ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Шүрәле мөгезе

 

Күптән түгел Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театрының Казанда гастрольләре булып узды. Ул Камал театрының зур сәхнәсендә башланып китте, кече сәхнәсендә дәвам итте. Башкалабызда әлеге театрны үз итәләр, зал тутырып килгән тамашачылар – шуңа дәлил. А. Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасы нигезендә куелган спектакльдә генә буш урыннар бар иде.

 6-1
Безнең халык нигәдер сәхнәгә куелган тәрҗемә әсәрләрен бик өнәп бетерми. Югыйсә режиссер Рөстәм Галиев тамашаны шактый миллиләштергән, татар характерлары күзгә бәрелеп тора. Ләкин аны күрер өчен бит театрга ки­лергә кирәк. Әлеге әсәрнең темасы да хәзер янә актуальләште. Социаль тигезсезлек, күңел сафлыгы­ның кыйммәте төшү, шәһвәт вәс­вәсәсе илдәге һәрбер халык тормышына үтеп керде. Капитализм җәмгыятендә бу табигый.
Әсәрен халыкка тәкъдим ит­кәндә, һәрбер автор укучының яисә тамашачының битараф калмавын тели. Моңарчы Түбән Кама театры да, аның режиссеры Рөстәм Галиев та тәнкыйтьчеләрнең, театр белгечләренең игътибарыннан читтә калганнары булмады. Рөстәм куйган спектакльләр һәр­вакыт бәхәс уята, чөнки ул – тапталган юлдан бармыйча, үз сукмагын эзли торган иҗатчы. Ә эз­ләнгәндә абынмый-сөртенми генә алга бару мөмкин түгел.


Ләкин бу юлы бәхәс уяткан спек­такльне ул үзе куймаган, ә сәләтле актер Юрий Павловка йөкләгән. Юрий әле режиссурада беренче адымнарын гына атлый, шулай да кыюлыгы, көтелмәгән алымнары белән әлеге тамашаны балалар мавыгып карарлык итеп сәхнәгә менгерә алган. Баштарак чит  телдә үзара сөйләшеп утыручы сабыйларны Тукай язмышына бәй­ле вакыйгалар бераздан үзенә бөтереп алды. Әмма балалар өчен спектакльне махсус карарга кил­гән кайбер олы апаларның күңе­лен әлеге тамаша һич тә җәлеп итмәгән икән. Анысы да табигый, театр белгечләре (яки үзләрен белгеч дип санаучылар), журналистлар гади тамашачы түгел, алар­ны бернинди интрига белән дә алдый алмыйсың, алар гадәттә гаеп эзләп утыра. Әлбәттә, кайчакта  уңышлы якларны да күз уңын­нан ычкындырмый.


Көндәлек матбугатта, социаль челтәрләрдә тәнкыйть уклары Рөс­тәм Галиев тарафына очты. Чөнки ул – театр җитәкчесе һәм төрле хурлауга дучар булган “Карурман аша” әсәренең авторы да – ул.


Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинованың “Ватаным Татарстан” газетасында дөнья күргән “Кара көчләр”нең мәкерле планы” (№ 40, 23.03) дигән мәкаләсе тәнкыйтьтән бигрәк, хурлауга корылган. Кайбер урыннарда утызынчы еллар шаукымы да бөркелеп куя. Миләүшә соңгы елларда татар әдәбияты тарихын яхшы өйрәнде, мөгаен, мондый кис­кенлек, мин-минлек шул вакыттагы тәнкыйтьчеләрне күп укудан да күчкәндер. Фатих Мөсәгыйтьләр чире йогышлы була, бер орыну да җитә.


