ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 85, 18.06.2019/

Бала үз фатиры белән туа?!

 

2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы бәбиләре туган гаиләләргә торак сатып алу тагын да җиңеләйде. Бала тәрбияләүче гаиләләргә бирелә торган 6 процентлы (!) ипотеканың шартлары турында “ВТ” хәбәрчесе дә белеште.

1-1

tatar-inform.ru

 

Илбашы Владимир Путин үз сүзендә торды. Хәтерләсәгез, быелның февралендә Федераль Җыенга еллык Юлламасында дәүләт җитәкчесе, бала тәрбия­ләүче гаиләләргә ярдәм чара­ларын арттырырга кирәк, дип әйтте. Аерым алганда, узган ел­ның 1 гыйнварында гамәлгә кергән ташламалы “гаилә ипоте­касы”на үзгәрешләр кертергә киңәш итте ул. Әлеге программа нигезендә, 2018 елның 1 гыйн­варыннан соң икенче һәм аннан соңгы баласын алып кайтучылар торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәменә өмет итә ала.

 
Аларга алты процентлы ипо­тека бирелә. Банктан алган кре­дитның калган өлешен дәүләт субсидияли. Билгеле бер ва­кыт­ка кадәр генә, әлбәттә. Икенче бәбиен алып кайтучыларга таш­лама чоры – өч, өченче нарасые туганнарга – биш, бер-бер артлы икенче һәм өченче бала табу­чыларга сигез ел тәшкил итә. Ә алга таба ипотеканы банк бил­геләгән процент ставкасы белән түлисе. Әллә шул кур­кыт­канмы, баксаң, “гаилә ипоте­ка­сы” халык арасында әллә ни зур кызыксыну уятмаган икән. Бу хакта Илбашы да әйтте. “Про­грам­мада кат­на­шу­чыларга таш­лама чорын ипо­теканы тү­ләп бе­тергәнче дәвам иттерергә ки­рәк”, – диде ул. Шулай эшләделәр дә. Узган атна­да ил Премьер-министры Дмит­рий Медведев гамәлдәге про­граммага төзәт­мәләрне раслады.

 
– Алты процентлы ипотека рәсмиләштерү өчен доку­мент­ларны 15 апрельдән үк кабул итә башларга ниятлибез, – ди Та­тарстан Торакка ипотека кре­диты рәсмиләштерү агентлыгы җитәкчесенең кредит бирү буен­­ча урынбасары Людмила Фатыйхова. – Тиешле карар бар, бүген булмаса, иртәгә федераль үзәктән җавап көтәбез. Ипотека рәсмиләштерергә те­ләүчеләр безгә дә, банкларга да мөрәҗәгать итә ала. Ә моңа кадәр алган кредитның шартларын “йомшарту” белән без генә шөгыль­ләнәбез.

 
Ташламадан файдалану өчен торакны беренчел базардан сатып алырга кирәк. Кеше кулыннан алган фатирга “гаилә ипоте­касы”н рәсми­ләштермиләр. Бу – моңа кадәр төзелгән ипотека килешүләренә дә кагыла. Медведев төзәтмәләрне имзалауга, кай­бер үзәк басмалар, әлеге программадан торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләр генә файдалана алачак, дип язып чыкты. Социаль ипотекадагы кебек, җан башына квадрат метр җитмәгәнне раслап күрсәтергә туры киләчәк, янәсе.


– Гаиләләргә мондый таләп­ләр юк. Дәүләттән субсидия­ләнүче про­грамма ипотека алуны җи­ңе­ләй­түне күз уңында тота. Төп шарт – бурычны түли алу сәләте (айлык чыгымнар гаилә кеременең яртысыннан да артмаска тиеш). Ипотека рәсми­ләштерү өчен эш урыныннан хезмәт килешүенең күчермәсе, керем турында белешмә, ир бе­лән хатынның паспортлары һәм ба­лаларның туу турында танык­лык­лары да җитә, – ди Людмила Фатыйхова. Гамәлдәге кредит­ның про­цент ставкасын киметер­гә теләүче­ләрдән торак документларын һәм кредит килешүен дә сораячаклар. Фатирда үзгәр­теп кору эшләре башкарылмаганмы икәнен аерым тик­ше­рәләр.


Торакка ипотека кредиты рәс­миләштерү агентлыгы бел­гечләре бурычны түли алу сәләтенә бәйле кызыклы да, файдалы да мәгълүмат  җиткерде: бүген күбебезнең кулында кредит картасы бар. Аны банклар бик теләп рәсмиләштерә. Бү­ген үк файдаланмасагыз да, бәлки, кирәге чыгар дип, кат-кат үгет­ләгәч, булса булсын, дисең. Әнә шул пластик карта ипотека алганда комачау итәргә мөмкин икән. Гаиләнең айлык чыгымнарын санаганда аны да исәпкә алалар. Ә кредит картасыннан баш тарту берничә айга кадәр сузылырга мөмкин. Декрет акчасы, балага айлык пособие кебек түләүләр керем булып саналмый.


“Гаилә ипотекасы” өч елдан утыз елга кадәр бирелә. Банктан бурычка 6 миллион сумга кадәр (ил төбәкләренә карап, кредит кү­ләме аерыла) акча алырга мөмкин. Беренчел кертем буларак фатир бәясенең 20 проценты кадәр сумманы түләргә туры киләчәк, Ана капиталы исәпкә алынмый.


Ике бүлмәле – егерме мең сум

Татарстанның Риэлторлар гиль­диясе җитәкчесе Андрей Савельев сүзләренә караганда, үз­гәрешләр кертелгәч, балалы гаи­ләләргә бирелүче ташламалы ипотекага карата кызыксыну артачак.


– Тик якын арада ук түгел. Үзе­гез уйлап карагыз: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң әти-әни булу­чыларның балаларына бүген күп дигәндә бер яшь тә өч ай. Мондый гаиләләрдә әлегә кредит, ипотека кайгысы юктыр дип уйлыйм. Менә 1,5–2 елдан соң, балалар бераз үскәч, программа бик кирәкле чарага әйләнәчәк. Аны озайтачаклар дип тә өмет­лә­нәбез. Әлегә ул 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Программа кысасында, ил күлә­мен­дә 600 мең гаилә торак шартларын яхшыртачак дип фаразлана. Ташламалы ипотека гаи­ләләргә шактый акчаны янда калдырырга ярдәм итәчәк, – ди белгеч.


Алты процентлы ипотека гаилә казнасына күпмегә тө­шәргә мөмкин икәнен без дә белештек. Тик башкаладагы банклар бу сорауга төгәл җавап бирергә әзер түгел булып чыкты. “ВТБ 24” һәм “Ак Барс Банк”та “ВТ” хәбәрчесенә узган елның гыйнварында ук гамәлгә кергән, гаилә­дәге бала санына карап билгеле бер вакытка бирелүче ипотеканы тәкъ­дим иттеләр. “Без Медведев имзалаган карар турында әлегә ишет­мәдек”, – диде үзен Марина дип таныштырган “ВТБ 24” хезмәт­кәре.


“Саклык банкы”нда да шул ук хәл. Алай да тиз генә борып чыгарып җибәрергә ашыкмадылар. Әле­гә 6 процентлы ипотеканы өч елга рәсмиләштерә аласыз дип, ике бүл­мәле фатир бәясен исәп­ләп күрсәт­теләр. РКБ тирәсендәге  яңа төзелү­че торак комплекс­ларның берсендә ремонт ясалмаган ике бүлмәле фатирны 3 миллион 900 мең сумга сатып алырга мөмкин. Беренчел кертем 780 мең сум тәшкил итәчәк. Кредитны 25 елга “алдык”. Бу очракта айлык түләү – 20 мең 103 сум. Гаиләнең кереме 33 мең 504 сумнан ким булмаска тиеш дип тә искәрт­теләр. Шунда ук өч бүлмә­леләр дә сатыла. 5 миллион сумлык фатирны 25 елга алсаң, ай саен 25 мең 773 сум түлисе. Моның өчен 43 мең сумнан да ким булмаган айлык керем кирәк.

Теләк көчлерәк

Казанда яшәүче Лилия һәм Дамир Насыйровларның узган ел азагында икенче балалары туган.


– Тулай торакта яшибез. Дүрте­безгә 18 квадрат метрлы бер бүлмәдә кысанрак. Шуңа күрә бер бүлмәле фатир сатып алырга уйладык. Өч елга ташламалы ипотека рәсмиләштердек. Мондый мөм­кин­леккә бик сөен­дек, әл­бәттә. Кредитны 25 елга бир­де­ләр. Айлык түләү – 12 мең 371 сум. Дүрт кешелек гаиләне берүзем туендыруга карамастан, бу – күтәрә алмаслык сумма түгел, – ди Дамир Насыйбуллин. Гаилә башлыгы программага бәйле үзгәрешләр турында ише­түен дә әйтте. Шул ук вакытта моңа бик үк ышанып та бетми икән. – Телевизордан ни генә сөйләмәсләр. Әл­лә чынлап та бала тәрбияләүче гаиләләрне кайгырталармы икән? Югыйсә торак – үзәккә үткән мәсьәлә бит, – ди ул.


Татарстан Фәннәр академия­се­нең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова фи­керенчә, ташламалы ипотека кебек, ил күлә­мендә кабул ителүче өстәмә ярдәм чаралары хатын-кызларның бәби алып кайтуына йогынты ясаячак. “Безнең социологик тикшерү­ләр күрсәткәнчә, бала табарга те­ләүчеләр бернигә карамыйча әни була. Әмма гаи­ләләрнең матди хәле турында да онытырга ярамый. Соң­гы елларда Ана капиталы яңа туган балалар санын арттыруда мөһим роль уйнады”, – ди ул.


Флера Илдарханова тагын бер тикшеренү нәтиҗәләренә тукталды. “Бе­ләсезме, әти-әнисенең бердән­бере булган малай-кыз­лар бертуганнары булуын тели. Моннан бер­ничә ел элек мәктәп­ләрдә үткәрел­гән тикшерү нә­тиҗәләре әнә шуны күрсәтте. Тиздән бу укучылар үз­ләре дә әти-әни булу яшенә җитәчәк һәм ишле гаиләдә яшәү теләге бәби табуга турыдан-туры тәэсир итәчәк дип уйлыйбыз. Ә моның өчен гаи­лә­ләрне матди яктан ныгытырга ки­рәк, әлбәттә. Бүген дәүләт шул юнә­лештә эшли дә. Моның нәти­җәсе якын арада ук күренмәсә дә, алга таба демографик вәзгыять яхшырачак дигән ышаныч бар”, – ди белгеч. Әле күп­тән түгел генә ил вице-премьеры Татьяна Голикова беренче баласын алып кайтучыларга да ана капиталы түли башларга тәкъ­дим итте. Авызларына бал да май.


Алсу ШӘРИПОВА, күчемсез милек агенты:

 
– Бала тәрбияләүче гаиләләргә бурычны түләп бетергәнче ташламалы кредит ставкасы тәкъдим итүне уңай бәялибез. Бу – беренчел торак базарын җанландырып җибәрергә тиеш. Хөкүмәттәгеләр иртәгәге көн турында да уйлап эш итә. Быелның 1 июленнән “өлешләп” төзүгә үзгәрешләр кер­телгәннән соң, телибезме-юкмы, беренчел торак базарында фатир бәяләре кыйммәтләнәчәк. Димәк, төзелеш оешмалары өчен авыр чор башланачак. Ә дәүләт программасы әлеге вәзгыятьне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Ипотека рәсмиләштерүчеләр өчен мондый ташламалар булганы юк иде әле.

 

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълү­матла­ры­на караганда, былтыр Татарстанда 46 793 бала дөньяга аваз салган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу – 3,7 процентка азрак. Туган балаларның 42 проценты – гаиләдәге икенче, 19 проценты өченче һәм аннан соңгы бала. Республикада 2016 елдан туучылар саны кими.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр