынына Казахстан парламентының Югары палатасы рәисе Касым-Җомарт Токаевны куеп калдыруы турында игълан итте. Рәсми рәвештә варис итеп игълан ителгән яңа лидерның чираттагы сайлауда җиңәчәгенә берәү дә шикләнми.

5-1
tatarstan.ru

 

Назарбаев – элекке совет рес­публикалары илбашлары ара­сында иң озак лидерлык иткән соңгы могикан. Аның Ельцин батырлыгын кабатлавы дөньякүләм вакыйга буларак кабул ителде һәм шау-шу кубарды. АКШ администрациясе вәкиле: “Президент Назарбаев үткән ел Ак йортка тарихи визит ясады... Икътисад һәм куркынычсызлык өлкәсендә АКШ белән Казахстанны якынайта торган стратегик килешүләр тө­зел­де”, – дип белдерде. Парламент тарафыннан үзе­нә чик­лән­мәгән күләм­дә президент итеп сайлану мөм­кин­леге би­релгән кешенең дилбегәне бушатуы, ихтимал, башка ил лидерлары өчен дә көтел­мәгәнрәк булгандыр. Телевидение аша мөрәҗәгать бе­лән чыгуга, Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Үз­бәк­стан, Кыргызстан җитәкчеләре Назарбаев белән кичекмәстән элемтәгә кер­гәннәр. Сөйләшү илләр арасындагы ки­ләчәктә хезмәттәшлек итү турында барган дигән мәгълү­матлар бар.

 
Рәсми илбашы камытын салса да, Назарбаев казах юлбашчысы булудан туктамый: Куркынычсызлык советы аның кулында, парламентта 90 процент тавышка ия булган Нур-Отан партиясенең рәис­леген дә дәвам итәчәк. Аны Кы­тайның Дэн Сяопины кебек булыр дип фаразлыйлар.

 
Ике атом-төш державасы арасына кысылып урнашкан, 18 миллион кеше яшәгән дәүләт белән идарә итү җиңел вазифа түгеллеге аңлашыла торгандыр. Казахстан – бөтендөнья икътисады өчен дә, стратегик куркынычсызлык өчен дә мөһим төбәк. Нефть чыгаручы дәүләтләр арасында ул – 15 нче урында. Башка табигый байлык­лардан да мәх­рүм ителмәгән. Бүген ул – алтыннан өч йөз тапкыр кыйм­мәтрәк йөргән ос­мий-187 изотобын читкә сатучы бердәнбер ил. Осмийның нәрсә икәнен белү өчен, аның бәясенә генә карыйк: бер грамм металл 10 мең доллар тора. Бер шырпы кабына 1 килограммнан артык металл сыя. Ул радиоактив түгел. Нинди дә булса металлга кушсаң, гадәттән тыш нык эремә барлыкка килә. Казахстаннан тыш ул берникадәр күләмдә АКШта, Канадада, Ав­стралиядә, Колумбиядә табыла, әмма аны бары тик казах даласында гына читкә сатарлык итеп чыгаралар. Бу металлны чыгару дәүләт монополиясе булып санала һәм аны сатудан кергән барлык табыш бюджетка кушыла. Технологик цивили­зация­нең үсеше осмий изотобыннан башка мөмкин түгел. Шул факт кына да безнең тугандаш халык яшә­гән ул илне стратегик партнер дәрә­җәсенә күтәрә. Казахстан – җитен җитештерү буенча дөнья­кү­ләм лидер. Табигый байлыклары һәм географик урыны әлеге дәү­ләтне дөньякүләм держа­валарның ке­ләм асты тартышы барган тө­бәккә әйләндерә. Анда Кытай һәм Россия мән­фә­гатьләре кисешә, АКШ аның сәясәтенә үз борынын тыга.

 
Никадәр генә бай ил булмасын, Казахстанда тормыш дәрә­җәсе Россиядәгедән күпкә түбән. Кәнә­фиен бушатыр алдыннан гына казах аксакалы халык­ның матди хәлен уңайлата торган бер­ничә карар кабул итте. Минималь хезмәт хакы кисәк кенә 1,5 тапкыр күтәрелде: 28 мең 284 тәңкәдән 42 мең 500 тәңкәгә җиткерелде. Рус акчасына күчер­гәч, беренчесе – 4 мең 808 сумга, соңгысы 7 мең 225 сумга тиң. Илдәге уртача хезмәт хакы бу ел башыннан 170 мең тәңкәгә (28 мең 900 сумга) тиң. Бик үк майлы калҗа түгел, килешә­сездер.


Вазифасыннан китәр алдыннан казах лидеры Россия сәясә­тенең аркасына бер пычак та кадады: пенсия турындагы законга хатын-кызларга – 50, ирләргә 55 яшьтән лаеклы ялга китү мөм­кин­леге бирә торган төзәтүләр тәкъ­дим ителде. Дөрес, андый мөм­кинлеккә ия булу өчен, хатын-кызларга – 3 миллион 100 мең тәңкә, ирләргә исә 2 миллион 700 мең тәңкә (459 мең сум) тупланма өлеш җыярга кирәк.


Назарбаев идарә иткән чорда авыр социаль хәл фонында илдә ике тапкыр зур фетнә купты, кан коелды. Илбашына хәзергә кадәр оппозициягә каршы кытыршы бияләй киеп идарә итәргә туры килде. Шуңа күрә социаль челтәр­ләрдә фетнә яратучылар, Назарбаев китү белән, “казах язы” башланмасмы дип өметләнәләр. Бө­тен Урта Азия­дәге хәлне кискен­ләш­терергә омтылган көчләр бар. Матбугатта Пентагон 40 мең ИГИЛ (Россиядә эшчәнлеге тыелган оешма) сугышчыларын вертолетлар белән Әфганстанга китерде дигән хәбәрләр күрен­гәли. Имештер, бу хакта Россия­нең югары чиндагы хәрбиләре белдергән. Тик моны Әфганстан белән чиктәш Таҗик­стан һәм Үзбәкстан хәрби­ләре кире кага. Андый көчнең хәрәкәте сизелми калмас иде, ди­ләр. Таҗик­стан кораллы көчлә­рен­дә – 8 мең, Казахстан ар­мия­сендә 39 мең кеше генә хезмәт итүен искә алсак, факт чын булса, сүзнең Урта Азия казанын кайнатырлык көч турында баруын аңлатыр иде.


Казахстанның Татарстан өчен әһәмиятле дәүләт, казах халкының безгә кардәш булуын исәпкә алсак, андагы хәлләргә битараф булырга ярамавын төшенербез. Казахлар безне, татарларны, хөрмәт итә, зур көчкә ия булган халык дип саный. Бу социаль челтәрләрдә аралашканда да сизелә, казахларның үз кызларына: “Чиста йөр, чиста йөр­мәсәң, татар кияүгә алмас”, – дип кабатлый торган әйтем­нәрендә дә күренә. Шуңа күрә бу аркадаш халыкның язмышына без ваемсыз карый алмыйбыз.


Назарбаевның ике гамәле: язуны латин графикасына күче­рүе һәм казах теленең дәүләт теле буларак статусын күтәрергә тырышуы рус шовинистларының җен ачуын чыгарды. “Парламент һәм хөкүмәт утырышлары бары тик дәүләт телендә генә алып барылырга тиеш. Шул вакытта граж­даннарның хокукларын да кысарга ярамый. Моның өчен синхрон тәр­җемә бар бит”, – дигән иде ул күптән түгел генә. Усал телләр Назарбаевның китү­ен шул сүзләр белән аңлатырга да тырышалар. Без, әлбәттә, боз астындагы агым кебек барган сәяси хәрәкәтне дә, сәхнә арты интригаларын да белә алмыйбыз. Нәрсә генә булмасын, инвалид арбасында утырып, Алжир белән идарә иткән Бутефлика язмышын кабатламыйча, вакытында китә белгән казах лиде­ры­ның бу адымы хөрмәт уята. Аның урынына калган шәхес Кытайны да, Россияне дә канәгатьләндерә, диләр. Шулай булгач, казах күге өстендә болытлар куермас дигән өмет белдерик.

 

Сәгыйт Җаксыбаев: Казахларның Татарстандагы “Казахстан” милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:


– Нурсолтан Назарбаев кит­кәч, нәрсә булыр дигән сорау элек тә еш ишетелә, ниндидер дулкынлану бар иде. Тик Казах­станның киләчәге уйланылган, программалар, документлар, планнар әзер­ләнгән. Алар барысы да тормышка ашырылачак. Президент вазифасына кереш­кән Касыйм-Җомарт Токаев – белемле, акыллы һәм тәртипле кеше. Ул На­зарбаевның эшен дәвам иттерә­чәк. Шуңа күрә Казахстанның киләчәге тыныч буласына ышанам. Килешәм, Назар­баевның бу адымын Шәймиевнеке белән чагыштырып була. Минтимер Шәри­пович та заманында Президент вазифасыннан китте, әмма республикадагы төп кеше­ләрнең берсе булып калды, әле дә эшли. Алар фикердәшләр генә түгел, якын дуслар да. Мин моны үзем күреп беләм.

 

Татарстан белән Казахстанны бәйләп торган 5 җеп

 

1. Нурсолтан Назарбаев Татарстанга дүрт мәртәбә сәфәр кылды. “Татарстан – Россиянең иң алга киткән һәм иң яхшы төбәкләреннән берсе. Икътисад буенча да, инновацияләр буенча да, мәгариф буенча да, башка юнәлешләр буенча да”, – диде ул узган ел Казанга килгәч. Нурсолтан Назарбаев сүзләренчә, Казахстан белән Татарстанны мәдәният һәм телдәге уртак­лык та якынайта: “Россия төбәкләре арасында иң якын мөнәсәбәтләр Татарстан белән урнашты. Безгә тылмач кирәкми. Безне тарих берләштерә. Соңгы тапкыр Казанда 13 ел элек булган идем. Шәһәр бик нык үзгәргән. Ул Көн­батыштагы иң яхшы шәһәрләрне хәтерләтә. Башка җиргә баргач, тизрәк кайтып китәсе килә, ә Казан – иң яхшы шәһәрләрнең берсе”.

2. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, ике арада тышкы сәүдә әйләнеше 702,9 миллион доллар тәшкил иткән. Казанга килгәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Нурсолтан Назарбаев әлеге сумманы 1 миллиард долларга җиткерүгә өмет белдерде.  “Бүген Казахстан – безнең төп партнер. Татарстан белән Казахстан теле һәм дине буенча охшаш. Сезнең илдә татар­ларның зур диаспорасы яши. Без Ка­зах­станның төрле төбәкләрендә булабыз, безгә һәр­кайда ярдәм күрсәтәләр”, – диде Рөстәм Миңне­ханов.

3. Татарстанда Казахстаннан килгән меңнән артык студент белем ала, аларның 500е Казан федераль университетында укый. “Астанада иң яхшы югары уку йортларының берсе – Назарбаев университетында булганым бар. Студентлар алмашу өлкәсендә эшне тагын да көчәйтергә телибез”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

4. Казанда Казахстанның генераль консуллыгы эшли. Башкала урамнарының берсе Нурсолтан Назарбаев исемен йөртә. Татарстан башкаласына кил­гәч, Назарбаевка “Казан университетының мактаулы докторы” дигән исем тапшырдылар. Ул исә Рөстәм Миңнехановны I дәрәҗә “Дуслык” ордены белән бү­ләк­ләде. Бу – Казахстанда чит ил кешеләренә бирелә тор­ган иң дәрәҗәле дәүләт бүләге.

5. Татарның бөек шагыйре Тукайның гомеренең зур өлеше Казахстандагы Җаек каласында узган. Казахстанда 200 меңнән артык татар кешесе яши. Мил­ләттәшебез, композитор Латыйф Хәмиди – Казахстан­ның беренче гимнына көй язган кеше. Нурсолтан Назарбаевның әбисе татар булган дигән мәгълүмат та бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 42, 22.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!