Хәер, бәлки мин ялгышамдыр, шаукым фәкать яз галәмәтеннән генә булса кирәк. Һәм фаразыма җавапны мин мәкалә ахырында таптым да: “Тукайдан көлүче театр труппасы 2018 елда Татарстанның югары дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителсен әле?!” – дигән юлларны укыгач, күңелем тынычланды. Һәр елның март-апрель аенда каләм әһелләре, сәнгать белгеч­ләре шулай кузгалып ала. Дөрес, Тукай премиясен театр әлеге “Карурман аша” спектакле өчен түгел, ә Чыңгыз Айтматов бәяненә нигезләнеп куелган “Анам кыры” әсәре өчен дәгъвалый. Тик мәкалә авторына бу мөһим түгел, ул язмасын Рөстәм Галиевның элекке “гөнаһ”ларын искә төшерүдән баш­лый: “16 ел элек Һ. Такташ кебек бөек әдибебез әсәрен сәхнә­ләштерергә батырчылык иткәч, без, бу тәвәккәл наданлык  авыруын (! – Р. З.) “яралгысында” ук юк итәргә тырышып, хөрмәтле аксакалыбыз Т. Миңнуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек”.


Белмим, Туфан ага мондый “ходок”лардан ничек котылгандыр, ул, әсәр нинди генә булмасын, “яралгыда” ук юк итүчеләр тарафдары түгел иде. Бу очракта шуны гына әйтергә мөмкин: Такташның 1921 елда язылган “Җир уллары трагедиясе” шул чор өчен искиткеч тәэсир итү көченә ия булса да (әсәр Идея тарафыннан әйтелгән “Күктә канлы Алла булса, Җирдә башка Алла бар” дигән сүзләр белән тәмамлана), бүгенге заманда яңача шәрехләүне таләп итә торган әсәр. Һәм ул сәхнәгә куяр өчен дә шактый җайсыз. 1923 елда Кәрим Тинчурин тарафыннан сәх­нәгә куелганнан соң, аңа алынучы режиссерны мин белмим. Менә шул эшкә егерме беренче гасырда Рөстәм Галиев тәвәккәлләде. Җә­мәгатьчелек әлеге спектакльне юга­ры бәяләде, фестиваль кысасында ул төрле номинациядә бү­ләкләр алды, хәзер дә ара-тирә аны телевизордан күрсәтеп торалар.


Рөстәм Галиевның Тинчурин театрында куйган “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин) спектаклен дә мәкалә авторы юл уңаеннан гына хурлап үтә. Хәлбуки бу спектакль дә, минем карашымча, уңышлы куелган иде. Батып барган кораб фонында Рокыяның җилкән тегеп утыруы әле дә күз алдымда.  Хәзерге көнгә ишарә ясый түгелме соң режиссер?


Инде Миләүшә Хәбетдинованы шул кадәр ярсыткан “Карурман аша” спектакленә кайтыйк. Шунысын да әйтергә кирәк: без аны Ми­ләүшә белән янәшә диярлек утырып карадык. Бер үк әсәр ничек ике кешегә ике төрле  (капма-кар­шы!) тәэсир итә, монысы минем өчен – табышмак. Мөгаен, сәнгать әсәренең көче дә шундадыр, һәр кеше аннан үзенең рухи әзерле­генә тәңгәл булган гонсырларны аладыр. Әсәрнең сюжеты катлаулы түгел, балаларча.  Татар халкында даһи шагыйрь туганын белеп, җеннәр башлыгы Наданов үзенең Миңгерәүев белән Алтыбишев дигән яраннарын Кушлавычка юллый. (Фиргавен белән Муса пәй­гамбәр кыйссасы искә төшә). Ләкин ничек кенә балага якын килергә тырышсалар да, ата-ана догасы, бишек җырлары аларга мондый мөмкинлекне бирми. Шулай да алар кайвакыт сабый язмышына тыкшынып алгалыйлар. Мәсәлән, Апушны асрамага алган әби, кышкы суыкта тышта калган сабыйны, җеннәр котыртуы белән, өйгә кертми тора. Шулайдыр. Мин моңа олы яшьтә булсам да ышандым. Чөнки тәүфыйклы татар карчыгының мондый гамәле болай гына һич тә башка сыймый. Печән базарында: “Асрамага бала бирәм, кем ала?” – дип йөрүче якташлары да ихтыяри түгел, җеннәр котыртканга, ятимне Казанга алып килгәндер әле. Ул чакта бабасы да исән була бит. Җеннәр котыртмаса, игелекле Арча татары шулай эшләрме?


Ярар, хуш, әкиятне дәвам итик. Буш эш белән йөрүдән гаҗиз булып, әлеге ике җен Наданов сүзеннән чыга да яшь Апушка ярдәм итәргә ниятли. Моның өчен Убырлы белән берләшәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: җеннәр һич тә явыз итеп сурәтләнми, алар бераз аңгыра, бераз көлке, бераз мес­кен. Җеннәрнең дә төрлесе була. Дини ышануларда яхшы җен­нәр дә бар (тикмәгә генә без бүтән­нәр белән сүз килгәндә “җенебез килеште” димибез), ә спектакльдә алар бары тик фольклор каһар­маны гына булып күзаллана. Бераздан Тукай әсәрләрендәге Шү­рәле, Су анасы кебек башка персонажлар да сәхнәгә чыга. Хәзергечә әйтсәк, виртуаль дөнья Тукайга илһам чыганагы булып әверелә, шул фантастик каһарманнар белән ул сабыйлар күңеленә үтеп керә. Әлеге хасиятне сабыйлар дөнья­сыннан аерылмаган шагыйрьләр генә чынлап аңлый аладыр, мөгаен. Фэнтези әсәрләре белән әвәрә килгән бүгенге балаларны татар җеннәре белән шаккатырып буламы, белмим, ләкин кызыксынып караганнарына үзем шаһит. Спектакльдә Тукай образы соңын­нан гына пәйда була (М. Булга­ковның Пушкин турында бер пьесасы бар, Пушкин анда күренеп кенә китә, ләкин вакыйгалар гел аның тирәсендә әйләнә), әкияти каһарманнар, фаэтонга җигелеп, аны мәңгелек киләчәккә алып китә. Шигырь юллары яңгырый: “Җен, пәри дип сөйләнүләр иске­ләрдән калган ул, Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул”. Тукай шигырьләре һәр күренеш саен тамашачыга җиткерелә һәм һәр вакыйгага мәгънә, ямь өсти. Залда утыручы корама телле балаларның берничәсе генә булса да Тукай иҗаты белән кызыксына башласа, театр үзенең миссиясен үти, дияр­гә мөмкин.


М.Хәбетдинова әлеге спек­такль­­не караган балаларның сәла­мәт­легенә зыян килүдән курка. Ай-һай-һай! Шуны кисәткән федераль законны искә төшерә. “Бу котсызлыкны туктату өчен “Роскомнад­зор”га (хәзер ул цензура ролен үти башлады) гариза язарга кирәктер”, – дип тә өсти. Кая барабыз без? Элекке эзгә килеп төштек түгелме соң? Үзеңә ошамаган нәрсәне тыярга, үзеңә ошамаган кеше өстен­нән... юк, дәвам итәсе килми.


Фәүзия Бәйрәмова да социаль челтәрләрдә әлеге спектакльгә кагылып (үзе караганмы-юкмы, әллә кеше сүзенә генә колак салыпмы), театрны “милли мәдәнияткә мөгез чыгаручылар” дип атады. Дини кеше буларак, әлбәттә, Фәүзия ха­ным­ның җеннәр мәсьәләсендә ирекле трактовканы кабул итмәве табигый. Тукайның “урман сарыгы” булып балачактан ук безнең күңелләрне яулаган Шүрәлесе дә аны җенләндерә: “Тукайны “җен­лән­дерү” Шүрәле образы белән артык мавыгудан башланды, бу мөгезле шайтан татар халкының брендына, тамгасына әйләнде”. Ул гына да түгел, болай дип тә өсти: “карарга куркыныч, җирәнгеч булган шундый мөгезле албасты...”


Ирексездән Тукайны кызганып та куярсың! Аны, заманына карап, большевик та ясап карадылар, бер­ара тәкъва итеп күрсәтергә тырышучылар да булды. Бернишләп тә булмый, һәркемнең – үз Тукае. Бөек шагыйрьләр язмышына тигән өлеш. Ә ул үзе мондый матавык­ларга көлеп кенә карыйдыр сыман тоела миңа. Һәм ара-тирә безгә Шүрәле мөгезен күрсәтә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 47, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр