ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 61, 28.04.2017/

Китапның киләчәге өметле


Г. Тукай премиясенә кан­дидатлар арасында язучы Мәдинә Маликова да бар. Ул “Арыш тәме” исемле китабы өчен тәкъдим ителгән. Шул уңайдан без әдибәгә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

3-2
– Мәдинә апа, Сезнең исемне ишеткәч, күпләр, мө­гаен, “Шәфкать” романын исенә төшерер. Бу әсәр киң яңгыраш алды, татар һәм рус телләрендә зур тиражлар белән бер­ничә мәр­тәбә басылып чыкты, мәк­тәп программасына кер­телде. Роман әдә­биятта гына тү­гел, иҗти­магый тормышта да яңа сүз, яңа тема, вакыйга буларак кабул ител­де. Хатын-кыз автор тарафыннан татар те­лен­дә иҗат ител­гән беренче роман да бит әле ул. Бу нисбәттән Сез үз өстегез­гә алган җавап­лылыкның зурлыгын тоясызмы?


– Әдәби әсәр язу – го­мумән, җаваплы эш, роман иҗат итү бигрәк тә. Ярый әле, бу эшкә кереш­кәндә мин аның никадәр катлаулы икә­нен күз алдына китереп җит­кермә­гән­мен. Аңарчы минем хикәя­ләрем, повестьларым басылып чыккан, берничә китабым дөнья күргән иде инде. Ләкин романга тотыну турында уйларга да курка идем. Бу эштә миңа медицина фәннәре докторы, профессор Зәйнәп Якубова куәт бирде. Аның белән мин “Азат хатын” журналында эшләгәндә таныштым. Ул минем язмаларымны ярата, үземне дә бик якын итә иде. Бервакыт: “Мәдинә, роман яз син, вакыйгаларын сиңа үзем сөйләрмен”,– диде. Һәм без берничә мәртәбә озак-озак сөйләшеп утырдык. Роман күпне сыйдыра, үзем белгән шактый гына гыйбрәтле язмышларны да өстәргә туры килде. Эш берничә елга сузылды, ни кызганыч, мин аны профессор Якубова үзе исән чакта тәмамлап өлгермәдем. “Шәф­кать”нең татар те­лендә хатын-кыз каләме белән язылган беренче роман икән­леген соңыннан гына белдем. Моның белән мактанам дип әйтә алмыйм. Татарлар бо­рын-борыннан китаплы, талантлы халык булган, каләмле хатын-кыз­лар да күп, тик электән алар­га юл ачылмагандыр, мөмкинлек бирел­мәгәндер, күрәсең.


– “Арыш тәме” дигән романыгызда, өч буын яз­мышы мисалында, нәкъ ме­нә шушы мәсьәлә – та­лант­ларның ачылмый калуы, мәгънәсезгә юкка чыгарылуы үзәккә куелган. Андагы бер хатын, әрнеп-сыкранып: “Көрәк урынына скрипка белән җир казыталар без­дә...”– ди. Скрип­калар уйнасын, талантлар ачылсын өчен нинди шартлар кирәк, Cез­неңчә?


– Иң беренче чиратта илдә иминлек булу кирәк, бил­геле. Халыкның ирекле, хөр булуы зарур. Әмма, узганнарга борылып кара­саң, иле­бездә бу ике шарт­ның берсе дә булмаганлыгын күрәсең. Романдагы ха­тын-кызларның язмышында бу ачык чагыла. Үсмер чоры сугыш елларына туры килгән Нәзилә си­рәк очрый торган талантка ия: табигать аңа операларда җыр­лап дан казанырлык тавыш биргән. Әмма ул ятим кала, зур төзелешкә җибәрелә, шунда баз казыганда салкын тидереп, тавышын карлыктыра. Ләйсәннең гомере тыныч елларга туры ки­лә, ләкин тормыш мәшә­кать­ләре, рух кысынкылыгы баса, табигать бир­гән сәләте олыгаеп кил­гәндә генә беленә. Романның төп геройларына – бүгенге яшь­ләргә – моңарчы кү­рел­мәгән мөмкин­лекләр бирелде. Әмма аларны файдалана белергә кирәк бит әле. Үз талантыңны ачарга, сөйгән ярыңны аңлап, саклап, явыз­ларның мәкеренә каршы торып, ярдәмгә мох­таҗ якын­нарыңа игелек кылып яшәргә кирәк. Һәм­мәсенә җитешү җи­ңел тү­гел. Мин моны Ай­зирәк бе­лән Василнең мөнә­сәбәт­ләрендә тасвирларга тырыштым.


– Татар әдәбиятында бүген нинди темалар чит­тә кала?


– Темалар тормышның үзендәге кебек чиксез күп, әдәби әсәрдә күтәреп, калкытып куяр өчен аларның иң мөһимнәрен сайлап алу тиештер дип уйлыйм. Минем үземне беренче чиратта көн кадагына сукканнары дулкынландыра. Хәзер­ге вакытта унынчы романымны төгәл­ләп киләм, ул “Сандугачның күз яше” дип атала. Әлегә шартлы исем бу, ихтимал алы­шынып та куяр. Әсәрнең үзәгендә – Донбасстагы сугыш афәте китергән фаҗига. Гомумән, бүгенге татар әдә­бияты турында фикер йөрт­кәндә, узган гомерләр турындагы әсәрләр күпчелекне тәшкил итә кебек тоела миңа.


– Болгавыр елларда Сез Бөтентатар Кызыл Ай җәм­гыяте оештырып, шак­­тый еллар буе аның белән җи­тәкчелек иттегез, мең­нәр­чә мохтаҗ­ларга ярдәм күр­сәттегез, Чечня сугышы вакытында гуманитар колон­на­лар­ның җитәкчесе булып бардыгыз. Бу эшчәнле­гегез иҗатыгыз өчен җим бирми калмагандыр. Ул вакыйгалар, очраган ке­шеләр кайсы әсәрләре­гездә чагылыш тапты?


– Бу эшкә тотынганда мин яңа әсәрләр өчен материал туплыйм әле дигән максат куймаган идем. Кайчан да булса иҗат эшенә кире кайтырга өметем дә зурдан түгел иде. Минем кул астында – берничә кешедән генә торса да, коллектив, йөк машиналары. Туктаусыз юлда йөрим, кирәкне табып, юллап кайтарам, аннары ваклап өләшәм. Зарлыларны тыңлыйм, бәхет­сезләрнең күз яшен сөртәм. Баш-аягым белән чумдым мин бу эшкә. Максатым мох­таҗларга ярдәм итү генә тү­гел, зурдан иде: “Кызыл Ай”ны русларның “Крас­ный Крест”ы дәрәҗә­сенә күтәрү, халыкара мәй­данга чыгып, игелек кылу өлкәсендә мил­лә­тебезне уңган, мәрхәмәтле халык итеп таныту. Кызганыч ки, ни тырышсам да, мин бу максатыма ирешә алмадым. Ә менә иҗатым өчен, сез әйт­мешли, “җим” шактый җыел­ды. Еллар узып, ка­лә­мемне кире кулыма алгач, ул миңа ил­һам бирде. “Өер­мә” исем­ле детектив романым тулысынча үз башымнан узган вакыйгаларга нигез­ләнеп язылды. Шактый вакыйгалар “Кө­меш бил­бау” романында урын алды. Озын юлларда күр­­гән-ишет­кән­нә­рем бер­ничә хикәямдә тасвирланды. Бу оешмада эшләү минем өчен зур тормыш мәктәбе булды.


– Өч дистә китабыгыз чыккан. Соңгыларын гына алсак та, чыгу еллары 2006, 2007, 2008, 2010... Димәк, ел саен яңа әсәр иҗат иткән­сез. Үзегезне формада тотуның, актив иҗат итүнең берәр сере бармы?


– Яшьтән ничек яшәсәм, шулай дәвам итәм. Чибәр­лек салоннарына, фитнесларга йөрергә вакытым юк, иртән уянып күземне ачсам, әллә күпме эш көтә. Көнне сәгать­ләп планлаштырырга туры килә. Кече улым Искәндәрдән (ике улым бар): “Нишләп эшем болай күп икән, мин инде фәлән ел лаеклы ялда саналам бит?” – дип сораган идем. Ә ул: “Син аларны үзең уйлап чыгарасың”, – ди. Берни дә уйлап чыгармыйм мин! Әсәр язарга кирәкме? Кирәк! Шунсыз китап чыгарып булмый. Китапны чыгаргач, кибетләргә таратып сатарга кирәкме? Ки­рәк! Шунсыз китапка тыккан акчаны кире кайтарып булмый бит. Аңа өстәп көн­күреш мәшәкать­ләре... Ярый әле, ирем – шагыйрь Әхмәт Рәши­тов иҗат кешесен аңлый, каты таләп­ләр куймый. Югыйсә бөтен­ләй өлгерә алмас идем... Алай да бер серем бар кебек. Ул сер – мәхәббәт. Мин яшь­ләрне яратам! Егет­ләрне, кыз­ларны! Бар язганым – бүгенге яшьләр турында. Ни хикмәт, аларның да миңа күңеле йомшак, ачылып сөй­ләшәләр, эч серләрен сөй­лиләр. Барча карт-корыга киңәш итәр идем: яратыгыз яшьләрне! Үзегезнең онык­ларны гына түгел, чит-ятларны да! Алар шундый чибәрләр, гүзәл кар­тиналар­дагы кебек! Карагыз, сокланыгыз, җаны­гыз җылыныр!.. Тик бәгъзе карт-корының яшьләргә күзе төшкәч, чырае карала. Мин аларны аңлыйм – көнләшәләр. Чөнки без озак­ламый китәчәкбез, алар калачак. Мин дә моны онытмыйм, тик бу уйдан күңелем кителми, яшьләрдән гай­рәтем чикми. Монысы инде – ата-бабам бүләге, алар киң күңелле булгандыр.


– Хатын-кыз язучыга караш нинди? Алар арасында зур дәрәҗәгә иреш­­кәннәре азрак күренә бит.


– Укучы өчен китапның авторы нинди җенестән булуы мөһим түгел, язганнары укырлык булса, шул җитә. Каләмдәшләр арасындагы мөнәсәбәтләргә килсәк, ир-атлар, әлбәттә, көчлерәк. Язучылар арасында алар күп­че­лекне тәшкил итә, көндәлек мә­шәкатьләр аларның җил­кәсенә кимрәк төшкән­лектән, буш вакытлары күбрәк, дуслашалар, аралашалар, төр­кемнәргә оешалар. Һәм бер-берсен яклыйлар, мактыйлар, күтәрәләр. Хатын-кыз­ларның күз уңын­нан читтә­рәк калуы табигый. Шунлыктан кайбер оч­ракларда иреш­кән уңыш­лары күренми дә каладыр.


– Язучы белән укучы арасында элемтәләр өзел­мәгәнме әле? Укучыны китапка якынайту буенча нинди эшләр башкарырга кирәк?


– Минем белүемчә, татар әдәбиятын яратучылар, яңа китапларны, бигрәк тә романнарны көтеп алучылар күп әле. Тик аларга яңа басмаларны илтеп җиткерү юллары сикәлтәле. Реклама юк дәрәҗәсендә, китап ки­бет­лә­рендә татар бүлек­ләре фә­кыйрь, күрексез яки бөтенләй юк. Мин бу хакта кат-кат матбугатта да язып чыктым, җитәкчеләрнең игътибарын юнәлтергә тырышып, хатлар да җибәрдем. Әмма үтемле чаралар табылмады, күрәсең. Татарстанның үзендә дә хәл­ләр мактанырлык түгел, ә инде чит өлкә­ләрдә яшәү­че милләттәш­ләребез үз тел­ләрендә китап укудан бө­тенләй мәхрүм дияргә була. Без моңа битараф кала алмыйбыз. Чараларын табарга кирәк, билгеле. Тик нинди алар, төгәл генә әйтә алмыйм. Бергәләшеп уйлашканда, мөм­­кинлекләр табылмый калмас иде. Китаплар аз таралгач, иҗади хезмәт өчен түләү дә кыенлаша, гонорарлар кими. Талант ияләреннән ач карынга шедеврлар тудыруны таләп итеп булмый. Агач та су сипсәң, ашласаң гына мул җимеш бирә. Алай да мин әдәбиятыбызның килә­чәген якты итеп күрәм. Талантлар үсә торыр, аларга осталыкларын үстерү, илһам­ланып иҗат итү өчен мөм­кинлекләр булыр, әсәрләре халкыбыз­ның рухын баетуга, күңелен канатландыруга, куәтен арттыруга хезмәт итәр дип ышанам. Моңа иманым камил.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 40, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр