ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

//

Беренче акчаны Балтачта алдылар


Татарстанда гаиләдәге беренче балага тәүге пособие бирелде. Мондый бәхет Балтач райо­нының Сизнер авылында яшәүче Тарасовлар гаиләсенә елмайды. 4 гыйнвар көнне Вячеслав белән Юлиянең кызлары Анастасия туган. Бүген алар авылда, ирнең әти-әнисе һәм ике ир туганы белән яши. Әни кеше декрет ялына киткәнче, үрелгән эшләнмәләр цехында хезмәт куйган. Гаилә башлыгы исә төрле эштә йөри. Хәзер алар кызларына яшь ярым тулганчы 8490 сум пособие алачак. Мәгълүм булганча, быелдан Россиядә гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк.

Казан гына димәгән


Бәйрәм ялларында Татарстанга 130 меңнән артык турист килеп киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк, дип хәбәр итәләр Туризм буенча дәүләт ко­ми­тетының матбугат хезмәтеннән. Быел туристлар аеруча Казан Кремлен үз иткән. Анда барлыгы 180 мең кеше кунак булып киткән. Узган ел исә бирегә 96 мең турист килгән булган. Туристлар башкаладан читтә урнашкан туризм үзәкләренә дә игътибарны арттырган. Быелгы Яңа ел ялларында Зөя шәһәр-утравын күрергә теләүче туристлар саны узган ел белән чагыштырганда – 6, Бөек Болгарга килүчеләр – 20, Алабуга музей-тыю­лыгы белән танышучылар 38 процентка арткан.

Искесе үткәндә кала


Башкаланың Роторный урамыннан Павлюхин урамына кадәр сузылган совет чорында төзелгән иске йортлар сүтелеп, алар урынына яңалары төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэриясеннән хәбәр итәләр. Проект расланганнан соң, ким дигәндә, 26 мең 337 кеше мәктәп, балалар бакчасы, сәүдә үзәге янәшәсендә урнашкан яңа йортларда яши алачак. Моннан тыш Назарбаев урамында Универсиада алдыннан сүтелгән барак тибындагы йортлар урынында кунакханә дә төземәкчеләр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр