ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 84, 15.06.2019/

Рәмис киңәш бирергә әзер. Кооператив җитәкчесе сөт җыю бәясен ничек арттырган?


Азнакайда булып кайткач, шушы гыйбарә искә төште әле. Ул район фермерлар ассоциациясе рәисе Рәмис Сәхапов турында әйтелгән кебек. Киләчәккә карап, ягъни “иртәгесен алдан киртәләп” яши торган егет булып чыкты ул. Дөресен генә әйткәндә, авыл кешесен кайгыртып яшәүче егет белән сөйләшеп утырудан ниндидер өмет, рәхәтлек хисләре кичердем.

1-2
Ассоциациядә 48 фермер хуҗалыгы бар, ә гомумән алганда, районда алар – 90. Тик менә авыл кешесенең эш­лә­гәне ашарына җитми, чөнки җитештерелгән про­дук­ция­нең үзкыйммәте югары. Сөт сату бәяләре аска тәгәрәгән елда эшкә бөтен­ләй кул сел­тәүчеләр дә булган. Әле аягында нык басып торучы бер хуҗалык җитәк­чесе миңа узган ел: “Бәяләр сәясәте үз­гәрмәсә, Аллаһы әкбәр дияр­гә туры килмәгәе”, – дигән иде.


Рәмис тә: “Керемнәрнең чыгымнарны да каплый алмавы, ягъни кешенең минус­ка эшләве бик уйландырды мине”, – ди. Уйлый-уйлый да фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан сөт җыю, эш­кәртү буенча кооператив тө­зергә була ул. Белеме дә җитәрлек, өч белгечлек буенча дипломы бар. Авыл хуҗа­лы­гы университетында агрономлыкка укыган, КФУда сыйфат буенча инженерлык һәм шунда ук, чагыштырмача яңа ачылган бүлектә, югары тех­нологияләр өлкә­сендә эшмә­кәрлек һөнәрлә­ре алган. Белем бар, теләк бар, эшлисе генә кала дигән­дәй, Рә­мис иң элек, сөт заводларына барып, сату бәяләрен белешә. Бер­сендә, литрын 13 сумнан алабыз, диләр. “Тәү­леккә 2 тонна сөт тапшырам, 15 сумнан алыгыз!” – ди бу. Риза булмыйлар. Шуннан Мөслимгә китә. Кеше белән сөйләшеп, килешүләр төзеп остарган бит инде ул. Завод җитәк­че­легенә керүгә, литрын 18 сумнан сатам, ди. Те­геләр, әйдә 17 сумнан, диләр. Яхшы, ди бу, әмма сөтне үзегез җыеп йөрисез, авыл аралары 5-10 чакрым. Ризалашалар. Ә бит бу вакытта сөт сату бәясе нибары 13 сум була, димәк, инде 4 сумга аерма.


Рәмис саннар китерә-китерә сөйли. 2 мең литрны 4 сумга тапкырласаң, көненә 8 мең сум өстәмә акча бит бу, ди. Ә халыктан элекке 12-13 сум урынына 16 сумнан сатып ала башлыйлар, үзләренә 1 мең кала. “Аллаһның рәхмә­те, Авыл хуҗалыгы министрлыгында кооперативларга яр­дәм итү буенча программа төзелде. Аның бер шарты: хисапта 550 мең сум акчаң булырга тиеш”.
– Ә ул юк.
– Ник булмасын, шул 1 меңнән 600 мең җыелган иде инде. Бирәм дигән колына, дигәндәй, 5 миллион сумлык грант та оттык әле. Шуннан сөт җыярга үзебез машина алдык.


Рәмис сөйләгәннәрнең сүзен-сүзгә язып тормыйм, яңадан Мөслимгә китә бу һәм “Үзебез җыеп тапшырсак, бәя өстисезме?” – ди.
Җәй өчен литрын 18 сумга килешәләр, ә хәзер 22 сумга җиткергәннәр. Җитеш­те­рүчедән инде 20 сумга сатып алалар икән. Эшкә чынлап тотынганнарына әле ярты ел чамасы гына, сатып алу бәясе  7 сумга арткан.


– Сөт җыючылар сездән башка да бар, алар үпкә­лә­миме соң?
– Бераз булды инде, әмма фермер егетләр белән җые­лып сөйләштек, аңлаштык. Үз кесәгезне генә кайгыртмагыз, кеше турында да уйлагыз, дидем. Хәзер башкалар да сатып алу бәясен 19 сумга хәтле күтәрделәр. Кая бара­сың?


Бу эшкә намус эше дип караулары бераз шикләндерде, әлбәттә. Тик нишлисең, асылы шундый.


Әле бит мини-ферма­лар­га дәүләт ярдәме буенча да программа эшли башлады. Кем әйтмешли, моның өчен “пар­тиягә, хөкүмәткә рәх­мәт”. Дәү­ләт ярдәменә өстәп, кооператив киңәергә, кеч­ке­нә фермалар төзергә ниятлә­гәннәргә акча биреп тора икән. Процентлы кредит түгел бу, бурычка бирә. Бурыч әкренләп кимесен өчен, сөтләрен бераз арзанга алалар. “Калганын үз җайла­ры белән бирерләр әле”, – ди Рәмис.


Әмма “безбашка” түгел ул, акчаны намуслы эшләү­че­ләргә, ышанычлы кеше­ләргә бирә. Тагын бер яңалык: кооператив сөт эшкәртүне җайга салмакчы. Кирәкле җиһаз­лар­га заказ бирелгән, акчасы түләнгән. Көненә 4 тонна эш­кәртеп, биш-алты төрле сөт ри­зыгы җитештерергә исәп­лиләр.


Рәмис: “Ярар, артыгын сөйләмим, йә күз тияр. Башта эшлик әле”, – диде. Аннан соң: “Газетада мәкалә чыгарырга уйласагыз, шуны да языгыз әле: нинди дә булса эшкә тотынырга теләүчеләр икеләнә икән, Азнакайга кил­сеннәр. Рәмис киңәш-табыш итәргә һәрвакыт әзер, дип языгыз”, – дип өстәде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 54, 13.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

нарко