ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Уфага Казан аша йөриләр

 

Төркия белән Татарстан арасы тагын да якынаерга мөмкин. Ул арада Франциягә “күпер” салалар. Ә юлда йөргән өчен барыбер түләргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.

2-1  tatarstan.ru

 
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Идел буена эш сәфәре кыса­сында Мәхмәт Самсар үзе республикага килү теләген белдергән. Ул илче вазифасына узган елның декаб­рендә билгеләнде. Президент ил­чегә, республикага карата кызыксыну белдергәне өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Төркия инвесторларын иң ышанычлы хез­мәт­тәшләр дип атады. Җавап йөзен­нән, Мәхмәт Самсар Рөстәм Миң­нехановка Төркия сәүдә министры Рухсар Пәкҗан исеменнән кунакка чакырып хат тапшырган. Сәфәр якын арада ук оештырылачак дип фаразлана.


Татарстан башкаласына ярты көнлек кенә эш сәфәре белән килгән Мәхмәт Самсар безгә яңадан әйләнеп кайтырга вәгъдә биргән. Ул республиканың икътисади мөмкинлекләре белән якыннанрак танышырга тели. Илче Төр­кия делегациясе составында килә­се айда Казанда узачак “Kazan­Summit”та катнашыр дип көтелә. “Мәхмәт Самсар шунысын да ис­кәртте: Россия белән Төркия  хез­мәттәшлеге тарихында төрле чорлар булды, соңгы вакыйгаларны исәпкә алганда, ике арада эшлекле мөнәсәбәтләрне җайлауда Рөстәм Миңнехановның өлеше зур”, – диде Казан Кремленең рәс­ми вәкиле Лилия Галимова. Төрек илчесе Казанда Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән дә очрашты. 


Бу ялларда Мәхмәт Самсарны Уфада көтәләр. Илче Башкорт­стан­ның 100 еллыгы уңаеннан үткә­реләсе бәйрәмдә катнашачак. Ут күршеләребезне Рөстәм Миңне­ханов та котлаячак. “Президент республика башлыгы  Радий Хә­би­ров­ка картина бүләк итәчәк”, – диде Лилия Галимова.


Бүген исә Рөстәм Миңнеханов Франциядә. Республика башлыгы чит илгә ике көнлек эш сәфәре белән китте. “Франциядә Президент Airbus Helicopters заводында булачак һәм вертолетлар җитеш­терү буенча дөнья күләмендә әй­дәп баручы компания җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырачак. Бү­ген Марсель шәһәрендә эшлекле форум билгеләнгән. Эш сәфәре ахы­рында республика делегациясе технопаркка барачак. Анда авиация-космос предприятиеләре урнашкан”, – диде Казан Крем­ленең рәсми вәкиле.


Лилия Галимова уздырган оч­рашуда башка мәсьәләләргә дә тукталдылар. Бу көннәрдә Казанда яшәүче күп балалы әни һәм дәү әни Рузия Сафиуллинаны социаль ипотека программасы буенча бирел­гән фатирдан куулары турында хәбәр чыкты. “Президент бу хакта беләме?” – дип сорадылар брифингта. Казан Кремленең рәсми вәкиле “куалар” дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килмәвен әйтте. “Гомумән, бу мәсьәлә күпкә катлаулырак. Гаиләнең ипотека гына түгел, коммуналь түләүләр буенча да шактый бурычы җыелган. Фатирда теркәлгән тугыз кешенең бишесе рәсми рәвештә эшли. Һич югы, ут һәм су өчен түләү мөм­кинлеген табарга була”, – диде Лилия Галимова.


Үз вазифасыннан киткән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев хөрмәтенә ил башкаласы Астананың исемен үзгәртергә җыенуларына ишарәләп, Казанда да яңа атама барлыкка кил­мәя­чәкме, дип кызыксындылар брифингта. Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, көн кадагында мондый мәсьәлә юк. “Казахстан – Татарстанның стратегик парт­нерларының берсе. Ике арада яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Без икътисадтан тыш, мәдәният өл­кә­сендә дә тыгыз элемтәдә торабыз. Рөстәм Миңнеханов белән Нурсолтан Назарбаев – күптәнге дуслар”, – диде Лилия Галимова.


Күпме генә теләсәләр дә, Татарстанда студентларга ташламалы юл билетлары гамәлгә кер­мәячәк, ахры. Казан Кремленең рәсми вәкиле, мәсьәлә хәл ителгән, дип кенә чикләнде. Моңа кадәр грант нигезендә бирелүче әлеге ташламадан студентларның нибары 3-4 проценты гына файдалана алачак дип хәбәр иттеләр. Аның каравы, Казанда якын арада ук төнге барлар буенча автобус туры пәйда булачак, диләр. “Без йөреп карамадык әле, – диде, мәзәген-чынын бергә кушып, Лилия Галимова. – Әгәр бу экскурсия тиешле таләп­ләргә җавап бирә һәм туристлар, яшьләр арасында кызыксыну уята икән, ник әле оештырып карамаска?”

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 41, 22.03.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр