ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

“Син бит – татар кешесе”

 

“Һай бу гомернең бәрәкәтсезлеге – әле генә бит...” – дип гаҗизләнә Мөхәммәт Мәhдиев үзенең “Кайтулар булмас инде” хикәясендә. Чыннан да, әле генә мәш килеп бер-беребезне Яңа ел белән котлашкан, бәхет-шатлыклар теләшкән идек. Баксаң, тагын елның азагы килеп җиткән.

1-1  

Ел артыннан ел гына түгел, гомер дә шулай тиз үтә, диярсез. Анысы шулай, әмма гомер бит ничек уздырсаң да уза ул. Тагын бер олпат язучы әйтмешли, со­ңыннан, борылып караганнан соң, үткән гомерең өчен бәгырь­гә тиярлек дәрәҗәдә үкенерлек ке­нә булмасын. Кәримә әби ке­бек.

 
Моннан шактый еллар элек яшьләр газетасында журналист булып эшләгәндә, районга хат эзеннән сәфәр чыгарга туры кил­гән иде. Ул вакытта да, хәзер дә газета редакцияләренә тор­мыш тарафыннан рәнҗетелгән, бүтән җирдән ни яклау, ни яр­дәм таба алмаган кешеләр күб­рәк яза. Кәримә әбине мин авыл ура­мын­да күрү белән таныдым. Аның ташланганлыгы, кадерсез­леге кыя­фәтенә чыккан иде чөнки. Су колонкасына тагын кем генә чәйнек тотып килер иде икән?! Өендәге хәлләр дә йөрәккә тияр­лек иде: татар кар­чыкларына хас булмаган тәр­типсезлек, шапшак­лык... “Миңа берәү дә ярдәм ит­ми, – дип елап сөйләде карчык. – Колхоз да, авыл Советы да”. Әйе, ул вакытта әле барып егылырга колхозлар бар иде, акчасыз бул­са да, авыл Советлары. Кол­хоз­ның Кәримә әбигә яңа йорт са­лырлык рәте булмаганлыгы, авыл Советының аны картлар йортына илтергә көче (әллә те­ләгеме?) юклыгы ачыкланды.


Барысы да аңлый, кызгана, әмма ярдәм итә алмыйлар. Ә иң күңелгә тигәне – карчыкның өч баласының берсе дә үз әнисен карыйсы килмәгәнлеге иде. “Ул үзе гаепле – балаларын кешечә тәрбияли белмәде”, – диде күр­шеләренең берсе. Баксаң, әбекәй яхшы тормыш эзләп, авылдан чыгып киткән була. Чит-ят җирдә балаларын да чит-ятларча тәр­бияләгән, күрәсең: өчесенең берсе дә әнисе барлыгын исенә төшермәгән. Әмма Кәримә әби аларның берсен дә гаепләмәде: “Һәркемнең үз гаиләсе бит инде”, – дип аклагандай итте. Искереп кыйшайган йортта сәләмәләр арасында гомер кичереп яткан әбекәйгә бик ярдәм итәсем килсә дә, аңа юлга дип алган ризыклардан башканы бирә алмаганлыгыма йөрәгем әрнеде. Озын-озак сөйләштер­гән­нән соң мин аның буразналанып беткән йөзендә сизелер-сизелмәс кенә үкенү хисе чагылганын тойдым. Заманында телен, гореф-гадәтләрен кирәксен­мәгән, тормыш гел шулай матур булыр дип, үзенең гомер көзе турында кайгыртырга оныткан бу бән­дәнең дә бит әни булып кадер­ләнер мөмкинлеге булган. Булган, ләкин ул аны файдаланмаган.

 
Күңелгә мәңгелек булып уелып калган бу очрашудан соң шактый вакыт үтте инде. Горбачев “перестройка”сыннан соң Ель­цинның “булдыра алган кадәр мөстәкыйльлек алыгыз” дип безне сөендергән, урамда хөрлек даулаган, үзебезне икенче сортлы итеп тоймыйча, дәү­ләт­ле, телле, димәк, киләчәкле бер зур халык итеп санаган көннәр дә артта калды. Аннары артка борыла-борыла чигенүләр, тагын да шул “олы туган” каршында аклангандай толерант булырга тырышуларыбыз, исәпсез-хисапсыз тәңгәлләштерүләр, ти­гезләүләр... hәм башка күсәк белән китереп орган тел мәсь­әләсе. 25 ел дәвамында файдаланмый калган чиксез мөмкин­лекләребез өчен үкенү күпләре­безнең аңын томалый. Ләкин барыбызныкын да түгел. Баксаң, Татарстаныбызда законлы рә­вештә дәүләт теле саналган татар телен өйрәнү телим-теләмимгә калгач, үзебезнең кавемебез үк “родной язык” итеп урыс телен сайлаган булып чыкты. Урыс телен яхшы белсәк, яхшы яшәрбез, зур кеше булырбыз, дип бәгъ­зеләребез ана теленнән баш тартты. Башымны кисмәгә бирәм, җәмәгать, нәкъ менә шундый­ларның күпчелеге иртәгә үзенең яхшы тормышы, мәшәкатьсез, борчу-хәсрәтләрсез көн күр­ме­ше өчен газиз әти-әнисен карт­лар йортына илтеп урнаштырачак. Ананың телен кирәксен­мәгән бәндәгә ни пычагыма ул проблемалы ата-ана! Аңа бүген яшәп калырга кирәк, бүген бар мөмкин булганны сыгып алырга hәм бу кыланмышларны гадәти нәрсә, норма итеп күрсәтергә кирәк. Моның шулай икәнлегенә без – журналистлар республикадагы картлар йортына барып кайткан саен ныграк инанабыз. “Какое вы право имеете учить нас как жить?” – дип тавыш куптарды шундыйларның берсе газетада үз әнисе турында басылган материал уңаеннан. Безнең аны карарга вакытыбыз юк, без эшлибез, без хөкүмәткә аны караган өчен көненә мең ике йөз сум акча түлибез. Әлбәттә инде, әт­чәйни хатын бу сүзләрне ана телендә түгел, ә акцентлы урыс телендә оештырып әйтте.

 
Картлар йортында тилмереп гомер кичерүче ата-аналарны йөрәгем белән кызгансам да, акылым белән аларны акларга да, якларга да теләгем юк. Балаңа үз телеңдә бишек җыры җыр­лаудан башлап, җырыңны-мо­ңыңны, гореф-гадәтеңне, үзең белгән кадәр ярый-ярамыйны сеңдереп үстерәсең икән, ул инде сине хөкүмәткә илтеп тапшыра алмый. Аның акылы, хисе, табигате моңа каршы чыга. Нәкъ менә шуңа безнең әхлаклы татар авылында ялгыз ата-ана да, ташланган бала да булмаган. Тормыш итүләре бер генә дә рәхәт булмаган заманнарда да. Бу, ничек кенә әйтсәк тә, татарлыкның беренче билгесе булган. Бу – безнең үзгәрми торган кыйм­мәтләребезнең берсе. Бу – безне бөек, башбирмәс халык итә торган сыйфат. Әлеге шартны үтә­мәгәннәрне ахырзаман көтә. Ләкин ул ахырзаман әлеге язылмаган законны бозган, бүгенге белән генә яшәгән hәр­кем өчен үзенчә булачак. Аннан беркемгә дә котылу юк.

 
Әйе, менә тагын бер ел тарихка күчеп бара. Гомер дә шулай ук үтәчәк. Әмма адәм баласы бу тормышка тамак, күз рәхәтлекләре, ләззәтләнү, кәеф-сафа кору өчен генә түгел, ә үзеннән дә яхшырак дәвамчылар калдыру, дөньяга килгәндә өстән йөкләнгән бурычны намус белән үтәп, үкен­мичә, тыныч кына бакыйлыкка күчү өчен дип яратыла. Шушы гап-гади, ачык максатка барганда кул астында булган барлык чараларны да (тел, дин, гореф-гадәт, гыйлем) алга карап, акыл белән файдалансак, Кәримә әби шикелле ташландыкка да калмабыз, үкенмәбез дә. Без бит – татар кешесе!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 0, 01.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр