ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

Казанга “Кырым язы” килде

 

“Казан” милли мәдәният үзә­ге­нең тышкы ягында ремонт бара, көне дә салкын, шыксыз. Шуңа да карамастан, бина эчендә дәртле, ягымлы яз – Татарстанда беренче тапкыр үткәрелүче яшь­ләр музыкаль ватанпәрвәр­лек фестивале – “Кырым язы” гөрли. Монда җылы мохит хакимлек итә: музыка яңгырый, төрле яшь­ләр оешмаларыннан студентлар, укучылар әләм, шарлар күтәреп, күтәренке кәеф белән каршы алалар, күкрәкләрендә – Георгий ленталары...

2-7
Сәхнәдә – Россия картасы, аның почмагында – Россия һәм Татарстан әләмнәре уратып алган ком­позиция. Татарстанлылар Кырым­ның Россия составына кушылу уңаен­нан уздырылган Бөтенрос­сия акция­сендә катнаштылар. Исе­гезгә төшерәбез: 2014 елның 18 мартында Кырым белән Севастополь Россия составына кушылды. Референдумда катнашкан кырым­лы­ларның – 96, Севастополь халкы­ның 95 проценты Россиягә кушылырга теләк белдерде.


– Хәзерге вакытта Кырымда нәркис, умырзая, миндаль агачы чәчәк ата. Исемдә: 2014 елны бу вакытта төнгә кадәр Кырым халкына хатлар язып утырган идек. Ә хәзер инде анда да тыныч, матур яз килде, хәтта бездә дә – Кырым язы. Бүген Кырым Татарстан белән тыгыз элемтәдә. Кырым татарлары белән генә түгел, ә анда яшәгән башка халыклар белән дә. Инде өч ел рәттән гаиләм белән Кырымда ял итәбез. Проблемалар әле шактый, кайбер­ләре хәтта аерым игътибар таләп итә, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.  

 

“Кырым язы” бөтен Россия буенча оештырыла, һәр төбәк аны үзенчә үткәрә икән. Ә безнең Казан фестивален үткәрергә Студентлар лигасы алына һәм алар аны иҗади конкурс итеп үткәрә.


Фестивальне башлап җи­бәрүче Татарстан студентлары берләшмәсенең җи­тәк­чесе Элькин Искәндәров та: “Безнең республика һәм студентларыбыз иң абруйлы дип саналган Тула фестива­ленең “Студентлар язы”нда ил чемпионнары булып танылды. Без әлеге дәрәҗә­без­не һәр бәйгедә дәлилләргә тырышабыз. Шуңа күрә фес­тивальне шушы форматта үткәреп, Кырым студентларына ярдәм күрсәтергә булдык. Җыр-бию, шигырьләр аша студентлар туган ягына мәхәббәтен чагылдыра. Шулай ук Кырым халкына да. Чөнки бүген сәхнәдә Кырым студентлары да чыгыш ясый”, – дип белдерде.
Фестивальнең үз кагый­дә­ләре – башка конкурслардагы кебек җиңүчеләрне жюри составы түгел, ә тамашачылар билгели. Моның өчен конкурс барышында “ВКонтакте” социаль челтәренә кереп, фестивальнең төрке­мендә ошаган конкурсантка тавыш бирергә генә кирәк. Катнашучылар чыгыш ясап бетергәч, нәтиҗә ясала.


Фестивальне кырым татары егете Асман туган те­лендәге шигырь белән башлап җибәрде. Аннары конкурсны җырлар дәвам итте. Аларның күбесе туган ил, Рос­сия турында. Җиңүчене бил­геләгән арада да сәхнә буш тормады. Мәсәлән, Николай Бабаянның туган як турында сөйләгән шигыре кү­ңелне тетрәндерде. Хәтта залдан “Афәрин” дип кычкырдылар. Ничек инде Кырымга багышланган фестиваль аның милли биюеннән башка үтсен! Әй­терсең лә, милли кием кигән яшь, тыйнак, шул ук вакытта горур кызлар белән Кырым ягыннан уратып кайттык.


“Казан” милли мәдәният үзәгенең фойесында Кырым рәссамнары күргәзмәсе, “Многоликий Татарстан”ның фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Фестивальдә “Кырым яшьләре өчен Россия әдәбият картасы” дип исем­ләнгән акция дә үтте. Бу акция Татарстан турындагы китапларны җыеп, Кырым китапханәсенә тапшыру нияте белән эшләнә. Акциядә теләгән кеше катнаша алды.
Тавыш бирүдә 2300 кеше катнашкан. Шулай итеп, “Кырым язы” фестиваленең тарихка кереп калган беренче җиңүчесе итеп КФУ студенты Мария Рябова билгеләнде. Римма Ратникова һәр катна­шучының кулын кысып, истә­лекле бүләкләр тапшырды. Аның сүзләренчә, фести­валь­гә украин телендәге, Кара диң­гез турындагы җырлар җитеп бетмәгән. “Белгәне­без­чә, Кырымда бит өч дәүләт теле – кырымтатар, украин, рус”, – диде ул.
Фестиваль Россия гимны белән тәмамланды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр