ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Безгә кемнән гафу үтенәсе?

 

Бу арада кайсы гына телеканалны кабызсаң да, барысы да “Кичер безне, Кемерово!” дип гафу үтенә, шартлы урынга уенчык ташый, шәм кабыза... Күрәсең, кеше дигәнең шул рәвешле үзенең күз алдындагы бүгенге гөнаhларын юмакчы, үз өстендәге җаваплы­лыкны төшермәкче дә иртәгәдән күтәренке күңел белән чираттагы хаталарын кабатламакчы.

3-1
Әйе, хаталар бер үк hәм алар әледән-әле кабатланып тора. Бернигә ис китмәү, бүгенге белән генә яшәү – шул хаталарның иң зурысы. “Нишләп алай булсын, дип чәчрәп чыгар кайберәүләр, әнә бит социаль челтәрләрдә бөте­несе дә шул турыда гына сүз йөртә”. Анысы бар – бүген барыбыз да диярлек кечкенә, зур экранга ябышып сүз йөртә. Дө­ресрәге, гайбәт тарата. Берсен­нән-берсе уздырып уйлап чыгарылган, әллә кемнәр тарафыннан чәчәкләнгән-чукланган тузга язылмаган хәлләр­не укудан, таратудан башы каткан кешеләр үзләрен чын сәясәт белән шө­гыль­ләнә, актив тормыш позициясе алып бара дип саный. Бо­рынгыларның: “Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә”, – дигәнен инде бүгенге буын хәтерләми. Бүген кеше ышанмаслык хәлләр нормага әйләнеп бара. Чөнки ялган иясез генә, исем-фамилия куймыйча гына тарала. Күрәсең, хакимият­тәгеләргә дә кулайдыр мондый хаос. Белгеч­ләрнең әйтүләренә караганда, алар халык массасы­ның шундый халәте белән идарә итүнең яңа ысулларын да уйлап тапканнар инде – үзләре файдасына эшләү­че ялган тарату хез­мәтләре барлыкка килгән. Хакимият позициясен белдерүче мәгъ­лүмат чараларыннан иң нәтиҗәле саналган теле­видение­дән дә берни аңлар­лык түгел­легенә төшенгән гавам тагын, дөньясын онытып, телефонга, гаджетка ябыша. Ә андагы хәл­не үзегез беләсез – кайда гайбәт, кайда дөреслек икәнен күптән инде беребез дә чамаламый.


Нишләргә кушасыз дисезме? Акылга килергә, иман китерергә кирәк безгә, җәмәгать! Ялганга, акчага корылган җәмгыятьне башкача үзгәртү мөмкин эш түгел. Безгә соры массага әве­релгән гавамнан hәркайсыбызга кабатланмас үзе­без булып яшәргә вакыт җитте. Байлыкта, начарлыкта ярышудан туктау җиңел генә булмас. Әмма күңел ачу үзәгендә тереләй янып үлгән кешеләрнеке кебек үк авыр да түгел. Шуңа да битарафлыгыбыз, кыйбласызлыгыбыз hәм сансызлыгыбыз өчен гаебебезне бү­геннән танырга кирәк. Оныту өчен түгел, башкача яши башлау өчен. Адарынып экранга ябышканчы, янәшәбездәге балабызга, оныгыбызга сүз катыйк. “Бәй­ләнмә!” – дип кулына шундый ук телефон тоттырганчы, аны кеч­кенә генә үзебез белгән тормыш сабагына төшендерик. Күзенә туры карап, ихлас, күңел түрендәге хис­ләребезне җитке­рик, яхшыны ничек итеп яманнан аерырга кирәк­леген аңла­тыйк, балага әйткән сүзеңдә тору, яхшы гамәл кылу кебек тө­шен­чәләрне сең­де­рик. Чөнки тереләй янып үлү­че­ләрнең дә, суга батучыларның да сәбәп­че­ләре – үз эшләренә тө­кереп караган адәми затлар. “Ярамаган тагы”, – дип “яхшылык” эшләү­челәр бикли кеше тулы кинозал ишеген. “Ярамаган тагы”, – дип әштер-өштер материалдан корыштыра шырпы кебек янып китүче сәүдә үзәкләрен. Система тәрбияләде андыйларны. Тиешле хезмәт хакын бир­мичә, теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кесәгә акча тыгырга мәҗбүриләп, мин – начальник, син – дурак, дигән язылмаган законны башка төеп...


Безгә бүген болай яшәргә ярамый. Моңарчы яшәп килгән колларча буйсынуга hәркем үзенчә нокта куймаса, бу афәтләр тагын да ишәячәк кенә. Кулыннан кил­гәнчә начарлык эшләмәү белән генә дә дөньяны үзгәртүгә зур өлеш кертәчәген төшендерик әле бозылырга өлгермәгән сабыйга. Аны канатландырыр өчен үзебез шундый бер үрнәк күрсәтик. Һич югы сабак алыйк бүгенге афәт­ләрдән: сабыйларны бер җирдә дә үзләрен генә калдырмыйк, аларны тормыш итәргә өйрәтик, кечкенә генә яхшылыгы өчен дә үсендерик. Бу гамәлләребезнең әҗерен исән чакта ук күрәчәкбез hәм шул рәвешле үзебез яшәгән җәм­гы­ять­не дә үзгәртүгә үз өлешебезне кертәчәкбез. Шунсыз без телсез, гореф-гадәтләрсез ге­нә торып калмыйча, якыннары­быз­ның адым саен дөньялык утында те­реләй януына, суда батып үлүенә hәм тагын әллә нинди бәлаләргә таруына шаhит булачакбыз. Моңарчы кылган гамәл­ләребез, битарафлыгыбыз, сансызлыкларыбыз өчен үз-үзебез­дән гафу үтенмәсәк, тормыш тагын да шул килеш баруын дәвам итәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 46, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!