ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

Бәяләр һәм төбәкләр


Төбәк статистика идарәләре март башына республикалардагы һәм өлкәләрдәге гамәлдәге бәяләрне игълан итеп бетерделәр. “Кайда яшәү кыйммәтрәк?” дигән сорауга җавап билгеле булды.

1-1  
Татарстанда бер килограмм сыер итенең уртача бәясе 299,30 сум икән. Иң арзанлы ит Чуваш Респуб­ликасында – 295 сум 77 тиен. Сыер итен Мари Иле Республикасында яшәүчеләр иң кыйммәт бәягә сатып ала­, анда уртача бәя – 326 сум 47 тиен. Бездә, авыл­да, шәхси хуҗалык, бот­лап сатканда, арт сан итнең килосын 280 сумга, ал санны – 260-270 сумга озата. Димәк, җитештерүчедән турыдан-туры ит алганда, 50 килолы саннан 750 сумнан 1750 сумга кадәр акчаны янга калдырырга мөм­кин. Хәзер авыл кешесе шун­дый: алам дип әйт кенә, итне ишек төбеңә китереп бирә. Сүз яңа суелган, су кертеп кабартылмаган, буяу­лар белән бизәл­мәгән табигый ит турында бара. Бер санын син алсаң, икенчесен хуҗа үзе ашый, шуңа күрә гарантияләнгән сыйфат турында сүз бара. Арзанлы балык ашыйм дисәң, Саратов өлкәсеннән алырга кирәк, елга һәм диңгез итенең уртача бәясе анда 117 сум 9 тиен генә тора, иң кыйммәт балык – 156 сум 23 тиен. Татарстан балыгы 137 сум 5 тиен бәяләнә. Атланмайны Пенза өлкәсендә ашау хәерлерәк: бәясе 413 сум 82 тиен. Иң кыйммәтле май Самара өлкәсендә – 507 сум 12 тиен. Татарстанда 420 сумга ак май ашап була, күрше Мари Илендә майлы икмәк кыйммәткәрәк төшә – 476 сум 11 тиенгә атланмай ала аласың. Башкортстанда да бәя шул чамада – 475 сум 76 тиен. Бер литр сөт бәясен чуашлар югары тоталар: 56 сум 48 тиен. Иң арзан сөт Оренбург өлкәсендә – 42 сум 29 тиен. Татарстан сөте дә шул чама бәяләнә – 42 сум 53 тиен. Арчада шәхси хуҗалык сөтне 22 сум 50 тиеннән тапшыра, бәяне төшерергә вәгъдә итә башладылар инде.


Шикәрне Мордовиядән күпләп алып кайтуың отышлырак. Бер кило шикәр комы анда 37 сум 81 тиен генә, бездә нәкъ өч сумга кыйм­мәтрәк йөри бу ризык. Аның каравы иң арзанлы бодай онын Татарстанда саталар, килосы 24 сум 67 тиен генә. Тик он бәясе никтер икмәк бәясенә йогынты ясамый, бер кило арыш һәм бодай оны кушып пешерел­гән икмәк бәясе бездә 41 сум 35 тиенгә тиң. Пермь өлкәсендә килосы 33 сум 63 тиен торган иң кыйммәтле оннан да әнә 40 сум 89 тиенлек икмәк пешерәләр. Саратов өлкә­сендә исә 29 сумлык оннан 31 сум 42 тиенлек иң арзан ипи кабара. Иң кыйммәтле икмәк исә Самара өлкәсендә – 46 сум 63 тиен. Бодай оныннан гына пешерелгән булкалар һәм ипиләр тагын да кыйммәт­рәк, билгеле. Татарстанда 45 сум 66 тиен тора болар­ның килосы. Күр­шеләрдә ак икмәк арзанрак: 37 сумнан 42 сумга кадәр. Арзанлы оннан кыйммәтле ипи пешерү серен Татарстан ипи пеше­рүчеләренең әлегә кадәр аңлатканнары юк. Карабодай ярмасының уртача бәя­се – бездә 63 сум 57 тиен. Бу Пермь өлкәсе белән чагыштырганда байтакка арзан, анда диетик ярма 79 сум 79 тиен йөри икән. Бу иң арзанлы Мордовия карабодаеннан 20 сумга якын кыйм­мәт.


Россиядә җитеш­те­рел­гән җиңел машина алам ди­сәң, Йошкар-Олага бар, ав­томобильләрнең уртача бәясе анда 441 мең 282 сум йөри, Татарстан бәясе – 466 мең 770 сум. 25 мең сумлык аерма – кемнәрнеңдер ике айлык хезмәт хакы ул. Мари Илендә иң арзанлы иномаркалар да сатыла. Машина алам дисәң, Саратов өлкәсен әйләнеп үт, Самарада да атсыз арба бәясе тешли торган. АИ-92 маркалы бензин бәясе барлык өлкәләрдә дә бер чама диярлек, литрга 1 сум тирәсе аерма күзәтелә шулай да. Муниципаль автобуска бер утыру бәясе Оренбург өл­кәсендә – 15 сум 74 тиен генә, Мордовиядә – 16 сум 34 тиен, Чувашиядә – 17 сум 51 тиен, Башкортстанда – 21 сум 57 тиен, Татарстанда – 22 сум 2 тиен. Башкортстанда электр энергиясе өчен түләү дә бик арзан, 100 киловатт сәгатькә – 263 сум 31 тиен. Татарстан бәясе – 329 сум 96 тиен, Түбән Новгородта – 372 сум 41 тиен. Җылылык өчен иң арзан түләү Удмурт Республикасында, квадрат метрга уртача 24 сум чыгарып салырга туры килә, Пермь өлкәсенең саны рекордлы – 42 сум 51 тиен. Тормыш дәрәҗәсен исәпләгәндә, уртача хезмәт хакын уртача бәяләргә бү­леп карарга кирәктер, ихтимал. Тик объектив уртачаны табу мөшкел эш булачак, билгеле.

 

Исегезгә тө­ше­рәбез: Идел буе федераль округында уртача хез­мәт хакы күләме ягыннан Татарстан, Пермь краеннан аз гына калышып, икенче урында тора. Пермьдәге югары хезмәт хакын исә азык-төлеккә иң югары бәяләр тигезли. Бездә бәяләр – уртача югарылыкта.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 18.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112