ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 69, 19.05.2018/

Сакланмасаң, сине кем сакласын?

 

Безне инде шартлаулар, суга батулар, фаҗигаләр әллә ни куркытмый башлаган иде. Ә Кемероводагысы барыбызның да башына сукты. Сәбәбе гади. Теләсә кайсыбызның андый хәлдә калуы бар. Бөтен ил буенча башланган тикшерүләр генә уттан коткарырмы? Үзебез төтен эченнән юл табарбызмы?

2-3 tatar-inform.ru

 

Кемерово вакыйгасыннан соң икенче көнне үк хокук сак­лаучылар эре сәүдә үзәклә­рендә тик­шерү буласын игълан итте. Беркем дә читтә калмаячак. Татарстан прокурорының өлкән яр­дәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, республикада 260 объектны тикшерү көтә. Алар арасында мәдәният, спорт объектлары, сәүдә үзәкләре, балалар ял итү оешмалары да бар. Аңлашыл­ганча, янгын куркынычсызлыгына аеруча игътибар биреләчәк. Соңгы көннәрдә Казанда берничә сәүдә үзәгендә тикшерү уздырып, халыкны сынап карадылар инде. Әлегә Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгының матбугат үзәге хилафлыклар турында әйтергә иртә­рәк дип саный. “Тикшерүләр бара, нәтиҗә өч атнадан соң булачак”, – диделәр министрлыкта.


Әмма Казанның Киров районындагы “Мәскәү” сәүдә үзә­ген­дәге җитешсезлек турында киң җәмәгатьчелек белә инде: эвакуация вакытында халыкка өстәмә чыгу юлларын күрсәтә алмаганнар. Нәтиҗәдә халык бер ишеккә килеп ябырылган. “Халыкны эвакуацияли торган урыннар чүп-чар белән тутырылган. Кайбер ишекләр дөрес урнаштырылмаган. Аны ачканда, чыгу юлы кап­лана. Бу этеш-төртеш кыенлык тудырачак”, – дигән министрлык хезмәткәре Руслан Галиуллин “Татар-Информ”га.


Сәүдә үзәкләреннән соң тикшерүләр мәктәп, театр һәм рестораннарга да барып җитәр дип көтелә. Шуңа күрә бу эштән республикадагы кала һәм районнар да читтә калмас кебек. Бу арада исә халык, кырылып, янгын сүндерү җиһазларын сатып ала. Уттан түгел, тик­шерү­челәр­дән куркалар түгелме? 


Тикшерүчеләр барыр, карар, табар, җәзасын бирер. Эшләре шул. Кибет хуҗалары да хаталарын төзәтер. Ә үзебез иминлек өчен нәрсә эшлибез?

“Кием кайгысымыни?”

Өлкәннәр – бер хәл, бүген атнага бер мәртәбә укытылган тормыш иминлеге нигезләре дә­ресләрендә генә балаларны бә­ла-казалардан сакланырга өй­рәтеп буламы? Балалар гап-гади кагыйдәләрне беләме?

 
– Үзегезне тыныч тотыгыз! Безнең укытучының иң еш әйтә торган сүзе иде бу. Гадәттә, без интерактив тактага язылган темаларны күчерә идек. Укытучы күбрәк җир тетрәүләр, вулканнар ату турында аңлата иде. Бездә бит җир тетрәми, вулканнар да атмый. Юл фаҗигаләрендә, янгында үземне ничек тотасын белмим. Дәрес­ләрне тормышка бәйләп аңла­тыр­га кирәк. Мәктәптә эва­куацияләр үтә иде. Кыңгырау шал­тырагач, киемнә­регезне алып, мәктәптән тиз генә чыгып йөгерегез, ди иде укытучылар. Туңмасыннар дип кызганганнардыр инде. Фаҗига чыга калса, кием кайгысымыни? – ди мәктәпне ике ел элек тәмам­лаган Рифә Гатина.

 
– Мин һәрвакыт дәресемне, белемне билге өчен түгел, тормышта кулланыр өчен өйрә­нәбез, дип башлыйм. ОБЖ дә­рес­ләре атнага бер мәртәбә керсә дә җитә. Анда бит формула өйрәнеп утырмыйсың. Гадәттән тыш хәл­ләрдә сакланырга, югалып калмаска өйрәтәбез, – ди Казанның 5 нче гимназия директоры, тормыш иминлеге нигез­ләре укытучысы Альфред Рагимшин. – Әгәр белгечләр мәктәпкә килеп, запас чыгу юллары ябык яки янгын куркынычсызлыгы үтәлмәгән дип штраф сала икән, моңа үпкәләргә кирәкми. Өстәмә чыгу юлларындагы ишекләр ачкыч белән бикләнергә тиеш түгел. Мондый юллар ким ди­гәндә берничә булырга тиеш.


Сүз уңаеннан, яңа уку елыннан мәктәпләрдә ОБЖ дәрес­ләрен яңача укытырга җыеналар. Гадәттән тыш хәлләрдә саклануга игътибарны арттырмакчылар. Бүген әлеге дәресләрдә ниләр генә укытмыйлар. Медицина нигезләре дә, хәрби хезмәт кү­некмәләре дә, кыскасы, барысы да сыйган. Дәресләрне дә физкультура, җәмгыять белеме, тарих  укытучылары укыта. Бәлкем, шуннан соң мәктәптә бик җитди кабул ителмәгән дәресләргә тәр­тип керер, дип өметләнүчеләр бар.

“Миңа кагылмый бит”

Бу арада социаль челтәрләр дә киңәш-табыш белән тулды. 31 мартта, мәсәлән, сәүдә үзәклә­ре­нә карата бойкот белдерергә тәкъ­дим итәләр. Янәсе, бу акция белән сәүдә йортларының хуҗаларына кеше гомеренең кыйммәтен искә төшермәкчеләр. “Сәүдәгәрләр тү­рәләргә түгел, ә халык алдында хисап тотарга тиеш”, – дигән тәкъдимнәр яңгырый. Гаҗәп түгел. Теләсә кайсы фаҗигадән соң дулкынланып алабыз. Очкыч төшсә, кабат очмаска сүз бирәбез. Теплоход батса, суга якын да килмәскә карар кылабыз. Машина да куркыныч, өйдә дә һәрвакыт тыныч түгел. Алайса, ничек яшәргә? Кемероводагы янгын кабат әнә шул сорауга җавап эзләргә мәҗбүр итә. “Миңа кагылмый бит” дигән фикердән котылырга вакыт. Кемдер килеп әйткәндә, өйрәткәндә инде соң булуы бар. Яңа фаҗига чыкканны көтәргә кирәкми.


P.S. Кемеровода янгын чыккан көнне Алмания полициясе юлда шикле автобусны туктата. Россия­дән килгән 40 бала утырган була аңа. Автобусны махсус урынга алып барып, җентекле тикшерү уздыралар. Шунда дүрт тормоздан икесенең эшләмәве, алгы мост подвескасының сынган булуы, бензин багының көчкә эләгеп торуы, ватык глушитель аркасында исә ут чыгу куркынычы барлыгы ачыклана. Балаларны кунакханәгә урнаштыралар. Аларны озата баручы укытучы апалары “моның ише вак-төяккә бәйләнгән” полиция хезмәткәрләренең артык кырыс булуыннан зарлана.  

 

Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда нишләргә?


Татарстан янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин янгын чыккан очракта үзеңне тыныч тотарга киңәш итә. “Бездәге сәүдә үзәкләре янгынга каршы автомат системасы белән җиһазландырылган. Фаҗига булган очракта, бинадан чыгарга, дигән хәбәр җиткерелә. Чыгу юлында уклар күрсәтелә. Шуның буенча сәүдә үзәгеннән чыгарга кирәк”, – ди белгеч.


– Зур биналарда керү-чыгу планын карап, берничә мәртәбә танышып чыгыгыз.


– Сулыш органнарын сакларга кирәк. Әйтик, шарф, яулыкны юешләп, авыз-борынны капларга мөмкин. Бу ким дигәндә тын юлларын төтеннән 15-20 минутка сакларга ярдәм итә. Кул астында су юк икән, һич югы дымлы салфетка кулланырга була.


– Халык өереннән калышырга, зур төркем хәрәкәт иткән вакытта иелергә, чүгәләргә ярамый.


– Ябык бинада калган очракта тәрәзәләрне ачмагыз. Берәр ябык бүлмәдә аерылып калсагыз, ишекне тыгыз итеп ябыгыз, ярыкларны дымлы чүпрәк белән каплагыз. Тәрәзә янына йә иң ерак почмакка барып басу хәерлерәк. Ике минут саен янгын сүндерүчеләргә үзегезнең урыныгыз турында хәбәр итеп торыгыз.


– Гадәттә, кешеләр төп керү-чыгу юлына таба ыргыла, шунда чират хасил була. Һәрбер сәүдә үзәгенең төп стеналары буйлап запас эвакуация ишекләре була.


– Кешеләр чабышканда пыяла витриналар һәм колонналардан ераккарак китегез. Төркем артыннан бармаска тырышыгыз, кешеләр арасыннан чыгыгыз. Төп стеналарга якынрак булыгыз. Иң куркынычсыз урын шунда.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 45, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!