ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 61, 28.04.2017/

//

2-3 Дөньяда

 

Миллиардерлар арта

2-2

Forbes журналы 2017 елда иң бай кешеләрнең исемлеген чыгарды. Бу исемлек 2043 кешедән тора. 2016 елда андыйлар саны 1810 иде. Бер ел эчендә дөньяда миллиардерлар 233кә арткан. Дүрт ел дәвамында миллиардерлар исемлеге башында Microsoftны булдырган Билл Гейтс тора, аның кереме – 86 млрд доллар. Икенче урында – инвестор Уоррен Баффет, аның милек 75, 6 млрд долларны тәшкил итә. Өченче урынны Amazon ресурсына нигез салучы Джефф Безос били. Аның 72,8 млрд доллар акчасы бар. Барлык миллиар­дерларның гомуми кереме 7,67 триллион доллар тәшкил итә.

 

Бәхетле илләр

 

Иң бәхетле илләр исемлеге булдырылган. Норвегия, Дания, Исландия, Швейцария, Финляндия, Голландия, Канада, Яңа Зеландия, Австралия, Шве­ция­дә яшәүчеләр иң бәхетле һәм тотрыклы тормыш кичерә. Рейтингны Руанда, Сирия, Танзания, Бурунди һәм Үзәк Африка республикасы төгәлли. АКШ – 14, Бөек­британия – 19, Франция – 31, Германия – 16нчы урында. Россия исә исемлекнең 49нчы урынын били.

 

Россиядә

 

Артка чигенү

 

“Росиядә 2016 елда үз-үзләренә кул салучыларның 60 процент чамасына артуына төп сәбәпче – “үлем төркем­нәре” барлыкка килү”, – дип белдерде балалар омбудсмены Анна Кузнецова. Аның сүзләренә караганда, 2011 елдан 2015 ел­га кадәр илдә үз-үзләренә кул салучылар саны тотрыклы рәвештә елына 10 процентка кимеп барган. Ә 2016 елда үсеш күзәтелгән. Кузнецова, проблеманы хәл итү өчен кануннарны камилләш­терергә һәм психолог кебек белгечләр ярдәмен алу мөмкинлеген булдырырга кирәк, дип белдерә.

Татарлар да эләккән


Россия Президенты Владимир Путин илнең яңа Иҗтимагый палатасын раслады. Бу оешма әгъзалары арасында татарлар да бар. Анда Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кырганов белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов эшләячәк. Исемлектә шулай ук Казанның “Зенит” волейбол командасының баш тренеры Владимир Алекно, кинорежиссер Владимир Хотиненко, нәфис гимнастика бөтенроссия федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова, җырчы Диана Гурцкая бар. Иҗтимагый палатага барлыгы 40 кеше сайланган.

Бала акчасына – машина

 2-3
 

РФ Дәүләт Думасы депутатлары ана капиталы акчасына автомобиль сатып алу мөмкинлеген булдырмакчы. Әмма бу бары тик Россиядә җитештерелгән машиналарга гына кагылачак. Канун кабул ителсә, бу мөмкинлектән тәр­биягә ятим бала алганнар, инвалид һәм күп бала тәрбияләүчеләр файдалана алачак. Ана капиталы сертификаты 2007 елда булдырылды. Ун ел эчендә 7,3 миллионнан артык россияле ана капиталына дәүләт сертификаты алды. Узган ел гына да 600 мең сертификат тапшырылган.


Татарстанда

 

Үзәк Банк дәгъва белдергән

 
Россия Үзәк банкы “Татфондбанк” һәм “ИнтехБанк”ның банкротлыгына карата дәгъва белдергән. “Татар-Информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Арбитраж судына документлар 16 апрельдә ук кергән. “ИнтехБанк” дәгъвасын карау ап­рельгә билгеләнгән. ”Татфондбанк”ка бул­ган дәгъваны карау вакыты әлегә тәгаенләнмәгән. Сүз уңаеннан, бу көн­нәрдә “Татфондбанк”ның 191 кертемчесе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә караганда, башка банклардан зыян күрүчеләр дә хокук саклаучылардан ярдәм көтә.
 
Җанымда торсаң иде

2-4
Казан читендә Җаным дип аталган яңа бистә төзеләчәк. e-kazan.ru порталы мәгълү­матларына караганда, ул Салмачы бистәсе янында урнашачак. Шәһәр хакимимияте яңа бистә планының проектын раслаган инде. Җанымда 750 кешегә исәпләнгән 262 йорт төземәкчеләр. Бис­тәдә барлык төр кирәк-ярак, азык-төлек сатылган кибетләр, балалар бакчалары, даруханә белән спорт комплексы да эш­лиячәк. Җанымга кадәр җәмәгать транспорты да йөриячәк. Бистәнең кайчан төзелә башлавы исә әлегә билгеле түгел.

Өч егет тоткарланган


Казанда башкаладагы биналарга зыян салуда шикләнелүче өч егетне тоткарлаганнар. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзер әлеге вакыйга уңаеннан “Хулиганлык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Мәгълүм булганча, ял көнне кичке сәгать унберләр тирәсендә билгесез затлар Татарстан Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, рәссамнар остаха­нәләре белән Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее биналарының тәрәзәләрен ватып, диварларын кара буяу белән сызгалап бетергән. Хокук сакчылары белде­рүенчә, тоткарланган егетләр – формаль булмаган ”граффити” хәрәкәте вәкил­ләре.

Тәртипле бул! Күзәтәләр!

2-5
“Имин шәһәр” проекты кысаларында быел Казанда 2,7 мең күпфатирлы йортта күзәтү камералары урнаштырылачак. Хәзерге вакытта башкаладагы 1,2 мең йортта андый җиһазлар урнаштырылган инде. Бу хакта кичә шәһәр башкарма комитетында узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башкарма комите­тының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов хәбәр итте. “Видеоҗиһазлар урнаштырган өчен торак милекчеләреннән түләү алынмый”, – дип ышандырды ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр