ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 4, 13.01.2018/

Тамак юлга дәшә. Табында сайлана башладык

 

– Теләсә нинди ризык ашый алмыйм, – ди Казанда яшәүче Ислам Әүхәтшин. – Шундук аллергия килеп чыга. Кыяр-помидорларны да үзебездә үстерелгәнен алам. Җиләк-җимешләр турында әйтеп тә тормыйм, организм бик сирәген генә кабул итә. Соңгы елларда фермерлар җитештер­гәнне, авыллардан килгәнне ала башладым. Бәяләре бераз кыйм­мәтрәк булса да, ышанычлы булгач, шундый җирләрдән алырга тырышам.  

 4-1
Финанс тикшерүләр агент­лыгының аналитик үзәге мәгълү­матларына караганда, Россия хал­кының яртысы экологик яктан чис­та ризыкларга өстенлек бирергә тырыша икән. Ә менә сораш­ты­ручыларның 48 проценты арзанлы яки акция белән куелган ризыкларны сатып алуын әйткән. Шунысы кызык, кибетләрдәге “био”, “эко”, “органик” сүзе язылган ризыкларга кү­бесенчә 18 – 24 яшьлекләрнең  күз­ләре төшә икән. Белгечләр фике­рен­чә, дөнья гизәргә яратучы яшь­ләр, чит илләрдәге тормышны кү­реп, бездә дә шундый ризыклар эзли. “Химиясез” дип язылган төр­гәкләргә 25 – 44 яшьлекләр өс­тенлек бирә. Ә менә “фермер ризыгы”, “сезонлы ризык” дигәннәрне 45 яшь­тән өлкәнрәкләр үз итә.


Тышындагы язу эчендәге ризык белән тәңгәл киләме? Моңа бел­гечләр дә шикләнә. Алар төр­гәктәге язуларның күбесенчә реклама буларак кулланылуын җит­керә. “Экологик чиста ризык нормативлары әле дә юк, шулай булгач аларны тикшерүче дә юк. Бу бары тик табыш кертүнең бер ысулы гына”, – ди Финанс тикшерүләр агентлыгы җи­тәкчесе Тимур Аймалетдинов. Алданмас өчен Россия халкы җир­ле ризыкларга өстенлек бирә башлаган. Шуңа да соңгы елларда махсуслашкан кечкенә сәүдә нокталарына йөрүчеләр саны да арткан.


Балтач районындагы Бөрбаш авылында Илшат Гыйльмуллин  ит эшкәртү цехы оештырган иде. Анда Ислам абый кебек табигый ризыкка тартылучылар   еш йөри. Ул ачылганнан бирле авыл халкы колбаса, сосисканы кибеттән бик алмаска тырыша, үзе үстергән терлек итен­нән эшләтә. Чөнки беләләр: биредә колбасаны иттән генә ясыйлар, өстәмәләр кушмыйлар. Алар­ның да­ны “сарафан радиосы” аша та­ралган инде, реклама кирәкми. Республика районнарына командировкага баргач, авыл кешеләре белән аралашканда, кайсы яктан дип сорыйлар. Бөрбаштан дисәм, без анда колбаса ясатырга йөри­без, диләр.


– Кайлардан гына килмиләр, – ди биредә эшләүче Гөлназ Галимуллина. – Тирә-күрше районнарны әйтмим дә. Лаеш, Балык Бистәсе кешеләре дә безне үз итте. Хәтта берәү Зәй районыннан килгән. Нигә шуннан кадәр йөрисез дигәч, яхшы ризык кирәк булгач киләсең инде, ерак дип тормыйсың, диде. Сүз дә юк, зур күләмдә, сату өчен җитештерелгән ризыкларга күп­ләрнең ышанычы бетте. Өс­тәвенә интернет челтәрендә йөр­гән төрле роликлар да моңа йогынты ясады. Аларны карасаң, чәчлә­рең үрә торырлык. Ашар җиреңнән аша­мас­сың. Бер уйлап карасаң, аз күләмдә җитештерел­гән, саклану вакыты аз булган ри­зыкларның тәме дә бөтенләй икенче. Тик андый тиз бозыла торган ашамлыкларны зур сәүдә чел­тәрләре үзенә бик керт­мәскә тырыша.


– Мин сату белән еш йөрим, – ди Яшел Үзән районының Олы Кара­гуҗа авылында гомер итүче Чулпан абый Галиуллин. – Барган саен си­гез-тугыз төрле әйбер алып барам. Барысын да сатып бетереп кайтам. Хуҗалыгыбызда терлек асрап көн күрәбез. Ике сыерыбыз, берничә баш симертү үгезе тотабыз. Сөт ризыкларын сату белән генә чиклән­мибез, балык, тавык та ыслыйбыз. 
Яңа ел бәйрәме алдыннан 150 кило балык ыслаган булганнар, шуны 3 көндә сатып та бетергәннәр. “Чулпан абый, сезнең балыкны ашаганнан соң сару кайнамый, диләр. Без бит аны берничә көн тозлы суда тотып, элеп киптерәбез, аннан зирек агачының пычкы чүбендә ыслыйбыз. Дөрес, болай эшләү бик мәшәкатьле, әмма тәмле була. Кибетләрдә сатыла торган балыкны 10-15 минутка сыек төтенгә салып тоталар да аннан бераз ыслаган кебек итәләр. Ул карала, торган саен ныграк тоз тәме керә. Бөтен шартын туры китереп эшлисең икән, алай булырга тиеш түгел. Без ыслаган балыкны бер татып караган кеше кабат кибетнекен ашарга теләми инде. Эремчек белән дә шул ук хәл. Соңгы елларда аны пальма мае кушып эшли башладылар. Без исә бары тик сөттән генә ясыйбыз. Табигый ризык ашыйсы килгән һәркем каймагын да, эремчеген дә, итен дә зур кибетләрдән түгел, шәхси яки фермер хуҗалыгыннан ала”, – ди ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 3, 12.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр