ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Без барыбыз да – бер көймәдә

 

Бу атнада татар җәмәгать­че­леге “Тантана” театраль премиясе лауреатларын барлау бе­лән мәшгуль булды. Кемдер җиңүчеләрне лаек дип санады, кемдер жюри фикере белән килешмәде. Артистлар исә бер-берсе өчен ихлас сөенүләре белән мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалованы гаҗәпкә калдырды хәтта. “Сез генә шулай бер-берегез өчен ихлас сөенә аласыз, башка бер тармакта да юк бу кү­ренеш”, – диде ул, сәхнәгә күтә­релгәч. Алып баручылар исә, аңа ияреп, бүген генә барыбыз да бертигез, дип шаяртты.

18-1

Тигез дигәндә, номинант­лар­ның һәрберсенә 50шәр мең сум премия бирелүенә төрттерде инде алар. Ә менә Салават оештырган Шамил Закиров исемендәге премия (“Тантана” номинациясенең берсе) елдан-ел бер меңгә арта бара. Баксаң, Салават, башта ук премия Шамил Закировның яшенә тәңгәл киләчәк, дип әйткән булган икән. Быел 73 мең сумлык бүләк Камал театры оркестры җитәкчесе Фоат Әбүбәкеровка тапшырылды. Болай да була икән, диде каушап калган Фоат абый...

 
Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы дип табылган Искәндәр Хәйрул­лин, сәхнәгә күтәрелгәч: “Бу номи­нациягә дәгъва кылучылар арасында аерылып торам дип уйламыйм, нишләтәсең, мин премияне түгел, премия мине эзләп тапты”, – диде, әллә шаярып, әллә җитди рәвештә.

 
Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы дип Әлмәт театрыннан Мә­динә Гайнуллина табылды. Ул да “Курчак туе” спектаклендәге Камәр – Нәфисә Хәйруллина алымын кабатлап, быел “Медея”дә шәрә аркасын күрсәткән икән. Нәтиҗәдә аны хуплаучылар  да, тәнкыйть итүче­ләр­ дә шактый булды.
Шунысы гаҗәп: “Тантана”ның бер генә номинациясендә дә Түбән Кама театры күренмәде. Моның кайбер сәбәпләрен газетабызның алдагы җомга санында әдәби тән­кыйтьче Миләүшә Хәбетдинова­ның  язмасыннан да чамаларга мөм­­­кин. Жюри әгъзасы Нияз Игъламов исә, аның сәбәбе бик өстә ята, дип аңлатты:


– Һәр әйбәт уйналган спектакль театр тормышына ниндидер дәрә­җәдә яңалык кертә. Бу җәһәттән кай­бер театрлар минем өчен яңа яктан ачылды. Мәсәлән, Минзәлә, Буа театрлары. Әлмәт гел алда бара инде ул. Чаллы театры шәп ыргылыш ясады. Ә менә Түбән Кама театры бер номинациядә дә юк.  Мо­ның сәбәбе бер генә: алар ремонтта. Шул сәбәпле тулы канлы, җит­леккән спектакль чыгара алмаганнар. Алар “Сихерче” һәм “Бирнәсез кыз” спектакльләрен тәкъдим ит­кән­нәр иде. Кызганыч, һәр ике­сендә дә эшләнеп җитмәгән урын­нар шактый. Моны үзләре дә аңлый, Рөстәм Галиев – үз эшенә бирелеп эшли торган режиссер. Аларның бит бел­геч­ләрне чакыртырга да мөм­кин­леге булмады. Ничек чакы­ра­сың? Әгәр арендага алынган “Техниклар йорты”­нда эшләп ятсалар?.. Репетиция сәгатьләре кыска, сәхнә юк.


Хөкемдарлар кемнәр соң, дип кызыксынучылар да табылыр. Монда Рауза Солтанова, Айгөл Габәши, Нияз Игъламов кебек театр бел­геч­ләре дә, Дәүсовет комитеты җитәк­чесе Разил Вәлиев, “Казан нуры” оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов та, министр урынбасары да бар. Нәкъ менә министр урынбасары Эльвира Камалова кураторлык ит­кән “Sforzando” фонды спектакле­нең “Иҗади мохит” төркеме тәкъ­дим иткән “Әлиф”не узып китүе тамаша залында ризасызлык уятты да инде. Әлеге иҗат төркеменең Түбән Кама театры кебек “Техник­лар йорты” да юк. Ләкин алар вакыйга булырлык әсәр тудырды һәм спектакльне мөмкин ка­дәр күбрәк урында куярга тырышалар. Баш рольне башкарган Нурбәк Батулла “Әлиф”нең тиздән Мәс­кәү­дә күр­сәтеләчәген әйтте, мәсәлән. Сәхнәгә күтәрелгәч, аның “Барыбер” дип язылган футболкасы бө­тен кеше­нең игътибарын җәлеп итте. Күрә­сең, җиңсәләр дә, җиңмә­сәләр дә барыбер дигән сүзедер. Ә менә бәйсезлек җәһәтеннән бер дә барыбер түгел. Нурбәк Батулла булган театрларга бәйсез булуларын теләде. Бәйсез театрлар да күбрәк булсын иде, диде ул.


Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтованың “Намус һәм тугрылык” номина­циясендә җи­­ңүче дип игълан ител­үе исә беркемдә дә ризасызлык тудырмады. Зал аягүрә басып алкышлар белән каршы алды аны. Исламия Мәхмүтова соңыннан “ВТ” хәбәр­чесенә хис-кичерешләрен дә җит­кер­де:


– Театр – яшәү рәвешем. Тиздән миңа 75 яшь тула, менә шушы го­мер­нең 55 елын арбадан-арбага, ча­надан-чанага күчә-күчә, юлларда йөреп, балаларымның үскәнен дә күрмичә, театр дип яшәгәнмен. Шөкер, юлда йөрү авырлыклары балаларымда театрга нәфрәт уятмаган, ике кызым да  – сәнгать кешесе. Театр миңа төрле яклап үземне сынап карарга мөмкинлек бирде. Пьесалар да яздым, режиссер буларак та эшләп карадым. Бүген Тинчурин театрында 5 спектаклем бара. “Мәхәббәт чишмәсе”, “Син бит – минем бергенәм” – барысы да тормыштан алынган, шуңа халыкны тартып тора торгандыр. Артист буларак мине тамашачым “Кыр­ казлары артыннан” спек­та­к­лендә яратып калды. Әле бер көнне мәчеттә бабайлар, безнең Ясми­нәбез дип, аркамнан сөеп каршы алдылар. Авылларга чыксак, әле дә “Кыр казлары артыннан” җырын башкаруымны сорыйлар. Мин бик күп рольләрдә уйнадым, әмма күңелдә калганнары да бар. Безгә бит вакытында зур сәхнәләр булмады, иң матур чакларыбыз юлда үтте. Булганына шөкер, зарлану дип кабул итмәгез. Әле мин тагын да эшләрмен дип уйлыйм.


Сүз уңаеннан, алып баручылар җор телләре белән истә калды. Быел Алсу Каюмова белән Рамил Вәҗиевка урыс ТЮЗы актеры Дмитрий Язов ярдәм итте. Ул салпы якка салам кыстырып, коллегаларын әледән-әле сәхнә артына “чәй эчәр­гә” дә озатты, Татарстанда яшәүче урыс буларак, ике телне дә яхшы белүе белән дә мактанып алды. Моны раслап, Шәйхи Маннурның “татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел” дигән шигъри юлларын сөйләп күрсәтте. Тамашачы тәмам эреп китмәсен өчен, ике телгә осталыгын тамада булып йөрү хикмәте икәнен кисәтүне дә кирәк тапты. Менә шул Язов номинантларны кот­ларга бер-бер артлы күтәрелгән композиторларга да төрттереп алды. Мин “Тантана”да җиңгәндә, котлаучылар чираты вахтерларга җи­тәр инде, диде ул.


“Ел вакыйгасы” дип Минзәлә театрында якут режиссеры Сергей Потапов куйган “Иблис” спектакле һәм Камал театрының Фәрит Бик­чәнтәев сәхнәләштергән “Әтәч мен­гән читәнгә” спектакле танылды. Әлеге номинациядә җиңүче­ләр­не мәдәният министры Айрат Сибагатуллин игълан итте. Министр театр­ның фикерне үзгәртергә сәләтле урын булуын да искәртеп узды:


–  Сезнең эшегезне, спектакльне караганда, бүгенгене дә, килә­чәкне дә уйлыйсың. Сез тудырган образлар урынына үзеңне куеп карыйсың. Башкача мөмкин түгел. Ул элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Без үскәндә театр ниндидер серле бер дөнья иде, ә актерлар – чын мәгънәсендә йолдызлар. Театр сәхнәсендә йолдызларның күбрәк булуын телим.


Бүләкне алырга чыккан камаллылар исеменнән Рамил Төхвәтул­лин, без барыбыз да – бер көймәдә, диде, шушы фикерне куәтләп. Те­атр­ны Нух көймәсе белән дә чагыштырды әле ул. Үзләренә салынган бу бурычны онытмасалар ярый да...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 45, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!