ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

Зөләйха түгел, Иван күзләрен ача

 

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры гастрольләренә игътибар бу юлы икеләтә булды дисәк тә, ялгыш булмас. Халык әлеге театрның “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен көтте. Берәү­ләр бәхәсле романны ничек сәхнәләштерделәр икән дип кызыксынса, икенчеләре романга, аны сәхнәләштергән режиссерга тискәре мөнәсәбә­тен яшермәде, хәтта бойкот игълан итәргә, бармаска, карамаска өндәүчеләр булды.

3-7
tatar-inform.ru

 

Аңа карап кызыксыну ки­мемәде шикелле. Гаст­роль­ләргә багышланган мат­бугат очрашуында ук әлеге спек­такльгә билетлар сатылып беткәнен әйттеләр. Хәер, премьера көнне, аз булса да, билетлар калган иде әле.


Театрның сәнгать җи­тәк­чесе Олег Ханов әлеге спек­такльнең театрны туендыруын, ләкин Казан тамашачысыннан азрак куркуын яшер­мәде.


– Ихтыяҗ тәкъ­димне туды­ра. Бу – икъ­тисадның нигезе. Шуңа күрә көн кадагындагы әсә­р­не сәхнәләштерү отышлы булды. Билет бәясе югары, әмма сатыла. Хәтта Рос­сия­нең зур шәһәрләреннән нәкъ менә шушы спектакль­гә чакырулар кабул итәбез. Роман популяр булгач, спектакль дә популярга әйләнде. Сезнең газетага биргән әң­гәмәсендә Раушания Юкачева хатын-кызлар турында әсәр­ләр юк дигән фикер әйт­кән иде. Чыннан да шулай. Без моңа кадәр әсәрләрдә ир-атларның язмышларын укыдык, ә монда – авыл хатыны язмышы, – диде.


Ул шулай ук милли мәсь­әләне куертмаска өн­дә­де. Аныңча, андый хәлдә теләсә кайсы милләт хатыны кала ала. Татары да, башкорты да, чуашы, башкасы да.


“Зөләйха...”ны сәхнә­ләш­­тергән режиссер Айрат Абу­шаһманов Казан тамашачысы өчен яңа кеше түгел. “Нәүрүз” фестиваль­ләренең берсендә ул Мә­җит Гафури әсәре буенча куелган “Кара йөзләр” спек­таклен алып килде һәм гореф-гадәт, йолаларны сәх­нәдә оста куллануы бе­лән сок­ландырды. Аның актерлары сәхнәгә генә сыешмый, вакыйгалар тамаша залында да бара, балкон – мәчет манарасына, тамашачы геройга әй­ләнә. Бу юлы да шулай. НКВД кеше­ләре залдан уза, тамаша ишек­лә­реннән керә, спек­такль­дә һәр нәрсә, хәтта дивар, тү­шәм­нәр дә уйный. Син үзеңне кулак ярлыгы тагылган тоткыннар арасында итеп сизәсең, аларның хис-киче­решләрен үзең аша үткәреп утырасың. Кыскасы, режиссер тамаша­чы­ның хисләре бе­лән бик оста идарә итә. Динамика көч­ле, һәрбер күре­неш кызыксыну уята, шуның бәрабәренә ул тамашачыны ахырына кадәр югалтмый. Әйтергә кирәк, сәхнә бизә­леше, ягъни рәссам  Альберт Нестеров эше дә бик үзен­чәлекле.


Тамашачыны уйга салган берничә мизгелгә игътибар итик. Беренчедән, Зө­ләйха образы арткы планда, ул Кызыл Армия сафларына 18 яшьтән алынган, идео­ло­гиягә буйсынып, гаеп­сезләр палачына әй­ләнгән Иван Игнатов күлә­гәсендә калган. Гомумән, режиссер, романга нигезлә­неп, яңа әсәр тудырган. Ул – адәм баласының коточкыч шартларда исән калырга тырышуы турында. Бу әсәрдә Зөләйха түгел, Иван күзләрен ача. Икен­чедән, бәлкем, шул чорны бирергә тырышканга, бәл­кем, акцент Иван образына күчкәнгәдер, спектакльдә урысча диалоглар шактый урын алган.


Спектакльгә районнардан, башка шәһәрләрдән автобус яллап килүче тамашачы күп. Алар “Зөләйха...”­ны тет­рә­неп карады һәм артистларны, алкышлап, 15 минут җи­бәрми торды. Зыялылар арасында хуплап кабул итүчене очратып булмады. Халык шагыйре, җә­мәгать эшлеклесе Разил Вә­лиев, Зөләйханы, баш­корт киеменнән йөрсә дә, татар хатыны итеп кабул итүен әйтте һәм мондый әсәр­не пропагандаларга кирәкме икән дигән сорау куйды:


– “Зөләйха күзләрен ача” романын чыгу белән укыган идем. Аның авторы Гүзәл Яхина белән очрашып сөйләшкән дә булды. Роман турында фи­керләрем каршылыклы. Билгеле, шик-шөбһәсез, ул талантлы ка­ләм белән язылган. Әмма фикер сөрешенә, ро­манның умырткасын тәшкил иткән татар халкына, гореф-гадә­тенә, йолаларына мөнә­сә­бәте күңелемә хуш килде дип әйтә алмыйм. Әгәр татар халкында йөзләгән китап чыккан булса һәм анда татар халкын төрле яклап сурәтлә­гән булсалар, ә бу роман шулар рәтендә йөз дә беренче булып барса, мондый бәхәс­ләрне, каршылыклы фикер­ләрне куертып та тормас идем. Эш шунда: бу – дөнья күләменә чыккан, татар язмышына кагылган бик сирәк китап­ларның берсе. Чит ил кешесе, аны укып,  татар халкы турында беренче тәэси­рен ала. Әсәрдә татар кеше­ләре, бигрәк тә Убыр дип аталган каенана искиткеч тупас, вәхшиләрчә явыз булып килеп баса. Бу хакта мин ав­торның үзенә дә әйттем, әм­ма ул, роман язылган, аны үз­гәртеп булмый, диде. Сәх­нәгә куюга килгәндә, әдәби әсәрдә кайбер тупас урыннар, чормадан ризык урлап ашау, мәчеттә җенси якынлык кылу һәм башкалар кабул ите­лергә дә мөмкин әле. Әмма сәх­нәгә бу күре­неш­ләрне алып менәргә ярамый. Режиссер, билгеле, ул күренеш­ләрне хупламый, әмма хупламаган очракта да, аларны сәхнәгә чыгару кирәк идеме икән? Ямьсезлек бит тормышыбызда болай да хәттин ашкан. Сәхнә – ул яхшылыкка өнди торган җир. Кыскасы, натуралистик күренешләр кү­нелгә ятмады. Әсәрдә Йосыф – Зөләйха кыйссасындагы мә­хәб­бәт ана белән ул мәхәббәте итеп күрсәтелә. Зөләйха улын коткарыр өчен, исем-фами­лиясен алмаштырып, көймәгә утыртып, күккә ашыра. Мин моны халкыбызга киная дип уйладым. Безнең халкыбыз менә шулай юкка чыгар дигән шиге бар сыман тоелды. Безне болай да сез бетәсез дип ышандырырга тырышалар, бу сәхнәдә дә мин шуны күр­дем. Зөләй­хабыз тоткында кал­ды, ә Йосыф милләт баласы буларак юкка чыга. Ә без­нең һич кенә дә юкка чыгасыбыз килми.


Спектакльне хуплаучы­лар да бар. Татарстанның атказанган табибы Фирдүс Хисаметдинов фикеренчә, талантлы ка­ләм белән язылган әсәрне талантлы режиссер сәхнәләш­тергән. “Спек­такль­дә – тулы бер чор фа­җигасе”, – диде  ул.


Кассага эшләү өчен әлеге спектакльне татар театры куярга алынса, ни дияр идегез? Әлеге сорауны без Разил Вәлиевкә бирдек. Ул, бу әсәр­не пропагандаларга кирәкми, дигән фи­кердә. “Зөләйха...” исә яңа үр­ләргә дәгъва кылуын дә­вам итә. Ул – “Алтын битлек” театраль премиясенә тәкъ­дим ителгән спектакль­ләрнең берсе.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 53, 10.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!