ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 17.04.2019/

Адашкан бәхет. Бутаннан ник үрнәк аласы?

 

Һималай таулары тезмәсе эчендә посып урнашкан, халык саны Казанда яшәүчеләрнең нибары яртысы чамасын тәшкил иткән кечтек кенә Бутан корольлеген беләсезме икән? Хөкүмәте иң элек кешенең бә­хетле булуын кайгырткан, хәтта ки Конституциясендә һәр граждани­нының бәхеткә хокукы гарантия­ләнгән бердәнбер дәүләт бу. 2008 елда биредә премьер җитәкчелегендә “Гомумхалык бәхете” дигән дәүләт комиссиясе төзелгән.

20-2

pexels.com

 

Халык санын алу вакытларында да иң беренче итеп “Бәхетлеме сез?” дигән сорау бирелә икән. Соңгы тапкыр 2005 елда узган шундый исәп­ләүдә халыкның 45,2 проценты бу сорауга “чиктән тыш бәхетле” дип, 51,6 проценты – “бәхетле” һәм нибары 3,3 проценты гына “бик үк бәхетле түгел” дип җавап биргән. Бездә түрәләр авыз суын корыткан “эчке тулай продукт” төшенчәсе Бутанда нәрсәгә алыштырылган дип уйлыйсыз? “Тулаем халык бәхете”нә! Дөньяда Бәхет министрлыгы гөрләп эшләп торган бердәнбер ил бу. Халык бәхете корольлек сәясәтенең “түр башы”на куелган, ягъни.


Хәер, Бутанның бәхет белән җен­ләнүе дөньяның башка илләренә дә йога башлаган анысы. БМОның тот­рыклы үсеш юлларын эзләү буенча бүлеге тарафыннан бастырып чыгарылган Бәхет турында бөтендөнья еллык доклады (World Happiness Report) мәгълүматларына караганда, Финляндия инде икенче ел рәттән иң бәхетле ил буларак бил­геләнгән. Лидерлар бишлегенә шулай ук Дания, Норвегия, Исландия һәм Нидерланд кергән. Бу илләр барысы да медицина хезмәте күр­сәтүнең сыйфаты, ата-аналар, өл­кәннәр, инвалидлар, эшсезләр өчен пособиеләр күләме һ.б. ягыннан иң югары баскычта тора.


Ә менә АКШ бу исемлектә – нибары унтугызынчы урында. Россия – алтмыш сигезенче: бер елда – тугыз, ике ел эчендә – унтугыз баскычка түбәнгә тәгәрәгән. Ни өчен? Илдә яшәүчеләр арасыннан өчтән бер өлешенең сезонга икенче пар аяк киеме алу, дүрттән бер өлешенең туганын кунакка чакыру хәленнән килмәгәндә, нинди бәхет турында сүз булырга мөмкин?!


Бервакыт Пермьдә “Бәхет тау артында түгел!” дигән лозунгның пәйда булып алуын хәтерлисезме икән? Россиянең иң артта калган шәһә­рендә халыкны шулай гына яхшыга өметләндерергә мөмкин­дер, күрә­сең. Аның каравы элекке төбәк губернаторы, Пермьнең күтәрәмгә калуына төкереп, дәүләт кесәсеннән чәлдергән миллиардлары белән Франциянең Бордо провинция­сен­дәге хан сараенда оҗмахта яши хәзер. Иртән йокысыннан уянып, затлы шәраб йотып куюга, “Фейсбук” һәм “Инста­грам”дагы сәхи­фәсен ача да: “80 чак­рым радиуста бер генә урысның да булмавы – нинди зур бәхет!” – дип язып куярга онытмый. Әй­терсең үзе – немец! Ә инде губернаторга бәхет турында теге лозунгны уйлап тапкан Марат Гельман (мәдәниятне алагаем үс­терү өлкә­сен­дә эшләгән “кәттә” дусты) канатлы сүзләре өчен төбәктәге музей­ларның еллык бюджетыннан да күбрәк акча алган. Сүз уңаеннан, монысының хәзер Черногориядә яшәп ятуын әйтеп үтик. Пермьдә үзеннән истәлеккә “П” хәрефе рәвешендә гаять зур агач әрдәнәсе өеп куйган да шунда тайган. Пермь халкы иләмсез әрдәнәне сүтмәкче булган, әмма барып чыкмаган... Бак­саң, алты миллион сумлык “сәнгать әсәре” Гель­манның шәхси милке булып тора икән. Шуңа күрә Россиядә бәхет Бутан дәүләте кебек ерак таулар артында адашып йөридер дә шул инде. Тик анда бәхетсезләр саны – нибары өч процент, ә бездә, кире­сенчә, бәхет­леләр өч проценттан артмый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 12.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!