ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 175, 24.11.2017/

“Монда хикмәт, мәгърифәт...”

 

Түбән Кама архитекторы Фирдәвис Хановның Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ите­лүе хакында “Ватаным Татарстан” газетасыннан укыдым. Укыдым һәм, җай чыгуга, Тукай исемендәге парк­ка юнәлдем.  Кыш айларында да, бу тирәгә юл төшкән саен, хәт­та ашыккан мизгелләремдә дә Тукай паркы аша узам. Бик азга гына булса да, тормыш мәшәкатеннән, авыр уйлардан онытылып торып, бала чагыма кайткандай булам...

3-1

Яшьлек урамы яклап паркка кергән урында Тукай үзе каршы ала. Гүя ул да, күңел халәтемне аңла­гандай, ел­мая­дыр кебек тоела: “Тагын килергә бул­дыңмы? Шулай ул, заманага сылтап, тормышны бигрәк катлауландырып бетердегез. Кайда хак­лык, кайда ялган – барысы да буталды. Эш-гаилә, кеше аңы өчен әфьюнга әйләнгән “зәңгәр тартма”... Сезнең бар бел­гәнегез әнә шулар. Асылыгызны җуя барасыз тү­гел­ме? Асылы җуелган кеше милләте өчен югала, бетә ул”.

 
Һәр яз, апрельнең егер­ме алтысында безне үз янына Шигырь бәйрәменә җыя торган Тукай һәйкәле артында­гы биек капка-арка аша үтеп, парк юлыннан атлыйм. Капкасы булгач, га­дәт­тә, аңа рәшәткә-койма тоташып китә, әмма бу паркта андый киртә-каршы­лыклар юк. Капка – символ-кисәтү, гүя вак-төяк уйларыгызны читкә куыгыз, кеше хыялы, кеше кулы белән төзелгән шушы әкияти почмакта бертын күңеле­гез­не сафландырыгыз, үз асылыгызга кайтыгыз дип, үзе аша үтүче һәркемне каршы ала. Бала белән Күбәләк, кыш­кы йокыга талган фон­тан-күл басмасында утырган Су анасы, аның алтын тарагын чәлдергән Малай, шулай ук, Шүрәле, Былтыр, Кәҗә белән Сарык һ.б. – болар паркның хуҗалары... Һәр­кайсы янында тукталып, сабый чагыбызда шомлана-шомлана, гаҗәп­ләнә-га­җәп­ләнә укыган әкият­ләрне искә төшерәм.
Кышкы Тукай паркы юлын­нан атлаганда шуларны уемнан кичердем һәм Түбән Кама шәһәренең олылар да, балалар да бердәй яратып ял итә торган шундый урыны бар­лыгына тагын бер кат шатландым. Тукай паркы проекты авторы архитектор Фир­дәвис Хановның гомерлек хыялы тормышка ашып, түбәнкамалыларга рухи ял итү, башка милләт вәкил­лә­ренә татар халкының бай мирасы белән танышу мөм­кинлеге тудырылды бит.

 
Татарстанда 2015 ел Парк­лар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, Фирдә­вис Ханов проекты буенча бер­ничә ай эчендә төзелде бу әкияти матур парк. Ул җәйдә халык көн­дезләрен генә тү­гел, кичләрен дә булачак парк яныннан узарга гадәт­ләнде. Чыннан да, Тукай паркы төзеләме? Чыннан да, анда әкият геройлары сыннары да куелачакмы? Кичлә­рен көй ритмына ияреп, утлар балкышы да булачакмы? Халык телендә шуңа охшаш сораулар бөтерелде. Тукай паркы әнә шулай вакыты булган гади кешеләрнең сораулы, күзәтүле карашы астында төзелде...


Тукай урамында, өр-яңадан үзгәртеп ясалган, тө­зекләндерелгән Г.Тукай исе­мендәге шәһәр үзәк китап­ханәсе (якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйлевич Вәлиев­нең биниһая тырышлыгы бе­лән яңартылды) янә­шәсендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янын­дагы агачлыкта урнашты ул парк! Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеха­нов­ның катнашуына да халык сөенде, татарның булдыклы егетләре өчен чиксез горурлык хисе кичерде...


Яңабаштан үзгәртеп ясалган китапханә белән бер үк көнне ачылган Г.Тукай исе­мендәге паркта очрашкач, якташыбыз, халык шагыйре Разил әфәнде Вәлиев: “...шә­һәребез, ничектер, йокымсыраулы халәттә кебек иде, бу парк шәһәргә Тукай рухы, илаһи рух, җан кертте. Тукай паркы халыкның рухи дөньясын баетачак, татар әдәбиятына, татар халкына мөнәсәбәтне дә үзгәртәчәк. Кайсы яктан гына карасаң да, парк – шәһәр өчен, халык өчен зур әһәмияткә ия ял урыны, мәгърифәт урыны”, – дип әйткән иде.


Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы, чыннан да, исеменә җисеменең туры килүен раслап, хәзерге вакытта Түбән Камада яшәүче ничәмә-ничә милләт кеше­ләренең яратып ял итә, күңелләренә рухи азык җыя торган урынына әйләнде. Биредә иртәләрен оныкларын җитәкләгән татар әби­ләрен, рус карчыкларын, чуаш һ.б. милләт кешеләрен күрергә була. Нәни оныклары белән һәр сын янында тукталып, янәшәсендәге “китап” – тактада Тукай шигыре яки поэмасының татар һәм рус телендә язылган өзек­ләрен кычкырып укый алар. Бакчалардагы балаларны исә тәрбияче апалары экс­курсиягә алып килә. Ел дәвамында шәһәребездәге китапханәләр хезмәт­кәр­ләре бу паркта мәктәп укучылары белән матур әдәбиятка багышланган төрле конкурслар, бәйрәмнәр уздыралар. “Кама таңнары” һәм “Данко” әдәби берләшмәләре ша­гыйрь­ләре чыгышы шигъри сүзгә гашыйк җаннарны үзенә җыя. Паркның эстрада мәйданчыгы сәхнәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларын, җыр­чы, композитор Илһам Хис­мәтуллин җитәк­челе­ген­дәге “Илһам” эстрада теат­рындагыларны күрергә була. Кыскасы, бөек Тукай үзе язганча, “монда хикмәт, мәгъ­рифәт һәм монда гыйрфан, монда – нур”...


Үзен татар санаучы һәр түбәнкамалының мактанычы булган Тукай паркының бү­генгесе әнә шундый. Шәһәре­бездә Тукай паркына бәйле рәвештә февраль азагыннан кызу бәхәсләр, әңгәмәләр, фикер алышулар бара. Анысы – язманың башында телгә алынганча, Г.Тукай исемен­дәге дәүләт пре­миясенә архитектор Фир­дәвис Ханов­ның тәкъдим ителүе уңаен­нан. Түбән Кама халкы, һәрвакыттагыча, үзе­нә хас бердәмлек белән бу хакта бәхәсләшә, сөйләшә. Һәм шәһәребездә үзенчәлек­ле архитектура гәүдәләнеше булып калыккан үзәк җәмигъ мәчет, Изге чишмә комплексы, Шәһәр гаилә паркы, Кама елгасының Красный Ключ бистәсендәге яр буе (анда Дәүһит әүлия мәгарәсенә керү урынына кадәр яңар­тылган) кебек бик күп тарихи урыннарга һәм биналарга архитектор Фирдәвис Ханов­ның да йөрәк җылысы, уй-хыяллары салынуы белән горурлана, аңа Тукай пре­мия­се бирелүенә ышана...


Тукай премиясе эше-гамәлләре татар тарихына керерлек хезмәт күрсәткән олы шәхесләргә генә бире­лер­гә тиештер. Фирдәвис Хановның проекты буенча калкып чыккан бу парк кабатланмас үзенчәлеге һәм миллилеге белән җанга да якын, бар борчуларны онытып торырлык рәхәт бер гадилеккә дә ия. Кайсыдыр бер акыл иясе әйткәнчә, бөеклекнең сере дә шул гадилектә түгелме соң инде?!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112