ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Ә мин җүләр булганмын”

 

Узган җомга санында да гаилә мөнәсәбәтләре бәян ителгән иде. Хәер, бу хакта көн саен язсаң да, аз булмас. Берничә көн элек нәзарәттә үткәрелгән сөйләшү дә шушы темага багышланды. Нигә аерылулар күп? Күз карасы кебек сакланырга тиешле гаилә учагы, тормышның кырыс җилләре исүгә, нигә сүрелергә, сүнәргә тора? ТР Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “түгәрәк өстәл” янындагы очрашуда гаилә тормышының нечкәлекләренә кагылышлы шушындый дис­тәләрчә сорауга җавап бирде.

i1
– Миңа дүрт йөздән артык никах укырга насыйп булды. Бүген, азмы-күпме дини гыйлеме булган теләсә кем никах укый ала дип исәпләү­челәр бар. Уку гына җитми. Укыганчы, никахның шартларын, килен-кияүнең хокукларын аңлату җитми. Мин уку гына түгел, укыган никахларымны дәфтәргә теркәп, әйтик, мә­һәр күләмен, шартлары куелса, аларын да язып барам. Эш аерылуга килеп җитсә, дәфтәрне ачып күрсәтү, исләренә төшерү ансат. Югыйсә берничә ай үтми: аерыгыз безне, ул тегенди-мондый, дип кайберәүләр килеп җитә. Мин кызлардан, кияүгә чыкканчы нәрсә карадың соң, дип сорыйм. “Ә мин җүләр булганмын”, – дип җавап бирә байтагы.


Ни кызганыч, үзләрен мөселман дип санаган гаиләләр дә аерылыша. Хәзерге гаиләләрнең яртысы таркала, диләр. Мөселман гаиләләре арасында да аерылышулар шуннан ким түгел. Чөнки икенче, өченче хатын дип, ЗАГСта теркәлмичә никахлашканнар бар. Моның хисабы гына алып барылмый. Хәл шактый кискен тора. Бу вәзгыятьнең сәбәбе берни­чә.


Беренчедән, без мөселман дип, намаз укып, гаилә корган яшьләре­безнең мотлак күпчелеге мөселман гаиләсендә тәрбияләнмәгән. Ягъни мөселманча яшәүнең ничек булуын күз алдына китерми. Икенчедән, мө­селман гаиләсе яки гадәти гаилә булсын, берәү дә бүген баласын гаиләгә әзерләми. БДИгә, институтка, эшкә әзерләргә мөмкин, әмма гаилә тормышын ничек корырга икәнен өйрәтми. Өченчедән, бүген гаилә кору кебек әһәмиятле эш бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләр кулына тапшырылган. Ярата бит, диләр. Яраткач, нишләп илле проценты аерыла? Бары да яратып өйләнә, яратып кияүгә чыга бит.  Яраткан кешең белән шалашта да – җәннәт, дигән гыйбарә бар. Шала­­­шың җәннәттә булса, дигән өстәмәсе дә бар әле аның. Яраткан кешесенә кияүгә чыккан бер ханымның да шалашта яшисе килми.


Очраклылык


Дүртенчедән, бүген гаилә оч­рак­лы рәвештә корыла. Ихтималлык теориясе дигән нәрсә бар. Ул теория буенча һәр ике эшнең берсе генә уңышлы чыга. Элек әти-әниләр, яучылар килешеп, нәселен карап, алдын-артын уйлап гаилә корган. Шуңа күрә аерылулар булмаган диярлек. Бүген аны кимчелек дип әйтәләр. Ул кимчелек түгел. Чөнки гаиләдә балага нәрсә кирәген әти-әни белә. Иң гади генә әйбер – мәһәр. Шәригать мәһәрнең күләмен чикләми. Егет кешедән зур мәһәр сорый башласалар, ул аны ничек түләсен, дип сукрана башлыйлар. Күз алдына китерегез: егерме, егерме биш ел карап үстергән кызыңа өйләнгәндә, мәһәргә чын, яхшы, затлы бүләк бирә алмаган  кеше ки­лә­чәктә тормышны ничек алып барыр?! Бүген мәдрәсәдә укучылар, хәдис өйрәнүчеләр күп. Әмма һәр­кем үзенә кирәген генә ала. Әйтик, хатын үз хокукларын өйрәнә, мә­сә­лән, өйдә каенанасы бар икән, ир­нең нәрсә эшләргә тиешлеген өй­рән­ми (шул ук вакытта, син минем ризалыгымны алмасаң, җәннәткә керә алмыйсың дип, хатыннарын авыруга сабыштырып, каһәрләп тотучы ирләр бар). Ягъни хатын хакы, ир хакының нәрсә икәнлеге гаиләдә аңлатылып үстерелергә тиеш.

 
Кимендә биш мең


Без нәзарәттә мәһәрнең күләме биш мең сумнан да азрак була алмый дип килештек. Ә иң югары күләме... Пәйгамбәребез мәһәрнең югары күләмен чикләргә кушмаган. Кызының әдәбенә, әхлагына, беле­менә карап, мәһәрнең күләмен кыз­ның әтисе, әтисе булмаса вәлие (опекуны) билгели. “Минем кызга нәрсә бирсәң дә ярый”, – дию, кызым шундый гына инде, дип бел­дерүгә бәрабәр. Балаңны моннан да ныграк түбәнсетү була алмый. Гадәттә әти-әнисе: “Чыксын инде, ярата бит ул аны”, – дип ашыктыра. Чынбарлыкта яратуның нәрсә икә­нен беркем дә белми. Ха­кыйкатьтә хәдистә, шәригатьтә, Коръән ая­тендә дә, егет белән кыз арасында ярату була, дип язылмаган. Ир белән хатын арасында гына бар ул. Егет белән кыз  арасында ярату булмый. Бер-береңә омтылу, теләк кенә бу.


Еш кына, икенче хатын булып кияүгә чыкса, ул ханымның хокук­ларын нәзарәт яклыймы, дип аптыраталар. Әйтерсең ир-ат беткән: икенче, өченче хатын булып та кияүгә чыгалар. “Әти-әниең белә­ме? Мә­һәр бирәме соң?” – дип сорыйм. “Юк! Юк! Кияүгә генә алсын!” Сеңлем, бик җайсыз килеп чыгарга мөмкин, дип никах килешүе төзергә һәм аны нотариуста раслатырга тәкъдим итәм. Рәсми раслатсаң, аны хөкүмәт тә үтәттерә. Ә безнең кәләшләргә: “Юк! Юк! Кирәк түгел!” Аннары, эш аерылуга җиткәч, елап, безгә киләләр. Беренче хатынның милек­кә, башка хокук­ларын закон саклый. Икенче, өченченекен саклый алмый. Шуңа күрә без, тиешле мәһәр сорагыз, никах килешүе белән чыгыгыз, дип аңлатырга тырышабыз. Килеп терәлгән, нәрсәгә катлауландырасыз, дип ашыктыралар. Менә шушы нәрсәләрнең мөһим икән­леген халыкка аңлат­сыннар, безне бюрократка санамасыннар иде, дип чакырдык та инде журналистларны. Без нәзарәттә никах нигезләмәсен эшләгәндә, “ире икенче хатын ала икән, беренче хатынның талак сорарга хакы бар”, дигән шарт керттек (әлеге нигез­ләмәдә дүрт төп шарт бар). Кыз бала беренче тапкыр кияүгә чыкканда: “Кабат өйләнергә уйлыйсың икән, миннән рөхсәт сорарга тиешсең”, – дип шарт куя ала. Мин үзем андый вакытта никахлар дәфтәренә,  икенче хатын алмаска дигән шарты бар, дип язып куям. Ни кызганыч, кәләшләрнең күбесе ул хокукыннан файдаланмый. Шарт куеп, никах килешүе төзеп, кияүгә чыгыгыз, кызлар! Бу шартлар, никах килешүе аерылышырга мәҗбүр итми, әмма ирегез икенче хатын алган сурәттә, шәригать буенча талак сорарга яки фәлән кадәр мәһәр таләп итәргә; чит илгә китсә яки  яшәргә акча бирмәсә, талак сорарга хакыгыз барлыкка килә. Без эшләгән нигезләмәдә менә шулар тәгаенләп күрсәтелде. Имамнар, никах укыганда, шуларны аңлатырга тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 47, 30.03.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр