ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 120, 16.08.2017/

Авылга кияүгә китәм!


Авыл егетенә кияүгә чыгам! Казан кызы Алсу Хәйруллина сабый чагында бу сүзләрне еш кабатлый. Нигә шулай әйткәнен хәзер инде үзе дә хәтерләми. Әмма кызчыкның бу сүзләре фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Шәһәрдә үскән кыз хәзер Әтнә районының Бәрәскә авылында яши. Ире Әнәс белән өч ул үстерәләр.

2-6
Алсу, мәктәпне тәмам­лагач, пешекчегә укырга керә. Менә шунда ул Бәрәс­кә авылы кызы Гөлнара белән таныша. Кызлар дуслашып китә. Ә атна ахырында бер­гәләп авылга кайталар. Шул чакта Алсуны Әнәс күреп ала, алар бер-берсен бик ошата. Ике елдан артык оч­рашып йөриләр дә өй­ләне­шәләр.
“Башта шәһәрдә яшә­мәк­че булдык. Әниләр бе­лән бер йортта көн күрдек. Башта бер улыбыз, аннары икенчесе дөньяга килде. Болай яшәп булмас дип, торак мәсь­әләсен кайгырта башладык, – ди Алсу. – Башта ипо­текага чиратка басып, фатир алмакчы идек. Бик озак уйландык һәм авылга кайтып китәргә ди­гән фи­кер­гә килдек. Ирем – белгечлеге буенча агроном. Авылга кайткач, аңа эш барлыгын белә идек. Тәвәк­кәлләп, шәһәр белән саубуллаштык”.


Әнәс белән Алсу төп йортка кайтып төшә. “Аллага шөкер, шул көннән бирле әти-әни белән бер генә тапкыр да сүзгә килгән юк. Без­нең әни – бик тырыш, күп­ләргә үрнәк хатын. Алар кешелекле, ярдәмчел булмаса, миңа чит йортта яшәү авыр булыр иде. Әти-әни­нең акыл­лы, зирәк булуы мине күп нәрсәгә өйрәтте. Балаларымны үстерергә дә алар булыша. Дәү әтиле, дәү әниле булуга ни җитә! Бездә бит өч малай. Аларны тәр­бияләр өчен дә күп тырышлык кирәк. Усал булырга тырышсам да, күбрәк тәрбия­не иремә калдырам. Балалар әти сүзенең ни икәнен белеп торсын”, – ди Алсу.


Бәрәскәгә кайткач, алар АПК программасы буенча йорт төзи башлый. Беренче елны нигезен, икенчесендә стеналарын өяләр. Район биргән 1 миллион 400 мең сум акчага кирәк-ярак­ларны алып, эш башлыйлар. Акча күп булып тоелса да, үзлә­ренә дә хәйран тырышырга туры килә. “Балалар үсеп килә. Аларның ки­лә­чәген кайгыртырга ки­рәк. Малайларга аерым бүл­мә­ләр ясадык. Өебез зур булсын дип теләдек”, – ди Алсу. Хәйрул­линнар өч малай янына бер кыз алып кайту турында да уйлана. Әмма хуҗабикә бу мәсь­әләгә дә җитди карый. “Тап­тың да бактың гына түгел. Аларны аякка бастырасы да бар. Сабыйларның бар әйберләре дә булсын дип тырышабыз. Әлегә алда зур эшебез – йортыбызны җиткереп, җәйгә өй туе ясау”, – ди ул.


Авыл җирендә эш күп. Җитмәсә, каенанасы Флүрә белән каенатасы Идрис абый гомер-гомергә мал тоткан. Алсу кияүгә килгән­дә, аларның өч сыерлары була. “Әмма әти белән әни безне лапаска да чыгармады. Хәзер дә бар эшне үзләре башкара. Кул белән сыер сауганым булмады. Өч сыерыбыз бар, өч үгез асрыйбыз. Сыерларны машина белән савабыз. Сөт сатып, байтак акча эшлибез. Сөт өчен аена 30 мең сум акча алган чаклар да бар”, – ди ул. Үз йортларына чыккач та, күп итеп мал тотарга кызыга алар. Алсу: “Авылда шунсыз яшәп булмый. Алла боерса, лапасларны төзеп бетер­сәк, сыерын да алабыз, үге­зен дә үстерәбез. Малайларны кеше итәсе бар бит. Дөрес, хезмәт хакым аз булса да, иремә яхшы түлиләр. Әлегә барыбызның акчасы да уртак тотыла. Әнинең пенсиясе, әтинең хезмәт хакы, иремнеке, минеке – барысы да тормышыбызны алып барырга китә”, – ди.


Алсу китапханәдә эшли. Аның кешелекле, ачык күңелле икәнен авылдашлары да әйтә. “Булдыра торган хатын ул. Халыкны китап укытыр өчен барысын да эшли. Иң күп китап укучылары арасында конкурслар үт­кәрә, өлкәннәрне җыеп, төр­ле чаралар уздыра, бәй­рәмнәрне күңелле оештыра. Читтән килгән кеше дип тә әйтмәссең, үзе­безнең авыл кызы төсле”, – ди авылдашлары.
Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова да бу гаиләне мактап кына телгә алды. “Әнәс минем укучым иде. Тырыш, гадел, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган кеше. Балалары да үзе төсле. Малайлары спортта да, укуда да, мәдәни чараларда да бик актив”,– ди ул.


Без килгәндә гаилә башлыгы Казанга киткән иде. Әнәснең үзен күрмәсәк тә, хатыны ирен гел мактап кына торды. “Үз эшен яратып башкара ул. Җаны-тәне бе­лән басудагы уҗымнар өчен кайгыра. Кайчак басудан өчәр көн кайтып керми. Уҗымнарны бөртекләп тик­шерә. Ирең ышанычлы булса, авылга кайту да куркытмый”, – ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 39, 21.03.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр