ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

“Петербургтан яхшы күренә”

 

Еш кына, илебездә, дөньяда милләтебезне әле начар беләләр, дип зарланабыз. Шул ук вакытта республикабыздан читтә эшләп килүче ТР даими вәкиллекләре татар мәдәниятен, Татарстанны таныту җәһәтеннән шактый зур эш башкара. Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге ТР даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин белән очрашып, вәкиллек эшчәнлеге, рәсми эштән тыш, ни-нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләвен сорадык.

6-1
– Салпы якка салам кыстыра дип уйламагыз. Без Петербургта торсак та, “ВТ”ны үз вакытында укып, танышып барабыз. Хәзер, интернет булгач, моның бер кыенлыгы да юк. Минем үземә милләт, дин проблемаларын киң һәм тирән яктыртуыгыз ошый. Вакыт тиз уза икән. Даими вәкил­лектә эшли башлавыма апрель аенда ике ел тула. Инде күпмедер нәтиҗә ясарга, алга куйган максатларның үтәлү-үтәлмәвен дә әйтеп китәргә мөмкин. Мәс­кәүдән кала икенче булып оешкан вәкиллек бу. Узган ел аның егерме еллыгын билгеләп уздык. Ул үзенә күрә яңа бер этапны башлап җибәрү булды. Чыннан да, максатларыбыз киң кырлы. Билгеле, аларның иң беренчесе һәм иң мөһиме – Татарстан мән­фәгатьләрен шушы җирлектә як­лап һәм хуплап тору. Санкт-Пе­тер­бург шәһәре һәм Ленинград өл­кәсе генә түгел, шушы төбәк янә­шәсендәге алты төбәк белән дә эш йөртәбез. Шул ук вакытта Балтыйк буе илләре һәм Финляндия бизнес даирәләрен Татарстанга җәлеп итү буенча да эш җәел­дердек. Дө­рес, Финляндиядә дә даими вә­килебез бар. Аның белән дә бик тыгыз мөнәсәбәттә эшлибез. Әлеге илләр Татарстан белән даими кызыксынып тора. Үзебездә җитеш­терелгән тауарларны аларда сату буенча да эзлекле эшләп киләбез. Эшебездә тагын бер мөһим юнә­леш – Татарстаннан килгән барча делегацияне, җитәкчеләрне, эшлекле даи­рә­ләрне каршы алу, эшчәнлек­лә­рен тәэмин итү. Андагы милләт­тәш­ләребезнең милли мәнфә­гать­ләрен кайгырту, ягъни тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыру – тагын бер җитди бурычыбыз. Бу юнәлешләрдә нәрсәгә ирештек соң? Беренче чиратта, Президентыбыз ярдәмендә Татарстанның Петербургта даими эшләп килә торган күргәзмә-павильонын ача алдык. Шәһәрдә импортны алыштыру үзәге дигән бик зур күргәзмә комплексы бар. Шуның эчендә бу. Анда әүвәл – Архангельск өлкәсе, икенче булып без кердек.


Икенче зур эшебез даими вәкиллектә КФУда эшләп килүче Каюм Насыйри институтының филиалын ачу булды. Анда бер ел инде татар телен өйрәнү курслары эшли. Шунысы күңелле: анда шө­гыльләнергә теләүчеләрнең саны арта. Анда ике курс – дәвам итү­челәр һәм башлап өйрәнү­челәр чәршәмбе, шимбә көннә­рендә шөгыльләнә.


– Гатаулла Баязитов 1905 елда Петербургта “Нур” газетасы булдырып, татар матбугаты­на юл ачса, Габделбәр Алимов оештырган “Нур” мәркәзе дә татар байларына шундый өлге булсын иде, – дип сөйләгәннәр иде былтыр Татар конгрессы­ның йомгаклау утырышында.


– Әйе, җирле эшкуарыбыз, яшелчә, җиләк-җимеш консервлау заводы директоры Габделбәр Алимовның “Нур”-“Луч” татар милли-мәдәни үзәге төзетүе бик мөһим эш булды (ул шәһәре­безнең Красносельский райо­нын­да). Аның концепциясен эш­ләүдә үзем дә катнаштым. Башка төбәк­ләр өчен яхшы үрнәк бу. Габдел­бәр әфәнде егерме сутыйлы шәх­си җирендә үзәк өчен бер мең квадрат метрлы бина салып бирде. Монда Петербургтагы бердән­бер татар хәләл кафесы, йөз квадрат мәйданлы бүлмәдә – гыйба­дәтханә (анда даими эшләп килү­че имам бар), би­ергә, җыр­ларга, рәсем ясарга яратучылар өчен бүл­мәләр, күргәз­мә­ләр залы, кеч­кенә генә кунакханә бар. Болар­ барчасы аның үз акчасына эшләнде. Шунда эш­ләүче хез­мәт­кәрләргә хезмәт хакы түләү өчен генә дә ул һәр айны өч йөз мең сум акча тота. Байтак вакыт БТК башкарма комитеты рәи­сенең беренче урынбасары булып эш­ләгәнгә яхшы беләм: тө­бәк­ләр­дә болай киң колач белән милли мәнфәгатьләрне кайгыртуга акчасын кызганмый торган ке­шеләр бик аз. Әлегә мондый үзәк тота торган кеше күренмәгән иде. Мондый милли мәркәзләр Төмән­дә, Тубылда, Ульянда, Йошкар-Олада бар. Әмма ләкин алар муниципаль милек булып тора, ягъни хуҗа­лары – җирле хакимият. Бу исә татар баеның шәхси малы хисабына эшләп килә. Президентыбыз әлеге мәркәзгә тавыш кө­чәйткеч бүләк итте. Киләчәктә мон­дый милләт­пәрвәрләребез сафы ишәйсен иде.
Петербургта татарлар – утыз ике мең, өлкәдә – сигез мең кеше. Шунысы сәер: егерме елдан артык шәһәргә Камал театры кил­мәгән. Былтыр шушы зур тәнә­фестән соң Камал театрын алып килеп, Михайловский театры бинасында биш спектакль күрсәтә алдык. Театр өчен дә, вәкиллек өчен дә моны оештыру шактый зур тәвәк­кәллек булды. Чөнки егерме ел театр килми торгач, халык аны оныта башлаган. Баштарак залны тутыру кыенрак булса, соңгы спек­такльләр туп-тулы залда узды. Инде хәзер театр җитәк­челеге белән сөйләшеп, ике елга бер тапкыр Петербургта гас­троль­ләр оештырырга ниятлибез. Кариев исемен­дәге Татар яшь­­ләр театры, Түбән Кама теат­ры да, килеп, берничә спектаклен күрсәтеп китте. 30 август көнне, Казаннан артистлар чакыртып, концертлар оештырып, Петербургта да Татарстан Республикасы көнен милләттәш­ләребез арасында билгеләп үтү максатында тамашалар оештыра башладык.


– Казанны күреп хозурланырга теләгән петербурглылар арта дип ишеттек.


– Оештырмасаң, үзеннән-үзе генә килеп чыкмый ул. Казанга туристлар җәлеп итү өчен максатчан эшләргә кирәк. Моның өчен Петербургта эшләүче куәтле тур­операторларны – Казанга, казанлыларны үзебезгә алып килеп, ун­бишләп бизнес-миссия оештырдык. Әле менә Яңа ел каникулында чартер поезд дигән чара оештырып, махсус поездга фә­кать шушы туристларны гына туплап, балаларны Казанга китердек. Алар дүрт көн Казанда йөреп, шушы поездда Петербургка кайтып китте. Язгы каникул вакытында да шушы чараны оештырырга исәп. Ничек сөенмисең: Петербургтан килүче туристлар саны бүген Мәс­кәүнекенә якынлашып килә. Гәрчә петербурглыларның дөнья күреп кайтасылары килсә, бер адымда гына – Финляндия, бер сәгатьтән – Балтыйк буе ил­ләренә, ике сә­гатьтән Польшага барып җитәргә мөмкин. Хәзер безгә петербурглыларны Россия­нең эчке тарафлары белән кызыксындырырга кирәк. Моңа халык әкрен­ләп күнегә дә башлады кебек.


Әле менә вәкиллектә Татарстанда яңа басылып чыккан ки­тапларның күргәзмәсен булдырдык, аны даими яңартып торабыз. Килеп күргән, кызыксынган кеше­ләргә ул китапларны онлайн режимда яздырып алу мөмкинлеге бар.


– Китап дигәннән. Күптән тү­гел генә Казанда, “Хозур” нәш­рия­тын­да “Татар мәктәп-мәд­рә­сәләрендә кулланылган гу­ма­нитар фәннәр буенча дә­рес­лекләр” дигән китабыгыз басылып чыкты. Әлеге хезмәт – татарда белем бирү системасы, укымышлылык гаять киң таралганлыгына дәлил ул. Югый­сә соңгы вакытта кайбер дин бел­гечләре, әйтик, ТФА­дәге ислами тикшеренүләр үзә­ге бел­гечләре моны шик астына куя башлады.


– Әбрар абый Кәримуллин белән әүвәл сөйләшкәндә, бу теманы кандидатлык диссертациясе итеп үстереп булырмы, дип шик белдергән идем. “Бу юнә­лештә дөнья күргән хезмәтләр иксез-чиксез. Кандидатлык кына түгел, докторлык итеп тә язып-үстереп була әлеге теманы”, – дип тынычландырды ул мине. Остазым йөз мәртәбә хаклы булып чыкты.  Әлеге   шик белдерү­че­ләргә мин төгәл саннар белән җавап бирә алам. Бу хезмәттә мин гуманитар фәннәр өлкәсен генә тикшердем. Монда XIX гасыр азагы – XX гасыр башын гына алдым. Тәгаен алганда, 1861 елдан башлап 1917 елга хәтле чорны колачлый бу. 1861 елда җәдитчелек чоры башлана дип исәпләнә. Шушы дәвердә чыккан гуманитар хез­мәт­ләрне Петербург, Оренбург, Уфа, Казан архивларыннан эз­ләдем. Шул заманда басылган дә­реслекләрне кулыма тотып, тикшереп, исемлекләрен булдыра алдым.


Бу китабымда шул чакта кулланылган 1010 дәреслекнең исем­леген бастырып чыгардым. Алар кайсы елда күпме тираж белән чыккан, аннан соң тиражлары үзгәргәнме, тагын кулланылганмы дигән сорауларга җа­вап эзләдем. Әгәр кулланылса, һәр елны басылып килгән. Чөнки нәшир шушылай акча эшләгән. Базар мөнәсә­бәтләре бу. Сатып алына торган китапларны гына бастырганнар. Әгәр дәреслек кулланылмаса, аны чыгармыйлар. Чыккан икән, ди­мәк, аны укыганнар. Һәр авылда мәдрә­сәләребез, мөгаллимнә­ре­безгә дәреслек кирәк булган. Әлеге татар дәрес­лек­ләрен хәзер “Хозур” нәшрияты бүгенге кириллицада да бастыра башлады. Алар мәдрәсәдә укыту өчен дә, кызыксынган кешеләр өчен дә мөһим. Саный торгач, исем китте: гуманитар фәннәр буенча гына да биш миллион данәдән артык дә­реслек нәшер ителгән. Географиясе бик зур. Бу татар дөньясы­ның зурлыгын, киңлеген дә күр­сәтә.
Татар дөньясының куәтен мин БТКда эшләгән вакытта шактый яхшы күргән идем инде. Гадәттә читтән килгәннәр, Татарстан без­гә ярдәм итәргә тиеш, дип белде­рә. Мин аларга, сез Татарстанга булышырга тиеш, башка мил­ләтләр – яһүд, әрмән, грузиннар үз ватаннарына ярдәм итәргә тырыша, сез дә шундый булсагыз иде, дип әйтә идем. Хәзер инде Сабан туе кебек зур колачлы бәй­рәмнәрне дә урыннардагы мил­ләтпәрвәр­лә­ребезнең үз көче бе­лән уздыруы бу зарурлыкны урын­нарда аңлый башлауларын күрсәтә.


– Әлеге дәреслекләрнең күпмесен татар кешесе язган, чит ил авторларының хезмәт­ләре күпме?


– Әлеге дәреслекләрнең 99 проценты – үзебезнең татар га­лим­нәренеке. Араларында га­рәпчәдән тәрҗемәләр бар. Гуманитар фәннәр дигәндә мин иң элек дини фәннәрне – тәҗвидтән башлап Коръән уку тәртипләре, сираны... күздә тотам. Уку дәрес­лекләре, ягъни әдәбият. Аннан соң зур өлешне татар теле һәм тарих дәреслекләре алып тора. Татар тарихы һәм Россия тарихы.


– Урыс теле буенча чыгарылган дәреслекләр күпме?


– Алар бар. Дөрес, күп түгел. Иллеләп дәреслекне санап киттем анда. Хезмәтнең беренче өле­шен­дә мин кадими һәм җәдиди уку системасын аерып күрсәттем. Кадими уку йортларында кулланылган дәреслекләрнең исемлеген дә китердем. Минемчә, алай кадими, җәдиди дип бүлү дөрес түгел. Чөнки 1917 елга хәтле ике формада да укытылган. Аваз ысулын кулланып укыту да кергән. Әмма ул барча җирдә дә кереп бетмәгән. Чынбарлыкта кадими ысул җәди­дигә нигез салган. Ка­димидән берничек тә ваз кичәргә ярамый. Фикер каршылыгы булган, алар арасында даими каршылык булган дип раслау дөрес түгел. Алар бер-берсен тулыландырып торган. Укыту гына түгел, фикерләүнең яңа ысулы булса да, алар берсен берсе юкка чыгармаган. Әлеге тикшеренү-эзләнү­ләремне бүген дә дәвам иттерәм.


– Шактый вакыт Конгресста эшләгән кеше булганга, Конгресс уздырган җыенга кил­гән­гә, Петербургтан БТК эшчән­леге ничек күренә, дип тә сорамыйча кала алмыйм.


– Һәрнәрсәнең кадере еракка китеп караганда яхшырак күренә. Туган авылымның матурлыгын кайтып күрәм дә исем китә. Бу дәрәҗәдә матур җирләр юктыр дим! Конгрессның эшчәнлеге умар­та оясын хәтерләтә. Ул элек тә, хәзер дә шулай. Алга таба да шулай булырга тиеш, минемчә. Конгресс үзен аклый, матур гына эшли. Киләчәктә дә шушылай эшләр дип өметләнәм.


– Күптән түгел Дәүләт Дума­сының бер депутаты Ренат исемен кулланыштан чыгарырга, алга таба балаларга кушуны тыярга тәкъдим итте.


– Миңа бу тәкъдим бик сәер тоелды. Әлеге сүзнең өч мәгънәсе бар. Беренчесе – өч сүзнең беренче иҗекләрен алып ясалган сүз –революция+наука+техника. Икен­чесе – итальян сүзе – яңадан туган дигән мәгънәдә. Өченчесе – гарәп сүзе – дөя селәгәе дигән мәгънәне бирә. Ул гарәпләрдә иң чиста әй­берне аңлата. Шуңа күрә кемгәдер безнең исем ошамый икән, аның башы авыртсын.


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 36, 10.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр