ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

“Исәнмесез!” дип сәлам бирү – көферлек, имеш

 

Узган җомга намазын Казан янындагы бер район үзәгендә уку насыйп булды. Бик күркәм мәчет! Тик имамы таныш, тавышы йөрәккә май булып ята, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора, дип иртәрәк куанганмын икән. Җомга вәгазеннән күңелдә юшкын калды. Бик тә мөһим теманы – әдәп-әхлак тәрбияләүнең зарурлыгын күтәрде анда имам.

i1

Диннең төп бурычы – кешеләрдә күркәм әхлак тәрбияләү, дип әйтеп калдырган борынгыларыбыз. Чынлап та, йомшак сүз, кешелекле мөгамәлә белән әллә нинди кире кешеләрне дә ипкә китерергә, үз тарафыңа аударырга мөмкин. “Без бер-беребез белән “Әссә­ламегаләйкүм!”, “Вәгаләй­күмәс­сә­лам!” дип күрешү, төчкергәч “Әлхәмделилла!“ дигән мөселман кардәшебезгә “Ярхәмәкулла!” дип җавап кайтару... – саваплы гамәл”, – дип, хәзрәт үз вәгазендә ислам әхлагының бик күркәм мисалларына тукталды. Тик менә яшь­ләрнең, бигрәк тә укучы бала­ларның “Исәнмесез!” дип сәлам бирүләренә бик эче поша икән аның. Берничә минут шушы сүзгә бәйләнгәннән соң, тәмам кызып китеп: “Исәнмесез дип әйтү – кө­ферлек ул!” – дип, болай сәлам­ләшүдән баш тартырга чакырды имам.

 
“Гарәпчә, татарча, урысча алынмалар сүзлеге”ндә “көфер­лек” сүзенең мәгънәсе “карышу, Аллага ышанмау, динсезлек” дип аңлатылган. Миңа калса, мәсьә­ләне шушылай куерту, үзебезчә, саф татарча “Исәнмесез!” дип сәлам бирүчеләргә болай дәгъва белдерү һич тә дөрес түгел. Без гарәп түгел бит, татар! Нигә әле ияләшкән бу сүзебездән баш тартып, без гарәпчә сәламләшергә тиеш?! Мөгаен, имамның әлеге фикерен уртаклашмаган башка кешеләр дә булгандыр. Әмма җомга намазында тел озайтып, киресен дәлилләү мөмкин түгел һәм ярамый да! Мулла хаклымы-түгелме, кеше алдында, йөзен “ертып”, сүз көрәштерү әдәп­сез­лек булыр иде. Шуңа күрә җомга намазы тәмамланып халык таралыша башлагач, бу хакта сүз катып, хәзрәтебезгә килеш­мәвемне белдердем. Сәлам сүзе тынычлык теләүне аңлата, “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!” дию, йокыга талыр алдыннан гаилә әгъзаларыңа тыныч төннәр, татлы төшләр теләү дә шул ук мәгънәдә бит инде, дип үз фикеремне җиткердем.

 
Хәзрәтебез килешәсе кил­ми­чә, сәлам сүзе бик киң, бик тирән мәгънәле ул, дип тәкрарлады. Бәлкем шулайдыр да. Әнә тө­рекләрне тыңлап баксаң, “гүзәл” сүзен нәрсәгә карата гына кулланмый алар. Төрекләр өчен ризык та, хатын-кыз да, араба-ма­шина һәм башка бик күп әйберләр дә “чок гүзәл”! Миңа калса, мондый хәл телнең ярлылыгыннан, дөресрәге, сөйләүче кемсәнең ялкаулыгыннан, ягъни кирәкле урында кирәкле сүзне эзләп торырга иренүеннән килә. Көн­дәлек тормышта аралашу өчен берничә йөз сүз җитә диләр бит. Бу ашкын заманда, баш каза­ныңны эшләтеп, сүз эзләп, нигә әле вакыт әрәм итеп торырга! Акыл хезмәте белән шөгыль­лә­нүче, зыялы саналучы байтак мил­ләттәшебезнең телефоннан сөйләшкәненә, һәрхәлдә ничек саубуллашканына игътибар иткә­негез бармы икән: күбесе “Давай!”, “Пока!” дип хушлаша! “Яхшы! Хуп!” яисә “Хәерлесе!” дип әйтеп булмыймы?! Ә монда, “Исәнмесез!” сүзе урынсыз, дип дәгъва белдерәләр...


Дөрес, әлеге сүз кайбер зыялыларыбызга да ошап бетми. Әйтик, мөхтәрәм әдибебез Рабит Батулла бервакыт, “Исәнмесез!” дип эндәшү бик борынгы заманнан килә булса кирәк; бик мөш­кел, аяныч хәлдә калган татарларыбыз, бер-берсенең хәлен бе­лешкәндә, тереме, үлеме икән­лекләрен ачыклау өчен, син исәнме әле, дип күрешкән, дигән мәгънәдәрәк язып чыккан иде. Бу очракта киресенчә, сүз мәгъ­нәсен артык тарайту килеп чыккан. “Исәнлек-саулык телибез!” – дип әйтәбез, язабыз бит. Шуңа күрә бу кәлимәне дә саулык, арулык теләү дип аңларга кирәк. Без – татарда бер үк вакытта ике мәгъ­нәдә әйтелә, саулык, иминлек теләүне генә түгел, хәл бе­лешүне дә аңлата бу гыйбарә. Әй­тик, үземнең туган авылым Мәл­лә­тамакта (Мөслим районы) “Исән­месез!” дип сәлам бирү­че­ләргә “Әйбәт кенә!” дип җавап кайтаралар. Кайберәүләр: “Аллага шө­кер!” дип тә әйтә. Шулай булгач, бу рәвешле сәлам бирүдән, хәл белешүдән ниндидер көфер­лек эзләп, гаепләп маташмаска кирәк. Әле киресенчә, болай хәл бе­лешүләре, хәлеңә керергә те­ләү­ләре саваплы гамәл саналырга тиеш. Әйдәгез, хәл белеш­кән милләттәшләребезгә хәерхаһлы булыйк!


Әнә мөселман дәүләте саналган Төркиядә җәмәгать урыннарында “Мәрхабә!”, “Хуш килдегез!” дип сәлам бирешәләр. Шул ук вакытта мәчетләрендә сәлам сүзе яңгырый. Билгеле, Сезгә Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын (“Әссәла­ме­галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бә­рәкәтуһ!”) дип телиләр икән, без дә Пәйгамбәребез кебек “Вә­га­ләй­күм!”, ягъни “Сезгә дә!” дип җавап кайтарырга өйрәник.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 36, 10.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр