ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Әйләнә дөнья, әйләнә...

 

Мин инде кырык ел мәктәптә татар теле һәм әдәбият дәресләре укытам. Тел мәсьәләсенә кагылышлы бүгенге вәзгыятьтә дәресләрне тагын да җанландырып, мәктәп программасын укучы өчен кызыклы итсәк кенә, туган телнең дәрәҗәсе үсәчәк, аны өйрәнүгә ихтыяҗ бермә- бер артачак дигән фикергә дә киленде бугай югарыда.

3-2
Көн дә балалар алдында туган тел дәресе бирүче мөгаллим буларак, төгәл мисаллар белән сөйлисе килә. Мәсәлән, Гаяз Исхакый иҗа­тын өйрәнгәндә, моннан йөз ел язылган әсәр­ләрне мин укучыма ни рәвешле “сең­дерә” алам соң? Аңына гына түгел, күңеленә, җанына?..Моның бик үтемле педагогик дөрес һәм методик сыналган уңышлы юлы бар: беренчедән, элеккеге чорны бүгенге заман вәзгыяте белән чагыштыру, икен­чедән, шуларга аваздаш хәзерге әсәрләрне, андагы вакыйга-фикерләрне мисал итеп китерү. Сыналган алым. Төп фикерем шул: яңа татар прозасын әлеге максатта кулланып буламы һәм бармы андый әсәрләр? Укытучы буларак, мин һәр яңа әсәргә дә шул күзлектән бәя бирергә күнегеп киттем.


Без Г. Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1904 ел) әсәрен өйрәнү барышында Зиннур Хөснияр­нең “Гарасат”, “Хуш, авылым!” әсәрләрен дәрестә телгә алабыз. Бу әсәрләр язылу арасында 100 елдан артык вакыт үткән, ләкин татар халкын борчыган, аның бәгырен телгәләгән мәсьә­ләләр һаман да шул ук икән­легенә параллельлек үткә­рәм. Эчтәлек бер, форма гына үзгәргән. Ике әдипнең дә бик хакыйкый рәвештә, хал­кыбызның тормыш-яшәе­шен югары сәнгать дәрә­җә­сендә сурәтләп, аның һәла­кәтенә китерүче сәбәпләрен ачуын, бүген дә мәсьәләнең актуаль булып калуын җит­керәм.


 “Г.Тукай иҗатында дин фәлсәфәсе” темасын ачканда, аның “Тәэсир”, “Ана догасы”, “Таян Аллага”, “Нәсый­хәт” шигырьләре өйрәнелә. Бу шигырьләрдә Аллага ышануның кеше күңеленә тынычлык, сафлык китерүе, авыр вакытларны җиңеләй­түе, кеше күңелендәге Аллага ышанычның изгелеге ассызыклана. Лирик герой укучысына Аллага таянырга, аннан юл күрсәтүен сорарга, дога кылырга куша. Кешеләр тигез, дөнья кеше өчен авыр, тормыш үзгәреп тора, һәр кешедә изгелек, илаһилык башлангычы бар дигән фәлсәфи фикерләр әйтелә. Мин, форсаттан файдаланып, Хөсниярнең “Гарасат” романындагы вакыйгаларны сөйлим, китапны укучыларыма укырга тәкъдим итәм. Теманы йомгаклаганда, ике чорда язылган әсәрләргә балалар белән бәя бирәбез, уртак якны һәм яңалык эзлибез.


Татар әдәбиятында психологизм, сызлану фәлсә­фә­се дигән тема бар. (Ш.Ка­мал­ның “Буранда”, Ф.Әмир­хан­ның “Бер хәрабәдә...”, К.Тин­чуринның “Искәндәр” хи­кәяләре.) Сызлану фәлсә­фәсе – тормышның, гомер­нең чиклелеген аңлап сагышлану, чарасызлыкка җи­тү, сызлану. Шуны аңла­ган кеше күңелендәге сагыш, хәсрәт бирелә. Матурлык, бәхет-шатлыклар, мәхәббәт – барысы да вакытлыча гына. Алар бетә. Яшәеш тә вакытлы, чикле, ул да үлем белән тәмамлана. Мәктәп баласы белән бу хакта сөй­ләшү җиңел түгел, фәлсәфи, кат­лау­лы тема. Безгә тагын Зиннур Хөснияр ярдәмгә килә, аерым алганда, әдипнең күп­тән түгел дөнья күргән “Кө­меш чыбыркы” романы. Әлеге әсәрдә Курку темасы, Үлем темасы ачыла. Ике чорда бер үк темага язылган әсәрләрне чагыштыргач, теманы балага төшендерү ифрат җиңеләя, һәм ул аны яхшырак кабул итә дә. Шуның белән дәрес тә кызыклы килеп чыга, укучыларым татар әдәбияты дәресләрен яраталар. Фикер йөртүләре шомара, шул рәвешле дөньяга карашлары ачыла.


Фикеремне янә төгәл мисаллар белән дәвам итәсе килә. Программада XX гасыр башы, 20-30нчы еллар әдә­биятында мәхәббәт фәл­сә­фәсе темасы бар. Ф.Бур­наш­ның “Таһир-Зөһрә” трагедиясен өйрәнү каралган. Әсәр­дә мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрә­ше проблемалары күтәрелә. Мә­хәббәт – кеше өчен бәхет, ләззәт чыганагы, аны җую үлемгә илтә дигән фикер әйтелә. Шул дәресләрдә мин Хөс­ниярнең “Зөләйха кыйссасы” бәянын искә алам. Бер­гәләп чагыштырып карыйбыз, вакыйгаларны анализлыйбыз.


Шулай ук программада Ә.Еникинең “Төнге тамчылар” хикәясе бар. Шуңа аваздаш икенче хикәя дә минем өстәлдә ята. Зиннур­ның “Ки­чү” хикәясе ул. Мин шулай ук ошбу хикәянең язылу тарихы белән таныш, әсәр­ләр­дә фәлсәфә тәңгәл килә. Ени­кидәге Хәлил Ишмаевны һәм бик күпләрне кырыс ел­ларның шартлары ирекле кол, мөс­тәкыйль фи­кер­ләү­не, шәхси намусны үз кулың белән буарга мәҗбүр итте. Бер ише ке­шеләр, җан сак­лау­ны, хә­веф-хәтәрсез яшәү­не бөек идеаллар хакына дигән сылтау белән аклап, ихтыярсыз курчакка, обыватель­гә әй­ләнде. Менә фаҗига­нең тамыры кайда!.. Теге ­елларда канга сеңеп калган коллык зәхмәтенең һаман чыгып бетә алганы юк, эчкә кергән куян шикелле һаман калтырап утыра әле. Шәхес культы – җәм­гыятьне басып алган сөрем зәхмәте – озак елларга кешенең рухын им­гәтеп калдырды. Бу фаҗи­гане бик көчле шәхесләр генә рухи имгәнмичә үтә алды. Чынлыкта аны җәм­гыять­не үзгәртмичә җиңеп тә булмый иде. Ошбу фикер ту­рыдан-туры “Кичү” хикәя­се­нә бәйләнеп китә.


Сүзебезне, дәресләрне тагын да җанландырып, мәктәп программасын укучы өчен кызыклы итсәк кенә, туган телнең дәрәҗәсе үсәчәк, аны өйрәнүгә ихты­яҗ бермә-бер артачак, ди­гән фикердән башлаган идек. Укытучының белем һәм тәрбия бирү мәсьә­лә­сенә иҗади килергә тиешлеге яңалык түгел. Туган телне өйрәнүгә баланы тагын нәр­сә белән кызыксындырып була соң дигән уй һаман тын­гылык бирми. Бәлки, тәр­бия сәгатьләрен­дә Татарстан, туган җир, туган халык һәм аның лидерлары хакында сөйләптер дигән сорауны үзалдыма куйдым да һәм моның шулай ук бик нәтиҗәле алым икәнлегенә инандым.


Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиев турында, аның балачагы, гаиләсе, әти-әнисе хакында кызыклы китаплар бар. Соңгы елларда күренекле язучы Батулланың да шул темага бик кызыклы китабы дөнья күрде. Укытучыга тәрбия сәгатендә файдалану өчен менә дигән материал! Заманында Зиннур Хөс­нияр “Мин сине шундый яраттым” дигән бик гый­брәтле китап бастырып чыгарган иде. Ул – Татарстан лидерларының тормышлары, гаилә хәлләре хакында, күренекле язучылар, актерлар һәм атаклы кешеләр турында. Тәрбия дәрес­лә­рен­дә без ошбу китапны бик рә­хәтләнеп файдаланабыз. Ул чакта әле Татарстанның бү­генге лидеры, Президентыбыз Р.Н.Миңнеханов Премь­ер-министр булып эшли иде. Аның гаиләсе хакында матур мәкалә бар анда.


Физика законы буенча, юктан бернәрсә дә бар булмый. Бу аларның нәселдән килә торган сыйфатлары булган икән! Мин моны Зиннур Хөсниярнең “Гарасат” романын укыганнан соң бел­дем. Дөресен әйтим, Зин­нур шулай бер заманны, Татарстаннан сөрелгән ку­лакларның язмышын өй­рәнергә дип, Себер якларына чыгып китте. Аңа гаилә белән төшкән бер аклы-каралы фоторәсем күр­сәт­кәннәр. Рәсемдәге кеше­ләр­нең кемнәр икәнлеге билгесез, бары тик элеккеге Тә­кәнеш ягыннан икәнлекләре хакында гына мәгълүмат бар. Кукмараның музей директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина ярдәме белән Зиннур эзләп тапты: рәсем­дәге гаилә башлыгы Вәсига апа Миңнеханованың якын туганы, баба тиешле кешесе икән! Авылда тегермән тоткан өчен бу тырыш кеше, кулак дип гаепләнеп, гаиләсе, яшь балалары белән бергә сөргенгә сөрелгән булган. Шуннан соң кире бу якларга әйләнеп кайтып, яңадан тор­мышын көйләп җибәр­гән! Үзе белән Себердән сиксән татар гаиләсен дә ияртеп кайткан!


Талант та, лидерлык та нәселдән, геннар аша килә. Мин тәрбия сәгатьләрендә Зиннур Хөсниярнең әлеге романыннан шушы вакыйганы укыйм. Тетрәнеп тың­лый балалар! Прези­ден­тыбызның активлыгы, көчле лидер булуы шуннан соң үзеннән-үзе аңлашыла.


Өстәлемдә бер өем китап... Зиннур Хөснияр язган китаплар болар. “Таң ата да кич була” (1989), “Тәгәри кит­те язмышлар” (1991), “Тер­сәк сугышы” (2002), “Эттән туган” (2004), “Два билета на трагедию” (2007), “Хуш, авылым!” (2011), “Кичү” (2012), “Гарасат” (2015), “Көмеш чыбыркы” (2016)... Әдип, илле биш яшенә җиткәндә, инде биш роман язган. Дис­тәләгән повесть-хикәяләрне дә өстәсәк, ул нигез салган һәм шәхси басмалар буларак нәшер иткән искиткеч матур журналларны исәпкә алсак, аның әле актив җәмәгать эшлеклесе булуын да белгән сурәттә гаять энергияле, эшчән шәхес күз алдына килеп баса. Сер итеп кенә әйтим: Зиннур үзе дә кулак нәселеннән, бабасы кулак булган, ләкин ул да батраклар ялламаган, барысын үз көче, гаиләсе ярдәме белән булдырган.


Мин Зиннурның шәхси үрнәген дә, әсәрләрен дә дәресләрдә, тәрбия сәгать­ләрендә бик теләп файдаланам.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 42, 27.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!