ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 140, 23.09.2017/

Күченәсебезне белмибез

 

Казан шәһәренең Кызыл химик урамында яшәүчеләр инде менә ничә елдан бирле яңа фатир көтә. Тик бу бәхеткә аларның әлегә бер өлеше генә ирешә алган. 2013 елдан Россиядә ава­рия хәлендәге тораклардан күчерү программасы эшли башлады. Татарстан­ның Тө­зелеш, архитектура һәм то­рак-коммуналь хуҗа­лык министрлыгыннан алын­­ган сан­нарга күз салсак, республикада 2013 – 2017 еллар дәва­мында 1 мең 195 авария хәлен­дәге йортта яшәүчеләр (8 мең 764 фатир яки бүл­мә­ләрдә гомер итүчеләр) күче­ре­лергә тиеш.

2-8

 

 

 

tatar-inform.ru

 

Бупрограм­ма моңа кадәр республикада эшләп килгәненнән шактый аерыла. Торакта ничә кеше пропискада булуга карамас­тан, иске йортта күпме мәй­дан булган, яңасыннан шул­кадәр генә бирелә. Шуңа күрә дә халык арасында ризасызлык бар. Моннан тыш хосусыйлаштырылган һәм социаль наем белән яшәү­че­ләргә дә торак бирүдә үзгә­решләр бар. Ми­нистр­лык­ның матбугат үзә­геннән алын­­ган мәгъ­лү­мат­лардан күренгәнчә, әлеге йортлардагы фатир-бүлмә­ләрнең 6 меңләбе хосусыйлаштырылган. Андыйларга дәүләт­тән торак өчен субсидия бирелә. Программа эшли башлаганнан алып бүген­гәчә 4 мең 400ләп милекче белән киле­шү төзел­гән. Алар­­ның шактые тораклы булган инде.

Кемнәр фатирлы булган?

 
Татарстан Президенты кар­шындагы дәүләт торак фонды Казан шәһәренең Мә­җит Гафури урамында дүрт йорт (барлыгы 352 фатир) төзегән. Тыштан карап торышка гадәти күренсә дә, эче бик үзенчәлекле аның. Эконом класслы бу фа­тир­ларның өч бүлмәлесе, мәсәлән, балкон белән бер­гә 53,9 квадрат метрлы. Кухня белән зал бергә, тагын кечкенәрәк кенә ике бүл­мәсе, ванна-туалеты бар. Ике бүлмәлесе дә балкон белән 30,7 квадрат метрлы. Бер бүлмәлесе бик кечкенә генә бүлмәдә кухня белән зал бергә, балконы, туалет-ваннасы үзендә. Анда халык күченә башлаган инде.


Ләкин әлеге дүрт йорттагы фатирларның нибары 10 процентына гына күчен­гән­нәр. Калган фатирлар әлегә буш. Ни өченме? Чөнки Казан хакимияте фатирларны үз ба­лансына алып бетер­мәгән, документларны тиешле та­ләпләргә китерә­селәре бар. Кәгазь эшләре беткәч, социаль наем белән яшәү­челәрне дә бирегә күчер­мәкчеләр.


Күченүчеләр кемнәр соң? Торак фондының матбугат хез­мәткәре Лилия Мән­на­пова сүзләренчә, алар – авария хәлен­дәге фатир-бүлмә­ләрен үз­лә­ренеке итеп хосусыйлаштыручылар. Дәү­ләт андый­ларның милкен бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан сатып алган.


– Әгәр дә кешенең тузган торакта, мәсәлән, 30 квадрат метр милке булса, аңа 300 мең сум чамасы акча бирелә, – дип аңлатты бу уңайдан Лилия Мәннапова. – Торак фондыннан фатир алырга теләү­челәр бу акчаны беренче взнос итеп күчерә һәм түлә­неп бетмәгән квадрат метр­лар өчен ипотека килешүе ниге­зендә аларга 28 елга ка­дәр 7 процентлы заем бире­лә.


Алар ни өчен бу программадан аламы? Тузган торакта яшәүчеләрне йортсыз-җирсез калдырмас өчен, рес­публика җитәкчелеге социаль ипотекага кертергә булган. Сер түгел, бүген мондый җирләрдә күбесенчә аз керемле, базар бәясеннән сафка бастырылган торакны алырга мөмкинлеге булмаган категория кешеләре яши. Нәкъ менә шуны истә тотып, арзан бәядән тәэмин итү мак­сатыннан Торак фонды аша сафка баскан йортлардан фатир бирергә булганнар. Риза булмаучыларга башка йортлардан да сайлау мөмкинлеге бирелгән.

Сания апа кыйссасы

Гомер буе бернинди уңай­лыклары булмаган йортта яшәгәннән соң Сания апа Тумакаева бүген башка шартларда гомер итә башлаган. Бөтен балачагым, тор­мы­шым иске торакта үтте, ди ул.


– Яңа йортка гыйнвар ахырында күчендем, – дип каршы алды Сания апа. – Моңа кадәр булган шартлар белән мондагысын чагыштыра торган түгел инде. 2004 елдан башлап безне, яңа йортка күчәсез, дип ышандырып килделәр, – ди Сания апа. – Әмма мондый бәхет ба­ры тик быел гына тиде. Кечкенәрәк, әлбәттә. Минем кебек ялгыз кешегә ярый инде. Гаилә­леләр дә бар бит. Хәзер миңа ипотека түләргә кирәк. Ипотекага – 5 мең, фатир өчен 3,5 мең сум түләдем. Әле тагын иске фатир өчен түләргә. 11 мең пенсиягә ничек яшәр­мен, белмим. Шунысы бик куркыта. 75 яшеңдә 1 миллион сумга якын бу­рычың булсын әле. 


Фатирлы булыр өчен Сания апа моңа кадәр дә ипотека алырга ризалыгын бел­дергән булган. Тик пенсия яшендәгеләргә социаль ипотека бирелми дип, бар өме­тен сүндергәннәр. Узган ел искесен 11 мең сумга биреп, яңасын 35 мең сумга сатып алырга мөмкин икәнлеген әйткәч тә, ризалашкан. Тараканнар, тычкан-күселәр арасында тагын күпме интегергә була, ди ул.


– Туганнарым, дусларым күченергә булышты, әле ярый алар бар, – ди Сания.
Туганнары белән дә сөй­ләшеп алдык. Картлык кө­нендә ипотека кабаласына ке­рүе өчен борчыла алар. Әмма бернинди мөм­кин­лекләрсез, җимерелү куркынычы янаган йортта яшәүгә караганда, монда яхшырак инде, дип үз-үзләрен тынычландыралар. “Тегендә мәй­даны 38 квадрат метр иде, монда балкон белән 31 квадрат тирәсе. Кечкенә инде, әмма без аны тынычландырабыз, чистада, рәхәттә яшәр­­сең, дибез. Җитмәсә, бө­тен нәрсә электр белән эшли торган, фатир түләве кыйммәткә чыгар микән инде?” – дип тагын бер көр­се­неп куялар. Сания апа бүген фатирын җиһазлау белән мәшгуль. 

Куркыныч йорт

Сания апа элек яшәгән Кызыл химик урамындагы 24 нче йортка да барып кайттык. Әле­ге бинаның кайчан тө­зел­гәнен берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Туганнан бирле биредә яшибез, бабай алган фатир диючеләр дә булды. Сания апа аннан иң берен­челәрдән булып кү­чен­гән кеше булып чыкты.
– Безнең торак хосусыйлаштырылмаган, – ди биредә 46 ел яшәүче Аида Нәбиул­лина. – Әнием гомер буена фа­тирлы булырга иде дип хы­ялланды, булмады. Әби бе­лән бабай да фатир күр­мәде. Без­гә соцнаемга би­рәбез дип ышан­дыралар. Кайчан булыр, билгесез. Үзе­безнең дә тизрәк китәсе ки­лә. Мондый шартлар туйдырды. Күреп торасыз: йортыбыз бик начар хәл­дә. Бө­тен нәрсә җи­мерелә. Сте­на­да ярыклар хасил булды. Тор­балар эшләми диярлек, су агып тора, кайнарын күр­гәнебез юк.


Дүрт катлы әлеге йортта яшәү чыннан да куркыныч. 
– Бу фатирны минем бабам алган иде, – ди, инде үзе дә бабай булган Дмитрий Васильев. – Күчерәбез, диләр инде, кем белгән. Хәер, ел саен күчерәләр инде безне, – дип кул гына селтәде ул.


P.S. 2013 елдан башлап бүгенгәчә тузган торак мәй­даннарын хосусыйлаштырган 1532 гаилә яңа куышлы булган. 508 фатир (соцнаем) муниципаль берәмлек­ләргә тапшырылган. 755 милекче үз фатирларының төзе­леп бетүен (социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлардан) көтә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр