ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 91, 27.06.2017/

Сәлимшин васыятьнамәсе


Татарстан Фәннәр ака­демиясендә “Дөнья – ахи­рәтнең игене яки Нарыш җәүһәрләре” дигән китапны тәкъдим иттеләр. Китап Исмәгыйль Сәлим­шин­ның, балаларының, онык­лары­ның истәлекләреннән тора.

3-3
Исмәгыйль Сәлимшин 1893 елда Башкортстанның Туймазы районы, Нарыш авылында туган. 1921 елгы ачлык вакытында Татар­стан­­ның Ютазы районы, Кәрәкәшле авылына күчен­гән. Шул елларда Урыссу кызы Гайнелҗинан белән гаилә кора, балалары туа. Ул анда тегермәнче булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кайткач, туган ягы Нарышта мулла вазыйфасын башкарган. Бер карасаң, гап-гади кеше язмышы. Әмма алай гына түгеллегенә китапны укый башлагач тө­шенәсең. Ул тормышындагы вакыйгаларны акка кара белән кә­газь­­гә күчерә барган. Аның фронттан язган көндәлеге сакланган.

 

Җы­ентыкны тәкъ­дим итүдә катнашкан тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйлә­җев фике­ренчә, бу басма шуның бе­лән әһәмиятле: анда – гади солдат киче­решләре. Бер татар гаиләсе аша милләт язмышын ти­рәнрәк аңлый­сың. Китапта Исмәгыйль Сә­лимшинның үгет-нәсый­хәт­ләре, ши­гырь­ләре, күз карасы кебек саклаган дини китаплардан өзекләр, читтә яшәгән балаларына язган хатлары урын алган. Хатларда хәл-әхвәл сорашкан, хәер-до­гада торуын әйткән, сагынычлы сәламнәрен җи­бәр­гән. Әлеге юлларны укы­ганда һәркем үз әти-әни­сенең сагышлы тавышын ишет­кәндәй буладыр, мөгаен. Кайсыбызны гына олыгайган ата-анасы шулай өзгә­ләнеп көтеп тормаган. Бер-ике көнгә генә кайтып килү аларның сагынуын баса алдымы икән? Дөнья­лыкта туй­ганчы сөйләшү җитми. Әти-әни, туганнар исән вакытта бу хакта уйлап бетер­мисең. Аннары искә төшә...


Исмәгыйль аганың ва­сыятьнамәсенә аерым тукталам. “И балалар, и туганнар! Барчагызга шуны әй­тәм: үзегездән кечеләрнең килешмәгән эшләренә нык күзәтчелек итегез, – дип язган ул. – Аллаһы риза булмаган эшләрдән бөтен кө­чегез белән сакланыгыз. Коръән кушканча яшәгез, безнең мәңгелек бәхетебез – Коръән бит”. Васыять­на­мәдә мондый сүзләр дә бар: “Атна-кичләрдә, җом­га көн­нәрендә безне искә алып, аз булса да Коръән укыгыз. Шул рәвешле балаларыгызга Аллаһының барлыгын, берлеген бел­дерергә тырышыгыз. Дөнья­дан киткәч, алдан җыеп калдырган мал­ның бертөрле дә ярдәме тими, мәетләргә дога гына кирәк. Дөнья – ахирәтнең игенедер. Дөньялыкта азык әзер­ләмәсәң, ахирәттә ачы­гырсың. Авырлыклар килсә, кешедән күрмәгез, һәр авыр­лык һәм тарлык үзе­безнең начарлык сәбә­бен­нәндер. Балаларым, мине озата килүчеләр булса, алар­га йомшак кына итеп әйтерсез: “Ләә-иләһә иллә­лаһ”ны укысыннар. Мәет өчен күп дөнья сүзе­нең фай­дасы булмас...”


Ул сүзләрне әби-бабай авызыннан кем генә ишет­мәгән. Тик йөз тапкыр әй­телгән сүзгә караганда язып калдырылган васыять­нең тәэсир көче зуррак шул. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәм­мәтшин әйтүенчә, дини тра­ди­ция­ләр 1917 елгы Ок­тябрь революциясеннән соң юкка чыккан дигән фикер яшәп килә. Аны 1960–1970 елларга кадәр саклаган һәм башкаларга тапшырып килгән кешеләр булган. “Безнең буын да биш вакыт намаз укыган әби-бабай тәрбия­сендә үсте. Шуның белән бәхетле без, аннары мондый традиция­ләр юкка чыкты”, – диде ул.


Исмәгыйль Сәлимшин­ның эшен балалары, онык­лары дәвам итә. “Китап чыгару шулкадәр авырдыр дип уйламадым. Мәрҗани, Баруди, Бигиевларны укып чыктым. Бу эштә ярдәм иткәне өчен “Мирас” нәш­рият йорты директоры Алек­­сандр Долговка да рәхмәт”, – диде китап авторы Сиринә Ша­һи­мәр­дә­но­ва. Башта нәсел шәҗә­рәсен генә барламакчы була ул. Моңа улы Айдар да кушыла. Әтисе Исмә­гыйль ягыннан ун буынны, әнисе Гайнел­җинан нәсе­леннән сигез буынны ачыклыйлар. Ис­мә­гыйль карт Совет заманында да, шә­ригать кануннарын бозмыйча, дини тормыш белән яши алган. Коръән сүрә­лә­рен укып, шунда ук тәф­сирен дә аңлаткан. Ул берәр уку йортында белем алган булырга мөмкин. “Шул чорга бәйле сораулар күп, тик җавап бирергә генә кеше юк”, – ди Сиринә ханым. Әтисе – 40 ел элек, әнисе 60 ел элек гүр иясе булган. Сиринә әтисе яшә­гән урыннарга чыгып китә. Шул тарихи юлны узу, эз­ләнү югалган мирасны, ерагая барган нәсел җебен табарга булыша. Мулла бабайны Нарышта онытмыйлар. Кә­рәкәш­ледә дә те­гер­мән­чене хә­терлиләр. Си­ринә апаның туганнан туганнарында кулъ­­я­змалар, фото­су­рәт­ләр, документлар сак­ланган. Сеңлесе Фәния кайчандыр әтисе хакында газеталарда мәка­ләләр дә бастырган. Аның кызы язмаларны үз архивында сак­лаган. Гап-гади истәлек дигә­нең, җыя торгач, мө­һим чыганакка әй­ләнә.


Китапны тәкъдим итү чарасы ахырында Исмә­гыйль Сәлимшинның оныгы, Россия мөселман эш­мәкәрләр ассоциациясе пре­зиденты Айдар Ша­һи­мәрдәнов: “Барыбыз да балаларыбызны милләтебез, динебез сагында торучылар итеп тәрбияли алсак иде”, – дип чыгыш ясады. Соңгы елларда үз гаилә­ләре, авыл, төбәк тарихы бе­лән кызыксынучылар арт­ты. Шактый чыгымлы, катлаулы, шул ук вакытта саваплы эш бу. Әлбәттә, гаилә корган, балалар үс­тер­гән һәркем васыятьнамә язып калдырырга тиеш. Ул Сәлим­шин­нарныкы кебек балалар ара­сындагы мө­нәсәбәт­ләр­не яхшыртырлык, буыннар чылбырын дәвам итәр­лек булсын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр