ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 72, 22.05.2019/

Димәк, без – дөрес юлда! "ВТ" 13нче хәйрия кичәсен уздырды

 

Хәйрия чарасы уздырган саен, күңел күтәрелә. Әле кайчан гына, “Сәйдәш” мәдәният йортында хәйрия чаралары оештырганда, халыкны үгетләп чакыра идек. “Ватаным Татарстан” үзенең дуслары белән оештырган бу чараларның хәзер үз тамашачысы барлыкка килде. Бу атнада 13 нче кичәбезне уздырганда, моңа тагын бер тапкыр инандык.

17-2  
Гомерем буе рәхмәт укыйм

2013 елның декабрь аенда иң беренче хәйрия концертын уттан зыян күргән Казан кызы Диана Салиховага ярдәм итү ниятеннән оештырган идек. Ул чакта нинди җырчыны чакырырга белмибез. Аптырагач, артистларны районнардан җыйдык. Бер фикер – таныш булмаган кешегә ярдәм итеп, башкаларны да артларыннан ияр­тү теләге туплады аларны. Диа­на­ның әтисе Илһам абыйның сәхнәгә менеп, тыела алмыйча елаганы әле дә күз алдында тора.


Декабрьнең башында узды ул кичә. Концерт башланганда әле коры көз булса, халык урамга чыкканда тирә-як ап-ак булган иде. Без моны Диананың тереләсенә юрадык. Теләкләр кабул булды, Аллага шөкер. Диана кияүгә чыкты, ире Сәйдәш белән Лилиана исемле кызчык үстерәләр хәзер. “Ул көннәрне уйласам да, куркыныч. Минем янәшәмдә булган һәр кешегә, әти-әниемә, ярдәм кулы сузучыларга гомерем буе рәхмәт укыйм”, – ди Диана.


Укучыларыбыз Камилә Гыйбадуллина белән танышканда, аңа 14 яшь иде. Кызга ярдәм кирәклеге хакында “ВТ” битләрендә язма басылып чыккач, җырчылар үзләре хәйрия концерты уздырып булышыйк дип мөрәҗәгать итте. Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бер­гәләп билет саттык. Азат билетларны Казан буйлап таратып йөрде. Кеше хәсрәтен күтәрә белүләре тиккә генә түгел. Әниләренең дә яман чиргә каршы көрәшкән вакыты иде. Шөкер, Камиләбезгә те­релергә насыйп булды. Әмма әле дә табибларга күренеп тора үзе.


5 яшьлек Лилиана Сабировага да ярдәм итәргә тырыштык. Кызчыкка арка мие күчереп утырттылар. Элек гимнастика белән шө­гыльләнгән Лилиана, Аллага шө­кер, хәзер кабат зур җиңүләр турында хыяллана.

Сез бик бай

13 нче хәйрия концерты Буа егете, фаҗигагә юлыккан Фәис Сафин гаиләсенә ярдәм йөзеннән оештырылды. Куркыныч авария быел гыйнвар аенда була. Фәис­нең 7 яшьлек кызы һәм 6 яшьлек малае шунда ук җан бирә. Хатыны һәм кечкенә улы исән кала. Үзенә зур зыян килә, аның гәүдәсен яңа­дан сүтеп җыялар. Әле өстәвенә яман чиргә каршы да көрәшә. Бер мизгелдә бу гаилә алдына күпме авырлык килеп төшә. Якыннары, туганнары, дуслары матди ярдәм күрсәтә күрсәтүен, әмма дәвалану өчен бу гына җитми. Җырчы Илсур Мортазин, шушы егеткә ярдәм итеп булмасмы, дип мөрәҗәгать иткән иде. Кичәне оештыруга да зур өлеш кертте. Сәхнәгә дә Сафиннар гаи­ләсе исеменнән рәхмәт әйтергә чык­ты ул.


– Бер арттырусыз  әйтәм: мин бу гаиләнең алтынчы баласы кебек. Фәис белән дуслык шундый көч­ле. Бер-беребезгә абый-эне кебек яшибез. Әтиләре Фәрит абыйга да “әти” дип эндәшә идем. Аларга килгән кайгыны үземнеке итеп кабул иттем, – дип сөйли, күз яшьләренә буылып, Илсур абый.


Фәиснең сыйныфташлары, күр­шеләре, дуслары җыелып килде хәйрия кичәсенә. Дуслар авыр чакта сынала, диләрме әле? Хәтта концерт көнне урын сорап шалтыратучылар да күп булды. Ә билетлар күптән сатылып беткән иде инде. Бик үтенеп сорагач, күрше апасын үз урыныма утырттым.


Билет димәктән, киң күңелле тамашачыларыбыз арасында бер генә чараны да калдырмаучылар бар. Казандагы 11 нче гимназия укытучылары һәм әти-әниләре, хәбәр ишетүгә, урын алып куялар. Күрше-тирәсен, туган-тумачасын җыеп килүчеләр дә аз түгел. Алар бит якыннарын тамаша карарга түгел, игелек кылырга чакыра.


Тамашачыны сәхнә артыннан күзәткән юмор остасы Әбри Хәб­риев тә игътибар иткән залдагы халыкка.


– Сез – бик бәхетле тамашачы. Чөнки сез  бай. Рухи яктан. Ә андыйлар алай күп түгел. Заллар тутырып килеп, кайберләрегез бер дә күрмәгән, белмәгән кешегә ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезне шулай зурласын, – диде ул. – Хәзер бит дөньясы әллә ниш­ләде. Туган туганны белми, күр­ше­ләр йөрешми. Инде ничәнче чарада катнашып, тамашачылар­ның киң күңеллелегенә шаккатабыз. Халыкны үз артыннан ияртеп алып барганы өчен “Ватаным Татарстан” редакциясе коллективына рәхмәт.


Газетаның баш мөхәррире Гөл­­нара Сабирова да тамашачыларга, җырчыларга, зал биреп тор­ган Кәрим Тинчурин исе­мендәге драма һәм комедия театры җитәк­челегенә ихлас рәх­мәтен белдерде:


– Шундый игелекле, мәрхә­мәт­ле булуыгыз өчен рәхмәт! Нинди генә зур сүзләр сөйләсәң дә, кешене мәҗбүри китереп булмый. Сез бүген кичне безнең белән изге эштә катнашып уздырып, дөньяны тагын да мәрхә­мәт­лерәк, яктырак, шәф­катьлерәк итә­сез! – диде ул. – Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дигән сүзләргә торган саен ныграк инанасың. Кеше хәсрәте – читнеке, дип йөрсәң дә, Ал­ла сакласын, кайчан кемгә килеп кагыласын белеп булмый. Битарафлык – иң яман чир, ярдәм­гә мох­таҗларга битараф булмасак иде! Болай да кырыс, авыр заманны без бер­гәләп кенә җылырак, өметлерәк итә алабыз. Сез безнең белән икән, димәк, без – дөрес юлда!


Беркемнең дә капчыгы буш түгел
17-1
Безнең командага ияргән татар эстрадасы җырчылары үз ке­шеләребезгә әйләнде. Мәскәүдән кайтып төшүгә диярлек сәхнәгә чыккан Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйрул­лина без­нең кичәләргә беренче тапкыр гына килми инде. Җыр­чыларның күбесе якыннарын югалтуның ни икәнен белә. Җыр­лары белән башкаларга ярдәм итә алганына сөенә.


– Әгәр без җырлап, халык тамаша кылып, бу гаиләгә матди ярдәм күрсәтеп була икән, нигә әле мондый чараларда катна­ш­мас­ка. Мин үзем, кая чакырсалар да, барырга тырышам. Авырган ке­ше­гә ничек авыр икәнен, аның янә­шә­сендә булучыларга тагын да читенрәк булганын беләм. Энем – гомер буе урын өстендә, – ди Гөл­нара Габидуллина. Кызы Әминә дә әнисеннән калышмый. Ничек инде игелек кылырга атлыгып торучы баланы җырлат­мый­сың!


Нурзадә дә якын кешесен югалтуның ни икәнен белә. Дилә Нигъмәтуллинаның да әнисе, яман чиргә каршы көрәшеп, якты дөньядан китте. Алсу һәм Азат Фазлыевлар әле күптән түгел генә әниләрен югалтты.


Гөлнур Урманчееваның әнисе Сәрия ханым газетаның да якын дусты булды. Без дә аңа ярдәм итәргә тырыштык. Кызганыч, узган ел ул арабыздан китеп барды.


– Авыр хәлдә калган кешеләргә өмет бирәсез. Әнием дә, сезнең аша 150 мең сум акча килеп төшкәч, бик шатланды. Дөньяда изге күңелле кешеләр барлыгына ышанычы тагын да артты. Тик гомере генә озын булмады. Әнисез калуыма әле дә күңелем ышанмый. Шуңа да мондый чараларда катнашып, мин үзем дә тынычланам, әнием дә изгелек кылганыма сөенеп ятадыр, – ди кызы.


Сеңлесе Розаны югалткан Лилия Әскәрова бер генә концертны да калдырмый. Ярдәм итеп булмасмы дип, аңа да акча җыйган идек. Теләче районындагы Шәдке авылы кызы Эльвира да авыруын җиңә алмады. Әмма аларны онытмыйбыз. Гаиләсе, балаларының хәлен белеп торабыз.


– Шундый җылы, матур концерт булды. Бу бит язма гына язу түгел. Күпме күзгә күренмәс хез­мәт керә монда. Газета коллек­ти­вының үзләрендә язмышы бәян ителгән кешеләргә карата мөнә­сәбәтен күрсәтә бу. Әлеге эше­гездән тайпылырга ярамый. Өмет­сезләргә өмет биреп, мохтаҗ­лар­ны үз канаты астына алуыгыз бе­лән сез күпләргә үрнәк, – ди укучыбыз Әсхия Абдуллина.


Кемдер, бирергә онытканмын дип, сәдакасын алып килә, бе­рәү­ләр адресын сорап ала, икенчеләр киләсе хәйрия концерты көнен сорый. Тормыш дәвам итә. Һәркем үз юлыннан атласа да, безне кеше язмышлары берләш­тереп куя. Әле бу концерт узганчы ук киләсе кичәнең кайчан узасын белешеп шалтыратучылар булды. Димәк, тагын бик күпләргә өмет бүләк итә алабыз әле!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 63, 19.04.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!