ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 43, 28.03.2017/

Чәчү чоры – ике атна, шул вакытта алдатма


Көннәр озыная төшеп, кояш югарырак күтәрелә барган саен, күзләр кыр ягына күбрәк төшә. Иген­че­ләребез быел да язгы кыр эшләрен озакка сузмыйча, тиешенчә башкарып чыга алырмы? Кайбер еллардагы кебек корылык яисә башка төрле бәла-каза чыгып, өметлә­неп көткән ашлык, терлек азыгы, бәрәңге, чөгендер, төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышыннан колак какмабызмы?

2-1
Илнең байтак төбәк­лә­рендә кыр эшләре башланып китте. Идел буе федераль округында да менә-менә кырга чыгабыз дип торучылар бар. Боерган булса, Татарстанның көнья­гын­да, бүген булмаса, иртәгә күпь­еллыкларны ашлый башларбыз, шәт.

Битарафлыкмы, чарасызлыкмы?

Язгы кыр эшләренә әзер­лек кенә төрле хуҗа­лык­ларда төрлечә. Кырга чыгасы тракторларның яртысына якыны таушалып, гамәлдән чыгып бару – бер хәл. Ху­җалыкларның бүген дә 1290 тракторны төзәтер мөмкин­леге юк. Арада дистәләрчә миллион сумга алынган чит ил техникасы, шул исәптән 142 данә “Нью-Холланд” трак­торларының язгы чәчү эшләрен ватык хәлдә каршылавы бигрәк тә аяныч. Байтак хуҗа­лык­ларда хәлиткеч роль уйнаган югары җитеш­терүчән чәчү ком­плексла­рының 84 проценты гына сафта булу да чәчү вакытын тиешеннән артык сузарга мөмкин.


Ашлама туплауга быел күп хуҗалыклар игътибарны бермә-бер арттырды дияргә була. Югары җитеш­терүчән орлык, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар һәм башка бик күп кирәк-яракларны тупламый торып, мул уңышка өметләнү кыен. Көздән кертелгәнен дә исәп­кә алып, Зәй районы хуҗа­лык­лары быел гектарына 117, 2 килограмм ашлама туп­лаганда, “Ак Барс” канаты астындагы Әгерҗе районы хуҗалыкларының ни өчен­дер гектарына нибары 19,5 килограмм белән канәгать­ләнеп яшәве аңлашылып җитми.


Ягулык-майлау материалларына килгәндә, мөм­кин­леге булганнар анысын да алдан кайгыртып кую җаен тапкан. Тик арада карга балалары сыман күктән төшкәнгә өметләнеп яшәү­че хуҗалык­лар да юк түгел. Терлекче­лектә нәтиҗәле эшли алмаган хуҗалык­лар­ның акчалары да чамалыдыр шул. Биг­рәк тә атлаган саен бәя арткан заманда. Югыйсә әле узган ел гына ягулыкның 1 литры 31 сум иде. Быел инде 37 сумнан артып бара. Монысы да чик түгел, диләр.


Президент ярдәме бе­лән ТАИФ һәм “Татнефть” җәмгыятьләреннән ташламалы бәя белән алыначак ягулык турында сүз Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлы­гы­ның йомгаклау киңәш­мә­сендә үк барган иде. Нәти­җәсе дә булыр дип өмет­лә­ник. ТАИФ һәм “Татнефть” җәмгыятьләренең ил табынын кайгыртып, ел саен эш­ләнә торган бу изге гамәл­ләре өчен рәхмәттән башка сүзнең булуы мөмкин түгел.
 
Акчасы булмаганның киләчәге юк

Элегрәк елларда, инвес­тор канаты астындагы хуҗа­лыкларга караганда, үз көнен үзе күрүчеләрдән аһ-зар күбрәк ишетелә иде. Хәзер киресенчә. Мөстә­кыйль ху­җа­лыклар кыенлыклар бе­лән булса да алга барганда, кайбер инвестор хуҗалыкла­рында хәтта хезмәт хакын да берничә айга тоткарлый башладылар. Техника төзәтү, ашлама туплау, запас часть­лар һәм башка төрле кирәк-яраклар булдыру да кыенлаша, диләр.


Хикмәт нәрсәдә? Яхшымы бу, яманмы – мөстәкыйль эшләүче хуҗалыкларда га­дәттә бары бергә, югы уртак. Сөт, ит яки башка төр­­ле продукция җитеш­тереп сатса, акчасы ту­ры­дан-туры хуҗа­лык кассасына керә. Хуҗа­лыкка беренче чиратта ни­ләр кирәген дә, барлык чыгымнарны да үзләре планлаштыра.


Ә инвестор хуҗа­лык­ларында киресенчә. Әйтик, соңгы елларда барлык юнә­лешләрдә дә түбән тәгә­рәүче Әгерҗе районы ху­җа­лык­ларында хәтта ки агро­фир­маның генераль директоры да – бары тик өстән әйткәнне үтәүче генә. Сөт, ит, башка төр җитеш­терелгән продук­циянең тиене дә турыдан-туры хуҗа­лык исәп-хисабына керми. Берәр нәрсә кирәк булса, ул, бөтен эшен ташлап, Казанга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Көндәлек кирәк-яракны кай­гыртып яшәргә мәҗбүр булган, бер генә проб­леманы да мөстәкыйль хәл итә алмаган җитәкчедән ни кө­тәсе?


Акчасы булмаган хуҗа­лыкның киләчәге дә юк. Аеруча хуҗалыкта бернинди матди кызыксындыру чаралары кулланылмаганда.


Мөмкинлекләргә кил­гәндә, алары юк түгел. Ху­җа­лыклар бүген дистәләрчә дәүләт программаларына кушылып китә ала. Язгы кыр эшләренә берничә банктан 5 процентлы махсус кредит та бирелә. Аларны рәс­миләш­терү һаман да сират күпере кичүгә тиң булса, рәсми саннарга караганда, хуҗалык­лар соңгы берничә көндә язгы кыр эшләре өчен 620 мең сумлык 11 кредит рәсмиләш­тергән. Хуҗалыклар банктан әлегә 3 миллиард сум чамасы кредит алган. Тик бу – әле эшнең башы гына. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен акча берничә тапкыр артыграк кирәк, ди министрлык белгечләре. Ә калган акча шактый соңарырга мөмкин. Ни дисәң дә, проб­леманы уңай хәл итү өчен чит илләрдәге кебек кредитны 4-5 тәүлек эчендә бирү җитми.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр

5-1