ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 56, 20.04.2018/

Үзең ничек соң?


Журналист, публицист, шагыйрь-композитор, продюсер, тарихчы Илфак Шиһаповның тууына 50 ел булу уңаеннан үткәрелгән искә алу кичәсен туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, гомумән, оештыручылар әнә шулай атады. Чыннан да, бу – Илфакның бик яратып әйтә торган сүзләре иде. Кызып-кызып эш турында сөйләшә башласаң, йә берәр фәлсәфи темага кереп китсәң, бәхәсләшә башласаң, кинәт кенә туктый иде дә: “Үзең ничек соң?” – дип, күзеңә карап, сорау бирер иде ул.

4-1
Кичәдә: “Кем иде соң ул Илфак Шиһапов? Нәрсә эз­ләде? Нәрсә эшләде? Ни өчен ул безнең арабызда юк?” – кебек сорауларга җа­­вап эзләргә тырыштылар. Яшь­ләр аны остазлары итеп якын күрәләр, яратып, “абзый” дип эндәшәләр. Элек тә шулай булган, хәзер дә. “Ул тормышны үзгәр­тергә тырышты. Кимчелек­ләргә төр­теп күрсәтте. Бер­кемнән дә курыкмады”, – дип, аңа хас сыйфатларны да барладылар. Әмма, әлбәттә инде, га­дәти сүзләр белән генә Ил­факның эчке дөньясын ачып биреп булмый. Үзе дә үзе турында юкка гына “Сәер кеше” дигән җыр язмагандыр, күрәсең. Ул Җир­дә дә уй­лары-фикер­ләре белән Күкләргә ашып яшә­де. Шушы халәте аны, мө­гаен, төрле ялгышлыкларга этәргәндер дә.


Баксаң, Илфакның тормышта зур борылыш алган мизгелләре минем күз алдымда булган икән. “Татарстан яшьләре” газетасында эшләгәндә, ул Илсөя белән Казанга күчеп килде. Лениногорскида чагында да аның укып туймаслык язмалары гел басылып торгач, газетага әллә ни зур үз­гә­реш килмәде дә кебек. Күб­рәк яза гына башлагандыр, мөгаен. Шул вакытта акрын гына продюсерлык мәрә­кә­ләре башланды. Илсөя дә бездә, Илфак та... Баш мө­хәрриребез Ис­мәгыйль абый Шәрәфиев, бигрәк тә талантларга хәер­хаһлы кеше буларак, ярдә­меннән бер дә ташламады аларны. Баштарак Илфак­ның җыр­ларын әллә ни кабул итеп бетерә алмасак та, без дә куандык хезмәт­тәше­без­нең уңыш­ларына.


Кабул итеп бетерә алмадык дигәннән, кичәдә тамашачыларга Илфакның беренче һәм соңгы җырын җиткергән Илсөя Бәдрет­ди­нова да мондый кыйсса сөй­ләп алды:


– Илфак баштарак җыр­ла­рын яшереп кенә яза иде. Бервакыт шулай кибеттән кайтып керсәм, күзләре очкынланып яна моның. “Ил­сөя, җыр яздым. Тыңла әле”, – ди. Миңа ул вакытта – 20 яшь. Чәчәкләр арасында назланып кына үскән кыз бала бит инде. Җы­рының ни сүз­ләрен аңлап бетермим, ни көе башыма барып җитми. Җит­мәсә, шундый озын, җиде минут җырлады. Бетерде дә, күзләремә карап: “Матурмы?” – дип сорау бир­де. “Страш­но матур”, – ди­дем. Со­ңыннан шу­шы “Күңел” җырын репертуарымнан төшермичә җырлап йө­рисемне кем белгән?


Шулай булмый ни! Илфак шигырьләренең һәр сүзендә тирән фәлсәфи мәгънә ята бит. Гомумән, ул, журналист буларак та, барыбызны да гаҗәпләндереп эшләде. Такси белән эшкә килсә, шул машина йөр­түчене сөйлән­де­реп, ярты бит укылышлы мәкалә яза, авылга кайтса, сыер савучы турында... Кыскасы, һәр кешенең эчке дөньясын үтәли күрә иде ул. Үзе: “Фикерең булса, халыкка җиткерү ысулын табарга була”, – дип әйтергә яратты. Менә шул фикерләрен халыкка нинди генә жанрда җиткермәде ул: публицис­тика, шигырь-җырлар, хи­кәя, пьесалар... Менә дигән юмор остасы да иде ул. Ши­гырь­ләренә көйне дә үзе язды, үзе үк җырлады да.


Илфак белән Илсөя музыка сәнгатенә яңа сулыш алып килде. Дөрес, бу яңалыкны кабул итмәү­че­ләр, тән­кыйть­ләүчеләр дә күп булды. Ә халык аларны үзенчә яратты. Шулай итеп, үз­ләрен танытыр өчен дә, матди якны кайгыртыр өчен дә, Россиянең татарлар яшә­гән төрле тө­бәк­ләренә бет­мәс-төкән­мәс гас­трольләр башланды. Нәкъ менә шул вакытта мин аның тарихчы булып ки­түенә шаһит булдым. Ике­безнең дә “Ватаным Татарстан” газетасында эш­ләгән чагыбыз. Милләт­тәш­ләре­без яныннан әйлә­неп кайткан саен Илфак, озын-озак итеп, тарих сөй­ләргә өйрә­неп китте. Күр­гән-белгән­нәрен генә түгел, сок­ланып, гаҗәп­лә­неп, ниндидер дә­лилләр китереп, нәти­җәләр ясап сөйли иде ул. Бу җә­һәттән Татарстанда да аяк басмаган җире калмады бугай аның. Һәр авыл турында үзенчәлекле итеп яза белә иде ул. Тәңречелек белән кызыксына башлавы да Алексеевск районындагы авылларга баргач башланды.


Илфакның тагын бер яраткан темасы бар иде. Балалар. Акча эшләргә кирәк-лекнең сәбәбен дә ул шуның белән аңлатты: “Балаларны үстерергә, укытырга кирәк бит”. Әлбәттә инде, монда сүз аның беренче гаиләсендәге балалары Илдар белән Зәринә турында да бара. Ә Нариманны эшкә дә ияртеп килгәли иде ул. Кичәдә яңгы­раган “Улым” җыры күпләргә үз­ләре турында уйларга да җирлек биргәндер, мөгаен: “Алар өчен яшим бу җирдә, / Мине көтәр минем улым”.


Зөлфәт Зиннуров белән Альбина Кармышеваның та­машачыга җиткергән җыры да сискәндереп җи­бәрде.  “Бу җыр Илфакның телефонында сакланып калган. Шун­нан алып, беренче тапкыр башкардык, гитарага кушылып, Илфак­ның үз сти­лендә”, – диде Зөлфәт.


Әйе, гитара  Илфакның аерылмас дусты иде. Илсөя дә сөйләп алды ул тарихи гитара турында. “Илфак­ның, авызына сигаретын кабып, каһвә эчә-эчә, гитара чиртеп, җыр көйләп утыра торган гадәте бар иде. Иске иде ул гитара. Эченә әле Нариман кечкенә чакта сушки кисәген төшереп җибәргән иде. Ул шунда гөлдер-гөлдер гел тәгәрәп йөрде. Илфак аны алдырмады. Миңа вакыт-вакыт ул шуның тавышын да тың­лап утырадыр кебек тоела иде. Бу халәте аның өчәр сә­гатькә сузылды. Һәм бу вакытта аның янына килергә дә, сүз катарга да ярамый иде”.


Кем белә, “Ялгыш үткән юллардан/ Барып булмый кирегә” кебек юллар, бәлки, нәкъ менә шул мизгелләрдә тугандыр.


Кичәдә Илфакның Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Илназ Гарипов кебек шәкертләре, дуслары, Римма Никитина, Айсылу Габ­динова кебек “бала”лары, ягъни проектлары чыгыш ясады. Сәхнәдә сагыну хисләре дә әйтелде, күз яшьләре дә тамды. Алып баручылар: “Илфакның иң уңышлы проекты ул – Илсөя Бәдретдинова. Алар бер бө­тен булып яшәде”, – дип бәя бирделәр.
Кичә тәмамлангач та, тамашачы таралырга ашыкмады. Моңсу иде залда. Нәкъ Марат Кәбировның шигъри юлларындагыча: “Син юк­лыкка ышанасы килми, /Ышанасы килә син барлыкка”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 49, 07.04.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Видеохәбәр